Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимә & Шагыйрәнең иҗат кичәсендә танылган артистлар балалары белән җырлады (клип)

Гүзәл Уразова башкаруындагы "Балаларым", Лилия Муллагалиеваның "Бәби көтәбез әле", Илдар Хәкимовның "Уфтанма" һәм башка хит җырларның сүзләрен иҗат иткән шагыйрә Эльвира Сафина тәүге иҗат кичәсен үткәрде.

news_top_970_100
Галимә & Шагыйрәнең иҗат кичәсендә танылган артистлар балалары белән җырлады (клип)
Эльвира белән шәхсән үзем күптәннән таныш. Аның төп эше - шигырь язу түгел. Ул - галимә. Шуңа да Эльвира - җитди, акыллы, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче үтә дә җаваплы кеше. Аның мәгънәле, тирән карашлы булуы һәр җырында чагыла. Эльвираның күп җырлары моңсу, йөрәккә үтеп керә торган. ИлЗилә "Әтиемә" җырын башкарганда, залда утыручы тамашачының һәм хәтта җырчының да күзендә яшь иде. Бу җырдан соң Эльвирага да, ИлЗиләгә дә шагыйрәнең әтисе чәчәкләр бүләк итте.



Эльвира Сафина сүзләренә язылган җырлар арасында дәртле көйлеләре дә бар. Шуларның иң истә калганы - "Бәхетле бул, балам" җырын башкарган Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова, Гүзәл Идрисова, Айгөл Шәйхетдинова, Гөлназ Шәрипҗанова чыгышы. Җырны башкарганда, артистларның балалары да сәхнәгә чыкты. Шуны да әйтергә кирәк, кичәдә бу җырга төшерелгән клипның презентациясе булды.



"Җанга якын дусларга" дип аталган иҗат кичәсендә Эльвираның "Күңелдәге хатлар" исемле шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Әлеге китапка кергән кайбер шигырьләрне Г.Камал театры артистлары һәм Эльвира үзе укыды. Кичәдә Айгөл Бариева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Алсу Әбелханова, Гүзәлия, Илнар Ялалов, Артур һәм Марат, ИлСаф, ИлГәрәй, Илшат Вәлиев, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, Рәфинә Ганиуллина, Гөлназ Солтанова, Ленар Сәйфиев, Артур Хафизов, "Мирас" ансамбле катнашты. Концертны Замирә Рәҗәпова алып барды.



Гүзәл һәм Илдарның чыгышы белән тәмамланган кичәдән соң Эльвира Сафина белән аралашып алдык.


- Эльвира, иҗат кичәң бер сулышта узып китте. Җырларыңны эстраданың иң популяр җырчылары башкара. Миңа калса, тамашачы ләззәтләнеп утырды. Ә үзең нинди хисләр кичерәсең?

- Залда утырган дуслар, туганнар һәм танышлардан, кичәдә катнашкан җырчыларымнан әлегә кадәр матур теләкләр, рәхмәт сүзләре килеп тора. Бу да, үз чиратында, кичәмнең уңышлы узуы турында сөйлидер. Иҗатыма мөкиббән һәм үземә җылы мөнәсәбәттә булучыларның күп булуы да күңелне үстерә. Һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Кичәдә яңгыраган җырлар, матур мизгелләр күпләрнең хәтерендә сакланыр дип уйлыйм. Әти-әниләргә багышланган җырлар кадерле әти-әниләрем өчен бүләк булып яңгырады. Сәхнәгә балалары белән чыккан чибәр, тырыш, өлгер кызларыбыз Замирә, Айгөл, Лилия, Гөлназ һәм Гүзәлгә аерым рәхмәтләремне җиткерәм.

- Үзең канәгать калдыңмы?

- Камиллекнең чиге юк. Бары тик иҗат, концерт оештыру белән генә шөгыльләнергә иркен вакытым булса, бәлки тагын да югарырак дәрәҗәдә эшләргә мөмкин булыр иде. Әмма төп эшемә - Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы фәнни хезмәтемә хилафлык китермичә эшлим дисәң, ял көннәре яки эштән соңгы вакытлар һәм илһамлы төннәр генә минем карамакта. Шуңа, ирешкәннәремә дә мең шөкер дим. Китабым чыгу да бик зур хезмәт һәм искиткеч мөһим вакыйга. Укучылар аны яратып кабул итәр дигән өметтә калам.








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100