Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Хәнәфиев: Ике үгез сатып туй үткәрдек!

Туй үткәрү ничә сумга төшә? Туй үткәрү өчен каян акча табарга? Туйга күпме акча салалар? 11 августта туен уздырган җырчы Илназ Хәнәфиевка әнә шундый сораулар юлладык.

news_top_970_100
Илназ Хәнәфиев: Ике үгез сатып туй үткәрдек!

- Туебыз 450 мең сумга төште. Аның 200 мең сумы ресторанга китте. Акчаны алдан җыйдым, ике үгез үстереп саттым! Туйга төрле бәя салучылар булды: бер парга 4 мең сумнан башлап 20 мең сумга кадәр. Мин - бик бәхетле, чөнки яраткан тормыш иптәшем Альбина һәм әти-әниләр һәрвакыт үз янәшәмдә. Үзем шул өлкәдә кайнагач, туебыз бик югары дәрәҗәдә үтте, Аллага шөкер! Туй көнне яңа җырыбызга клип та төшердек.

- Кияү һәм кәләш киеме, балдаклар ничә сум тора?

- Хатынга күлмәкне әби белән бабай алып бирде. Миннән акча да алмадылар, рәхмәт төшкерләре! Бәясен дә сорап тормадым (көлә). Үземнең костюм 13 мең сумга төште. Балдакларга шәп ташлама булды - икесен 10227 сумга алдым. Туй үткәрү ыштанны салдырды (көлә).

- Үпкәләүчеләр булдымы?

- Үпкәләүчеләрне әйтә алмыйм. Кеше шундый бит инде ул, "бик ошады" дип рәхмәтләр әйтсә дә, арттан чәйнәп йөрүчесе булмый калмас.

- Яшь гаилә кайда яшәячәк?

- Әлегә әти-әниләр белән. Теләчедә җир алдым, быел нигез салып калдырырга тырышам, Алла боерса.

- Илназ, туй үткәрү кирәкме ул?

- Туй кирәк ул, күңелле һәм рәхәт мәшәкатьләр. Бер көнлек кенә чара булса да, гомергә искә алып сөйләрлек көн. Үземнең туй дип исем китмәсә дә, тормыш чәчәгемнең күңеле булсын дип тырыштым.

Туй фотолары - искиткеч! Илназ белән Альбина - бик матур пар! Хәнәфиевларга гаилә бәхете телибез!

Илназ Ханафиев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100