Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллин рус эстрадасына күчә?

Бар нәрсә хәрәкәттә булган кебек, татар эстрадасы да бер урында гына тормый. Җырчы Илназ Сафиуллин Russian MusicBox телеканалы премиясенең финалисты булды. Моңа кадәр татар эстрадасыннан эстрадада мондый уңышка беркемнең дә ирешкәне юк иде. «Интертат» бу хакта Илназның үзе белән сөйләште.

news_top_970_100
Илназ Сафиуллин рус эстрадасына күчә?

Барлыгы 19 номинация бар, һәр номинациядә алтышар финалист. Илназ Сафиуллин "Раскрутка года" номинациясендә җиңгән. 


̶ Илназ, ни өчен Russian MusicBox премиясен дәгъваларга булдың?

̶ Мин үзем белмим, әмма күп кеше миңа җырларымның һәм клипларымның башкаларныкыннан аерылып торуын әйтә. «Рәхмәт» һәм «Бер үбәсем килә» җырларын язганда, башыма аларның рус вариантын да булдыру идеясе килде. Нәтиҗәдә, ул җырларны «Прости» һәм «Я повстречал тебя» исемнәре белән рус телендә дә яздырдык. Татарча вариантларына клип төшергәндә русчаларына да төшердек. Шулай итеп, клиплар да ике телдә килеп чыкты. Җыр һәм клипларымның рус телендәгеләрен күп телеканалларга җибәрдем. Russian MusicBox телеканалында минем җырларны ошатканнар. Премиягә менә шулай эләктем.

̶Клипларың турында нәрсә диделәр?

̶ Клипларны күрсәтерлек дип бәяләделәр. Ул өлкәдә бик күп эшләргә кирәк әле. Тик мактанып әйтмим: әмма татар эстрадасында минеке кебек клипларны минем үземнең күргәнем юк. Минем клиплар сыйфат ягыннан күпмедер булса да рус эстрадасыныкына якын. Җырларның гадәти булмавы, клипларның сыйфаты менә шундый матур нәтиҗә күрсәтте дә инде.

̶ Премиянең финалисты буларак, сине кайда һәм кайчан күрә алачакбыз?

̶ Russian MusicBox телеканалы премиясенең финалистлары концертта катнашмый, аларга бүләк тә бирелми. Без бары тик номинант буларак финалга чыктык. 23 нче сентябрь көнне Мәскәүнең Crocus City Hall концертлар залында премиянең концерты булачак. Мине концерт алдыннан рус эстрадасы йолдызлары белән бергә кызыл келәмдә күрә аласыз. Шулай ук концерттан соң узачак ябык кичәдә дә катнашачакмын.

̶ Тамашачыларың тарафыннан хуплау тоясыңмы? Ни генә дисәң дә, бу бит рус премиясе...

̶ Әлбәттә, иҗатымны яратучыларның ярдәмен һәм яратуын тоям. Аларга минем татарча җырларым гына түгел, рус телендәгеләре дә ошый. Тамашачылар санының бик зур икәнен дә беләм. Әлеге премиядә финалга чыгуымда аларның өлеше бик зур. Мин үзем генә берни эшли алмас идем. Премиянең сәхнәсенә чыгып җырлап, бүләкне алырлык дәрәҗәгә җитмәсәк тә, бу - бик зур җиңү. Элек мондый уңышларга ирешүне мөмкин түгел дип уйлый идем. Ләкин хыяллар тормышка аша икән. Барысы да үз тәртибе буенча бара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100