Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлСаф: Көтеп алынган оныгым туды!

Татарстанның халык артисты ИлСаф дәү әти булды! Җырчының кызы Энҗе кыз бала алып кайткан.

news_top_970_100
ИлСаф: Көтеп алынган оныгым туды!

- 15 июльдә Энҗе Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә бәби тапты. Оныгымны каршы алырга мин дә бардым. Минем өчен бу - зур шатлык, көтеп алынган онык! Дәү әти булгач, киресенчә, яшереп киттем. Энҗе белән Руслан сабыйны тигезлектә үстерсен, оныгым итәгатьле, иманлы, бәхетле, озын гомерле булсын дип телим, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә ИлСаф.

Нарасыйга Сәфинә дип исем кушканнар. Гомәр Саттар-Мулилленең "Татар исемнәре ни сөйли?" китабында бу исем "зур көймә, кораб" дигән мәгънәне белдерә. Башка чыганакларда Сәфинә "чиста, пөхтә" дигәнне аңлата.

Сүз уңаеннан, ИлСаф күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Җырчы Питрәч районының бер бистәсендә өй һәм мунча сала. "Казаннан 25 чакрым ераклыкта урнашкан бу урын күңелемә хуш килде. Биредә тыныч, рәхәт, саф һава", - диде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100