Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи белән хушлашырга килүчеләрнең иге-чиге булмады (фоторепортаж)

Танылган җырчыны яратып, чәчәкләр күтәреп, хушлашырга килгән барча кешене Г.Камал театры бинасы сыйдыра алмады.

news_top_970_100
Казанда татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи белән хушлашырга килүчеләрнең иге-чиге булмады (фоторепортаж)
Бүген, 29 июльдә Казанда татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты белән хушлашу чарасы башкаланың Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Халык бик күп килү сәбәпле, бөтен теләгән кеше дә бина эченә кереп җитә алмады. Хәния Фәрхинең кызы Алия хушлашырга килгән барча кешегә рәхмәтен әйтте.

Җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Мәгълүм булганча, быел май аенда 57 яшен тутырган җырчы туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. 28 июльдә Тәтешле районында да хушлашу чарасы оештырылды.







































































Хәния Фәрхинең биографиясе һәм җырлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100