Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде (фоторепортаж)

Танылган җырчыны озатырга бик күп кеше, артистлар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре килде. Алар аның рухына дога кылып, каберен чәчәкләргә күмде.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде (фоторепортаж)
Бүген, 29 июльдә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Артистканы Яңа Татар бистәсендә җирләүдә дә бик күп кеше, танылган мәдәният, сәнгать әһелләре катнашты. Алар җырчының рухына дога укып, каберен чәчәкләргә күмде.
  
























































Хәния Фәрхинең биографиясе һәм җырлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100