Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең кызы Алия хушлашырга килүчеләргә әнисе исеменнән рәхмәт җиткерде

Татар җәмәгатьчелеге бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озатты.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең кызы Алия хушлашырга килүчеләргә әнисе исеменнән рәхмәт җиткерде
29 июльдә Казанда узган матәм чарасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Башкорстанның Мәдәният министрлыгыннан да вәкилләр катнашты. 







Җырчының үзенә тугры тамашачылары бихисап булуы Галиәсгар Камал театрында да күренде: халык фойега гына да сыеп бетмәде, чират урамда да сузылган иде.



"Безнең өчен бүген бик читен көн: Хәния Фәрхи белән хушлашабыз. Аның иҗатын барыбыз да бик ярата идек. Кая гына булсак та – өйдәме, машинадамы, җырларын тыңлый, кушылып та җырлый идек", – дип белдерде Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. Ул Татарстан җитәкчелегенең кайгынамәсен укып үтте, анда Хәния Фәрхинең татар музыка сәнгатенә керткән өлеше бәяләп бетергесез булуы билгеләп үтелә. Мәдәният министры Хәния Фәрхинең вафаты Татарстан һәм Башкортстан өчен дә зур югалту булуын әйтте.



Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Хәния Фәрхине татар халкының мәшһүр, талантлы җырчысы дип атады. "Ул халыкның бәгыреннән өзелеп төшкән үз баласы иде. Ул башкалардан аерылып торды. Аның күңеле һәркемгә ачык булды. Туфан Миңнуллин һәрвакыт: "Иҗат кешесенә талант, сәләт кенә түгел, иң беренче чиратта ихласлылык кирәк", – дия иде. Ихлас җырчыны гына халык чын күңелдән кабул итә. Кичә генә аның "Аңлыйсыңмы?" дигән җырын тыңлап утырдым. Анда мондый сүзләр бар: "Аңлыйсыңмы, безнең гомерләрнең җитте матур чагы, рәхәт чагы. Әле шулай бик күп еллар безгә, яшиселәр булса иде тагын". Менә шундый яшәргә атлыгып торган талантлы чәчәк булган ул. Хәния бәхетле җырчы иде, аның концертларында зал халык белән шыгрым була иде", – дип белдерде Разил Вәлиев. Ул күптән түгел очрашуларның берсендә Хәния Фәрхинең аңа: "Разил, синең миңа бер дә җыр язганың юк. Әйдә, син миңа бер җырга шигырь язып бир әле", – дип, "Китәм инде" дигән җыр язуын сораганын әйтте. Разил Вәлиев шигырьнең бары тик бер куплетын язарга өлгергәнен белдерде һәм аны чарада яңгыратты.



Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Хәния Фәрхинең һәркем өчен гаилә әгъзасы кебек булуын билгеләп узды. "Аның җырлары һәр өйдә яңгырый иде", – диде. Ул җырчының соңгы концертлары 29-30 май көнне филармониядә үткәнен дә искәртте. "Сезнең алда кылган хаталар булса, бәхил булыгыз! Авыр туфрагыгыз җиңел булсын!" – дип тәмамлады ул сүзен.

Хәния Фәрхине озатырга килгән җырчылар арасында Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов та бар иде. "Зур югалту кичерәбез. Арабыздан кадерле җырчыбыз, замандашыбыз китте. Хәния Фәрхи үзенчәлекле, ягымлы тавышы, сөйкемлелеге белән безнең күңелләрдә озак сакланыр!" – диде Зәйнәп Фәрхетдинова. Артистлар исеменнән мөрәҗәгать итеп: "Дөньялыкта төрле хәлләр була. Аңлашылмаучанлыклар туган булса, син безне кичер! Урының оҗмахта булсын! Хуш!" – дип төгәлләде җырчы чыгышын.

Хәния Фәрхинең кызы Алия озату чарасына килүчеләргә әнисе исеменнән рәхмәт җиткерде. "Әнине сезнең белән гастрольгә генә озатабыз, ләкин мәңгегә", – диде.





Чыгышлардан соң, хәзрәт мәрхүмә рухына дога кылды. Хәния Фәрхинең җәсәден алып чыгып киткән вакытта, халык озаклап яраткан җырчысына соңгы мәртәбә алкышлады. Бу вакытта фойеда җырчы башкаруында "Гомер юлы" җыры яңгырый иде. Урамда машина кузгалгач та, күмәкләшеп кул чаптылар.



Матәм чарасы иртәрәк башлану сәбәпле, халыкта берникадәр ризасызлык та туды. Сәгать 8-9нчы яртыларга ук килүчеләр Хәния Фәрхинең җәсәде яныннан узып, саубуллаша алды. Ә билгеләнгән вакытка – сәгать 10га килгәннәр театр эченә уза алмады, урамда да күрә алмыйча калды.

Җырчының җәсәден Казанның Яңа Татар бистәсен зиратына алып киткәч тә, театр каршыннан халык тиз генә таралмады. Берәүләр күрә алмаганына пошынды, сәгать 7дә киләсе калган, дип уфтанды, икенчеләре исә, инде матәм чарасы тәмамлануына аңышмыйча торды, ник алып чыкмыйлар икән, дип аптыраучылар да булды.



"Без, Казанның 16нчы завод хезмәткәрләре, үзебездә концертлар куйганда, Хәния Фәрхинең "Әлдермешкә кайтам әле" җырын, башкаларын да сәхнәгә менеп җырлыйбыз. Барлык җырларын яратабыз, концертларын калдырмый идек. Аны соңгы юлга озатырга килдек. Ярый да без күрдек, ә бит күп кеше күрергә тилмерде, кулларына чәчәкләр тотып калдылар, үпкәләп, рәнҗеп калдылар. Бернинди тәртип оештырылмаган. Шулай буламы инде?! Бу бит шәхес! Мондый кеше тагын туа алмый. Без Хәния Фәрхи җырлары бөтен урамга яңгырап торыр дип уйлаган идек", – дип гаҗәпләнде Казанда яшәүче Галина Кожевникова.



Җырчылар Нурзадә, Гүзәл Маликова да Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы тәртипкә салынмаган дигән фикердә. "Аңлашылмаучанлык килеп чыкты, чөнки кешегә сәгать 10га дип әйттеләр. Кеше килде генә, алып та киттеләр", – ди Нурзадә.



"Без бик якын дуслар идек. Гүзәлем дип эндәшә иде миңа. Бер-ике атна элек кенә ул миңа: "Гүзәлем, кил әле", - диде. Муса кайтты дигәч: "Мусаны алып кил, чәй эчик әле", - дип чакырган иде. Май ахырында филармониядәге концертына да "килегез әле, җырлагыз әле" дип чакырды. Шунда Муса белән Гайсә икесе җырлады, уйнадылар да", – дип белдерде Гүзәл Маликова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә. "Кайсы җырын алсаң да, барысын да халык ярата иде. Хушлашу чарасын башта сәгать 9да, аннары 10да, диделәр, Күрми калдым...", – дип борчылды ул.

Хәния Фәрхинең биографиясе һәм җырлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100