Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кызлар Пати” хәйрия концертында: “Без барыбыз да – Аналар”

Быел март аенда оешкан “Кызлар Пати” Әниләр көне уңаеннан Арча районындагы Яңа Кенәр мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат–мәктәбендә хәйрия концерты куйды. Әлеге идеяне Татарстанның кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре Ассоциациясе тормышка ашырырга ярдәм итте.

news_top_970_100
“Кызлар Пати” хәйрия концертында: “Без барыбыз да – Аналар”
Нәкъ шушы Ассоциация кызларга Кенәргә кайтырга автобус бирде, оештыру мәсьәләләрен хәл итте. Артистлар бүләкләрен, күчтәнәчләрен, шарларын төяп, күтәренке кәеф белән юлга чыкты. Бу – “Фәридә-Алсу” дуэты, Гөлнара Габидуллина, Алинә Сафиуллина, Айгөл Бариева, Гүзәл Идрисова, “ЗөЛәйлә”, Әлфия Хәбибуллина һәм "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе. Кызлар белән юл буе шар кабартып кайттык. Ул шарлар соңыннан концерт ахырында балаларга өләшенде.


“Безнең режим иртәнге җидедән башлана”



Кенәрдә безне интернат-мәктәбе директоры Ленар Вәлиев каршы алды. Бинага килеп кергәч тә, мондагы чисталыкка игътибар иттек. Коридорда балалар иҗат иткән кул эшләнмәләре күргәзмәсе балкып тора. Ленар әфәнде әйтүенчә, болар әле барлык иҗат җимешләренең бер өлеше генә. Кызлар концертка әзерләнгән арада мәктәп директоры белән аралашып алдык.
“Бүгенге көндә биредә 137 бала белем һәм тәрбия ала. Аларның 72се – инвалид. Әмма безнең өчен аларның барысы да бертигез, якын һәм кадерле. Һәр балага бертөрле белем-тәрбия бирергә тырышабыз. Бездә Арча, Балтач, Әтнә, Казан, Биектаудан балалар бар. Бу - 1-9 сыйныф укучылары. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, алар төрле көллият һәм училищеларга урнаша. Алар арасында данлыклы укучылар да бар. Безнең режим иртәнге җидедән башлана: физзарядка, бүлмәне җыештыру, чистарту, юыну. Аннан соң балалар укырга китә. Ә укудан соң төрле түгәрәкләргә йөриләр. Балаларны кичке тугызда йоклатабыз. Көненә биш тапкыр ашатабыз”, - дип сөйләде Ленар Вәлиев.

Әлеге бина 1961 елда сафка бастырылган. “Аның бик зур тарихы, эчтәлеге, бик күп чыгарылыш укучылары бар. 1961 елдан бирле 2015 елда, 2017 елда шушы бинада капиталь ремонт булды. Моның өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт. Биналарыбыз яктырды. Балаларга булган таләпләр катлаулана барган саен биналар да таләпләргә туры килә. Үземә килгәндә, мин монда 2012 елдан бирле эшлим. Бүгенге көндә мәктәп бернигә дә мохтаҗ түгел, барысы да бар”, - диде мәктәп директоры.

Ленар Вәлиев әйтүенчә, бүгенге чара - быел куелган иң зур хәйрия концертларының берсе. “Бездә, гадәттә, Яңа ел алдыннан концертлар куела. Мәдәният өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр үзләре тамаша оештыра. Авыл җирлеге дә балаларны Яңа ел белән котлый. Моннан тыш, балалар белән Кыш Бабай резиденциясенә дә барабыз”, - ди ул.


“Балаларга канцелярия товарлары, җиләк-җимешләр алып килдек”



Концертны оештыруда ярдәм күрсәткән Татарстанның кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре Ассоциациядән аның матбугат хезмәте җитәкчесе Наил Галиев килгән иде. “Елына берничә тапкыр балалар йортларына барып кайтабыз. Яшәү урыны булмаган өлкәннәр, колониядә тәрбияләнүче балалар янына да барабыз. Быел Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына хәйрия ярдәме күрсәттек. Ел саен анда Яңа ел бәйрәме оештырабыз, быел да үткәрергә исәп бар. Безнең Ассоциациядә 200гә якын предприятие. Эшмәкәрләр акчалата яисә кирәк-ярак товарлар белән ярдәм күрсәтә. Бүген без Кенәргә канцелярия товарлары, җиләк-җимешләр, тукымалар алып килдек. Биредә укучы балалар өчен Россия балалар фонды һәм Татарстанның кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре Ассоциациясе “Кызлар Пати” белән берлектә хәйрия концерты оештырды. Бүләкләрне исә иганәчеләребез сатып алды”, - диде Наил Галиев.

Концерт бер сулышта үтте, ә иң мөһиме – ул чын күңелдән, ихлас булды. Балаларның күбесе артистларга кушылып җырлап утырды. Бер малай Алинә Сафиуллинаның фанаты булып чыкты бугай, җырның һәр сүзен яттан белде. Алып баручы Әлфия апалары Хәбибуллина балалардан “Туган тел” җырын да җырлатты. Яңа Кенәр интернат-мәктәбе балалары тәрбияле һәм олыларга ихтирамлы булулары белән игътибарны җәлеп итте. Алар безне коридорның теге башыннан ук кычкырып сәламләп каршы алды.



Билгеле булганча, “Кызлар Пати”да артистлар гына түгел, журналистлар һәм башка һөнәр ияләре дә бар. Шуларның берсе – Венера Хәбибуллина кызларга матур курчаклар бүләк итеп изге теләкләрен җиткерде. Балаларга бәйрәм һәм шатлык бүләк итү – күңелле, рәхәт, әлбәттә. Тик шул ук вакытта күңелне авыр тойгылар били. Моны җырчы кызлар да яшермәде. Айгөл Бариева үз чыгышыннан соң читкә китеп елады, Алинә Сафиуллина да күз яшен тыя алмады...


“Кызлар Пати” - данлыклы кызлар партиясе

“Безнең “Кызлар Пати” - социаль челтәрләрдә данлыклы кызлар партиясе. Беренче тапкыр Кенәр интернатына хәйрия концерты белән килдек. Монда барыбыз да - Аналар, шуңа күрә безнең өчен бу акция аерата кадерле, аерата дулкынландыргыч. Монда тәрбияләнүче балаларга үзебезнең җырларыбызны, моңнарыбызны бүләк итү безнең өчен зур сөенеч. Күңелдә дулкынлану хисләре кичерелә. Ул – рәхәт тә, сагышлы да, чөнки ул балаларга караган саен күзләргә сагыш тула, күңел әрни, авырта. Хәйрия эшен башлап җибәрүебез безнең өчен зур сөенеч”, - дип белдерде Әлфия Хәбибуллина концерт тәмамлангач.

Айгөл Бариева хәйрия концертын оештыруда ярдәм күрсәткән партнерларга рәхмәтләрен җиткерде. “Без үзебез генә моны башкарып чыга алмас идек. Безгә зур автобус бирделәр, балаларга бихисап бүләкләр, спорт товарлары, уенчыклар, ашамлыклар җибәрделәр. Роберт Камил улы Закировка аерым рәхмәт әйтәсе килә. Без исә киләчәктә дә хәйрия концертлары белән йөрергә сүз бирдек, Алла теләсә. Ярдәмләшеп матурлыкта яшәсәк иде!” – диде Айгөл.

“Иң куандырганы шунысы: залда утырган балалар безнең җырларга кушылып җырлап утыралар. Алар - шулкадәр саф, мөлаем, җыр-биюгә тартылган балалар. Без алардан бүген җылы энергетика алдык. Артистлар буш вакытларында бирегә килеп, балаларның күңелләрен күреп китсә, барысы да шат булыр иде”, - дип теләкләрен җиткерде Гүзәл Идрисова.

“Кызлар Пати”ның һәм ярдәм күрсәткән эшмәкәрләрнең игелекле гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул итсен, савабын бирсен. Ә җырчы кызлар тиздән яңа идеяләр белән киләсе хәйрия концертына кузгалачак...
























Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100