Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Таишева: Балага нинди исем кушу — ата-ананың эше

"Татар радиосы" ди-джее Ләйсән Таишева әни булырга җыена. Ләйсән белән Александр узган ел Казанда шаулатып-гөрләтеп туй иткән иде.

news_top_970_100
Ләйсән Таишева: Балага нинди исем кушу — ата-ананың эше
— Ләйсән, йөклелек чоры ничек уза? Токсикоз борчымыймы?

— Бик шәп уза! Бернинди кыенлыгын сизмим. Токсикоз да булмады. Андый хәлләрнең булуын теләмим.



— Бәби кайчан туачак? Исем уйладыгызмы әле?

— Ноябрьнең ахырына көтәбез, Алла боерса. Кем икәнен дә беләбез инде. Ләкин бала туганчы, кем булуын һәм исемен әйтмәскә уйладык.

— Хәзер иске исемнәр кушу модада. Моңа карашың ничек?

— Иске исемнәр арасында да бик матур исемнәр бар. Әти-әнисе тели икән, кушсын. Балага нинди исем бирү — бары тик аларның эше, аларның теләге.

— Ләйсән, ничә бала алып кайтырга телисең?

— Алла теләсә, ике бала дип уйлыйм. Ә калганын тормыш күрсәтер.

— Бу көннәрдә тормыш иптәшең белән Төркиядә ял итеп кайттыгыз. Йөкле килеш чит илгә бару куркытмадымы?

— Ял итәргә барырга курыкмадым. Табибым да рөхсәт итте. Рәхәтләнеп су коендым, кояшта бик кызынмасам да, барыбер каралып кайттым. Без кайттык, икенче көнне әни (Татарстанның халык артисты Римма Ибраһмиова — автор.) ял итәргә китте.



- Булачак әниләргә нинди киңәшләр бирер идең?

- Актив һәм адекват булырга кирәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100