Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Таишева әни булды!

Бүген "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишеваның нарасые туды.

news_top_970_100
Ләйсән Таишева әни булды!

“Улым 13 сәгать 50 минутта Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы – 3540 грамм, буе – 54 см. Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Табибларга зур рәхмәт! Ирем белән уйлаштык та, улыбызга Ролан дигән исем сайладык”, - дип сөйләде Интертатка яшь әни Ләйсән Таишева.

Шатлыклы сөенечне иң беренчеләрдән булып Ләйсәннең бертуган абыйсы Фәритнең хатыны Ландыш Нигъмәтҗанова хәбәр итте. "Ура! Безнең Ләйсәнебез дә бүген әни булды! Котлыйбыз! Исән-сау, әти-әнисенә зур шатлык, бәхет булсын! Тагын бер кечкенә, тәмле малай дөньяга килде!" - дип язган Ландыш интернетта. Шулай итеп, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова кабат дәү әни булды! Котлыйбыз!

Шуны да әйтергә кирәк, Ләйсән йөклелек чорының соңгы көннәренә кадәр радиода булды, иртәнге тапшыруда туры эфирда эшләде.

Ләйсәнне һәм Александрны уллары туу белән чын күңелдән тәбриклибез, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100