Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилиана Ирназарова: “Үзгәреш җиле”ннән соң, бөтен видеоларны карап чыккач, үзем өчен нәтиҗә ясадым

Татар эстрадасы җырчысы Лилиана Ирназарова быелгы “Үзгәреш җиле”ндә “Элмәлек” татар халык җыры белән чыгыш ясады. Аның башкаруын ничек кабул иткәннәр, үзенә нинди фикерләр килеп ирешкән? Бу хакта Лилиананың үзеннән сорадык.

news_top_970_100
Лилиана Ирназарова: “Үзгәреш җиле”ннән соң, бөтен видеоларны карап чыккач, үзем өчен нәтиҗә ясадым
«Әлеге проектта мин күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә тупладым, кирәкле киңәш-фикерләр ишеттем, яңа кешеләр белән таныштым. Минем җырлавыма карата кисәтүләр булмады, бу бит сыйныфта барган дәрес түгел, ә фестиваль. Укытучыбыз Венера Ахатовна безнең белән нәни балалар белән аралашкан кебек сөйләште. Ул һәрберебезне тоя, сәхнәгә чыгар алдыннан тиргәми, авыр сүз әйтми. Өйгә кайткач, барлык видеоларны карап чыктым һәм үзем өчен нәтиҗә ясадым. Җырчы бер урында гына таптанып тормаска, бу һөнәр ияләре һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш”, - дип сөйләде Интертатка Лилиана Ирназарова.


Хәзерге вакытта Лилиана Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстанның халык артисты Венера Ганиева кафедрасында белем ала. Җырчы читтән торып беренче курста укуын әйтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100