Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина үзенең кичәсенә ни өчен ире белән килмәгән? (видео)

Җырчы Лилия Хәйруллина "Мин дә кошлар нәселеннән" исемле яңа җыентыгын һәм "Тәкыяләр" җырына төшерелгән клибын тәкъдир итте. Күпләр клипта төшкән ир-егетне җырчының тормыш иптәше дип уйлады.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина үзенең кичәсенә ни өчен ире белән килмәгән? (видео)

- Ул минем ирем түгел. Бу егетнең исеме - Илнар. Ул - Татарстаннан, берничә ел дәвамында Америкада яши. Америкада клип төшерү - күптәнге хыялым иде. Анда барыр алдыннан бу егетне табып, сөйләштек. Аннан соң мине Нью-Йоркта узган Сабан туенда катнашырга чакырдылар. Анда баргач, Сабан туеның икенче көнендә клип төшердек. Клипны тәкъдим итү кичәсенә ул да кайтып җитте.

- Ни өчен ирең белән килмәдең?

- Чөнки ул балалар белән өйдә калды, мин гаиләсез килдем. Без, гомумән, каядыр икәү бергә бик сирәк йөрибез.

- Лилия, мин синең кичәңә яңалык күрергә дип килдем, чөнки син - тырыш, һәр чараны үзенчәлекле итеп оештырасың. Бу юлы син тамашачыны яңа стиль белән шаккатырдың.

- Эстрададагы бертөрлелек туйдырды. Сәхнәгә үкчәсез аяк киеме, иркен киемнән, кыскасы, үземә ничек уңайлы, шулай чыгарга теләдем. Кешегә ярыйм дип киенәсем килми. Бу киемнән чыккач, мине рус эстрадасы җырчысы Лена Темникова белән чагыштыручылар да булды. Стиль һәм имидж юнәлешендә ныклап эшлим, үземнең стилистым бар. Аңа үз идеяләремне җиткереп, бергә яңа образлар уйлап чыгарабыз.

- Игътибарны җәлеп иткән тагын бер нәрсә - кичәне оештыру. Чакырылган кунакларыңа Лилия Хәйруллина логотибы белән беләзекләр бүләк иттең. Һәркайсын өстәл әзерләп көткәнсең.

- Чынлап та, мин бу кичәгә зурдан кубып әзерләндем. Оештыру, әзерләнү эшләре белән күбесенчә үзем шөгыльләнгәч, авыррак булды. Үземнән 100 процент канәгать калдым дип әйтә алмыйм. Минем тулысынча канәгать булганым да юк. Бу юлы да төзәтәсе яклар бар. Кичәдән соң дусларым белән аралашам, аларның фикерен тыңлыйм. Гадәттә, алар миңа җитешсез якларны туры әйтә, мин кабул итәм, үпкәләмим. Ә инде кичәдән канәгать калган кеше булса, мин бәхетле!

- Лилия, эстрада артистлары еш кына җыелышып, кайдадыр бергә ял итә. Ә син алар белән аралашмыйсың. Ни өчен артистлар арасында дусларың юк?

- Игътибар иткән булсаң, кичәгә чакырылган җырчылар арасында Гүзәлия белән Лилия Гыйматдинова гына бар иде. Калган кунакларым - иҗатымда ярдәм итүче дусларым, җырларымны тудыручылар. Миңа алар белән рәхәт, без бер-беребезне илһамландырабыз. Ә инде артистлар белән очрашып йөрергә минем вакытым юк. Булган вакытымны гаиләгә һәм иҗатыма багышлыйм. Эстрадада Данир Сабиров һәм аның тормыш иптәше Миләүшә белән якын дуслар без.

- Лилия Гыйматдинова белән дуэтыгыз таркалды, дигән сүз дөресме?

- Безне күпләр "дуэт" ди. Без дуэт түгел, без - ике аерым җырчы. Лилия белән хәзер дә чакырган җирдә бергә чыгыш ясыйбыз. Узган ел Лилия белән икәү концерт куйдык. Бу икебез өчен дә тәҗрибә булды. Быел исә үзем генә оештырам, 16 октябрьдә Казанда концертым булачак. Анысы тагын да җаваплырак эш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100