Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәнис Габбазовның кәләше кем?

Р.Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсында гран-при откан талантлы җырчы Рәнис Габбазов өйләнде. Яшьләрнең никахы 16 июльдә Казанның "Иман нуры" мәчетендә узган. Рәнисне тормышындагы иң шатлыклы көне белән котлап үзенә шалтыраттык.

news_top_970_100
Рәнис Габбазовның кәләше кем?

- Тормыш иптәшем Гөлия Сагиева - Казан кызы. Аның белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда таныштык. Мин Венера Ганиевада укыдым, Гөлия Салават Фәтхетдинов кафедрасында белем алды. Тәүге тапкыр аны ашханәдә очраттым. Гөлия шоколад ала иде, мин исә "үзем алып бирәм" дидем. Шулай итеп, Гөлиягә алып биргән беренче бүләгем - шоколад булды. Гөлия бик матур җырлый, концертларымда да катнашканы бар. Ул шулай ук Ваһапов фестивале лауреаты, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәнис Габбазов.

Рәнис белән Гөлия 3 ел 8 ай очрашып йөргән. "Йөргән чакта кызык хәлләр дә, күңелсезләре дә булды. Аралар суынгач, бер ай буы Гөлия артыннан чаптым. Гөлия - акыллы, сабыр. Аллага шөкер, тиң парымны таптым, кавыштык. Гөлия белән кавышырга уртак дустыбыз Әминә Галимова да ярдәм итте. "Гөлияне ычкындырма", - дип һәрвакыт әйтеп торды. Никахыбыз күңелле узды. Мәһәр итеп алтын пар алка бүләк иттем. Нияз хәзрәтнең вәгазьләре, төпле киңәшләре тормышта ярдәм итәр дип уйлыйм", - ди Рәнис.

Яшьләр туйны сентябрь аена билгеләгән. Без дә Рәнис белән Гөлияне чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез!




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100