Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова туена Салават Зәкиевич нәрсә бүләк иткән?

Татар эстрадасында тагын бер матур җырлы-моңлы гаилә барлыкка килде. 15 июльдә Казанда Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанованың туйлары гөрләде!

news_top_970_100
Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова туена Салават Зәкиевич нәрсә бүләк иткән?
- Эльмира, беренчедән, матур гаиләгез туу белән котлыйбыз, бәхетле гаилә тормышы телибез! Рафил белән озак очрашып йөрдегезме? Ничек таныштыгыз?

- Рәхмәт! Май аенда очрашып йөрүебезгә 3 ел булды. Без Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында таныштык. Коридордан барганда, Рафил туктатып, "син мәҗлесләрдә җырлыйсыңмы?" дип сорады. Алай еш җырлаганым булмаса да, "әйе" дидем. Бу февраль ае иде. Ул исә миңа 9 августны язып куярга кушты. Кыш көнендә август аена белешкәч, ышанмадым, шаяртадыр дип уйладым. Бер-ике көннән күрешкәч, янә бу дата турында искә төшерде. Аннан соң инде дуслашып киттек, бергә эшли башладык. Һәм мөнәсәбәтләр әкренләп мәхәббәткә әверелде.



- Рафил синең ризалыгыңны бик озак көткән дип беләм. Ничә тапкыр кияүгә чыгарга тәкъдим ясады?

- Быелгы концерт программасында тәкъдим ясау сценарийга кергән иде. Рафил миңа концерт саен кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Казан Филармониясендә узган концертта да мин шул ук ясалма чәчәк бәйләмен көттем. Ләкин ул миңа чын зур чәчәк бәйләме белән йөзек бүләк итте! Монысы чын тәкъдим булды! Ә барлыгы Рафил миңа якынча алтмыш тапкыр тәкъдим ясады.



- Нинди гаиләгә килен булып төштең?

- Мин Балтач районы Кенәбаш авылына килен булып төштем. Рафилнең гаиләсе - ачык йөзле, итагатьле, тәрбияле. Аллага шөкер, бик әйбәт гаиләгә керәм. Традиция буенча, туйда Рафилнең әти-әнисенә "исәнме, әни; исәнме, әти" дип яулык бәйләдем һәм түбәтәй кидердем.

- Гадәттә, ир белән хатынның берсе - ут, икенчесе су була. Сезнең очракта кем ут, кем су?

- Без икебез дә ут! (көлә) Ситуациягә карап төрлечә була. Бер-беребезне һәрчак аңларга тырышабыз.

- Эльмира, туегызда бик күп танылган артистлар, шул исәптән Салават Фәтхетдинов та булган. Салават Зәкиевич нәрсә бүләк итте?

- Салават Фәтхетдинов - Рафилнең остазы. Ләкин мин аның концертларына 4 яшьтән бирле ел саен йөрим, бик яхшы аралашабыз. Үземә дә остазым шикелле ул. Салават абый безгә затлы бүләк алып килде. Исемле конверт белән "Салават" җыр театрының Алмаз-холдинг эшләнмәсе - медаль бүләк итте. Аның безнең туйга килүе бик зур дәрәҗә һәм хөрмәт!



- Интернетта пәйда булган фото һәм видеоларга караганда, туегыз бик затлы һәм күңелле узган. Мәҗлес ничә сумга төште?

- Туйның ничә сумга төшүен төгәл генә үзебез дә белмибез, чөнки аны чын бәйрәм булсын дип ясарга тырыштык. Безнең туйда аукционнар, ягъни акча җыюлар булмады. Мәҗлес үзе дә традицион рәвештә түгел, ә бер сәгатькә якын барган концерт белән тәмамланды. Артистлар арасында Салават абый, Венера Ахатовна, Римма Ибраһимова, Альфред Якшимбетов, Филүс Каһиров, Данир Сабиров, Айдар Галиәскәров һәм башкалар бар иде. Бәйрәмне исә чын профессионаллар алып барды: танылган алып баручы Фәнил Вакказов һәм ди-джей Сирень Хәсәнов.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100