Рамил Закиров: "Яшереп йөрүнең мәгънәсе юк!"

4 Октября 2017

Укылган: 1547 тапкыр

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
"Тик син генә", "Эх, дәрт бар иде" кебек популяр җырларны башкаручы Рамил Закиров өйләнде. 30 сентябрь көнне ул Чаллы кызы Илүзә белән никах укыткан.
- Моңа кадәр сөйгән ярым барлыгын яшердем, йөрәгем буш дип әйтеп килдем. Ләкин никахлашкач, ягъни тормышымның яңа этабына аяк баскач, яшереп йөрүнең мәгънәсен күрмим. Бала тугач, баланы да яшереп булмый бит инде. Илүзә белән 3 ел буе очрашып йөрдек. Икебез дә Чаллыдан, никахыбыз да Чаллыда узды. Мәҗлескә иң якыннарыбызны гына чакырдык. Илүзә - гаиләдә олы бала, сеңлесе бар. Тормыш иптәшем миннән 5 яшькә кечерәк, Казанда татар журналистикасы факультетын тәмамлады, - дип сөйләде Intertat.tatar хәбәрчесенә Рамил Закиров.



Яшьләр туйны җәйгә калдырган. "Ширбәт аен ике тапкыр үткәрербез, мөгаен. Туйга кадәр дә, туйдан соң да диңгез буена ял итәргә барырга телибез, Алла теләсә", - диде җырчы.

Рамилгә Илүзәнең ир-атны хөрмәт итүе, гаиләдә баш итеп күрүе, беренче урынга куюы ошаган.



"Илүзә - сабыр холыклы, мине аңлый, ихтирам итә", - ди Рамил.

Яшь пар Закировларны котлыйбыз, гаилә бәхете, сәламәт балалар телибез!

Фикерләр








Шоу-бизнес

“Кызлар Пати”: Зөлфия Шакирова кызлар кебек, Айгөл Бариева җиләк кебек, ә Интертат хәбәрчесе - ?

Казанның “Люксор” төнге клубында узган татар дискотекасында беренче тапкыр “Кызлар Пати” чыгыш ясады. Моңа кадәр бирегә ял итәргә генә йөргән кызлар бу юлы клубны үзләре гөрләтте. Араларында дискотекада беренче тапкыр җырлаучы артистлар да бар иде.

Шоу-бизнес

Татар эстрадасы җырчылары нинди китаплар укый? (сораштыру)

Сентябрь аенда татарлар арасында әдәби марафон узды. Ягъни һәркем укыган китабын фотога төшереп, #әдәбимарафон хэштэгы белән Инстаграмга урнаштырды. Бу айда исә тәмле марафон старт алды. Эстрада артистлары арасында китап уку һәм нинди ризыкка өстенлек бирүләре турында сораштыру уздырдык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла