Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Галиев музыкаль театрны җитәкли

Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев җитәкчелегендә музыкаль театр оешты. Бу театр артистлары Чаллыда “Алай да була икән” дип исемләнгән музыкаль комедиянең премьерасын да тәкъдим итте инде.

news_top_970_100
Равил Галиев музыкаль театрны җитәкли


“Театрны ике-өч ай элек “Эврика” мәдәният үзәге каршында драматург, шагыйрә, язучы Зөләйха Минһаҗева тәкъдиме белән оештырдык. Минем вазыйфаларым сәхнәгә кагылмаган оештыру эшләрен башкару, реклама урнаштыру һәм башкалардан гыйбарәт. Музыкаль театрның башка театрлардан аермасы шунда: спектакльләр җырга корылган, рольләрне нигездә җырчылар башкара. Бүгенге көндә театрда 5 артист бар: Инзилә Сәлимова, Сәрия Нәбиуллина, Мөнир Ситдыйков, Зәбир Хәлимов һәм мин. Аларның һәркайсы каядыр эшли, кемдер пенсиядә, бирегә буш вакытта җыелабыз. Артистларны туплап, репетицияләр ясап, әкрен генә премьера көненә дә килеп җиттек”, - дип сөйләде Интертатка Равил Галиев.

Аның әйтүенчә, музыкаль театрны артистлар үз көчләре белән оештырган. “Бу профессиональ театр түгел, аның үз бинасы юк. Дәүләт тарафыннан акча бирелеп эшләнелмәде. Ул үз көче белән беренче адымнарын гына ясый әле. Бу эшкә үзебездән чыккан идея белән тотындык. Беренче спектаклебезнең авторы – Зөләйха Минһаҗева. Бу - моңсу комедия. Мин бай кешенең машина йөртүчесе ролен уйныйм. Бер ир-атның ике хатын белән яшәвенә күнегелгән, ә монда бер хатын ике ир-ат белән яши. Яши генә түгел, инде яшәп картайганнар. Барысы да тормыштан алынган, булган хәлгә нигезләнгән”, - диде җырчы.



Музыкаль театр артистлары “Алай да була икән” спектаклен тирә-як авылларда күрсәтергә җыена. Киләчәктә Чаллы татар дәүләт драма театрында һәм Казан сәхнәсендә уйнарга телиләр. “Театр артисты булу, гомумән, бу шөгыль миңа ошый. Ләкин театр өлкәсе миңа ят түгел, Резеда Шәрәфиева белән уртак программаларыбыз да театральләштерелгән була иде”, - диде Равил Галиев.

Сүз уңаеннан, гыйнвар аенда Равил Галиев белән Резеда Шәрәфиеваның иҗатына 20 ел тула. Артистлар яңа тамаша әзерләү белән мәшгуль.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100