Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Салават" театрының алып баручысы Таһир Гайнуллин улына үзенчәлекле исем сайлаган

Җырчы Салават Фәтхетдинов иҗат төркемендә 13 ел алып баручы булып эшләгән Таһир Гайнуллин яңа туган улына шәп исем сайлаган. Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесенә Таһир Гайнуллин үзе сөйләде.

news_top_970_100
"Салават" театрының алып баручысы Таһир Гайнуллин улына үзенчәлекле исем сайлаган
- Бүген, 15 августта, иртәнге 4:30 сәгатьтә Казанның 3нче бала тудыру йортында улым дөньяга килде! Сабыйның авырлыгы - 3495 грамм, буе - 53 см. Тормыш иптәшем Алсуның да, улыбызның да хәле яхшы, Аллага шөкер. Сөенечем эчемә сыймый! Август ае күңелле яңалыкларга бай булды. 3 августта, ягъни минем туган көндә Салават Зәкиевичның концертлары башланды. Улым белән икебез дә арыслан йолдызлыгында тудык! - дип шатлыгы белән уртаклашып, сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Таһир Гайнуллин.



Бәби тапкан хөрмәткә Алсуына шәп бүләк әзерләвен дә белдерде.

Таһир белән Алсу "Туган авылым"да дискотекада танышкан булган. Никах укытып ике ел яшәгәннән соң, узган ел туй үткәрделәр. Туйлары Таһирның туган ягы - Әтнәдә гөрләп узды. Алсу тумышы белән Спас районыннан. Хәзерге вакытта Казан илкүләм тикшеренү технология университетында (элеккеге КХТИ) белем ала.

Гайнуллиннарны чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100