Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйның бишенче көне: Гөлсиринне кем елаткан?

Ваһапов фестивале лауреатлары, күптән түгел кавышкан Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинаның тәүге гаилә концерты Филармония концертлар залында узды. Туйның бишенче көне булып чыкты ул.

news_top_970_100
Туйның бишенче көне: Гөлсиринне кем елаткан?

Яшьләрнең шатлыгын уртаклашырга җырчыларны үз итүче тамашачы ал тутырып җыелды. Кияү белән кәләшне тәбрикләргә мөгаллимнәре Венера Ганиева килгән. Кәләшнең тәүге музыкаль белем алган уку йорты - Алабуга шәһәре сәнгать көллияте дә туйда кунак. Җыр, бию, уеннар, конкурслар. Кияү белән кәләш акчасына җүләр сатып йөргән тамада. Бәби ыштаннарына акча җыеп, яшьләрнең булачак балаларының кем икәнен билгеләү, кәләшне урлау йоласы. Кәләшнең кияүгә чыкмаган кызларга бәхет юрап чәчәк бәйләме атуы. Кыскасы, чын туй алымнары кулланып, яшь пар беренче гаилә концертын гөрләтте. Сценарий авторы - Гөлназ Сәфәрова. "Мин Абитовларның туенда гүләйт иттем", дип сөйләрлек булды бу. Шәп! Әзерләнгәннәр! Шактый көч түгелгәне күренә. Сөйләр нәрсәм байтак, тәртип буенча китик.

Залга кереп утыргач та, янәшәмдә утыручы бер матур карчык - Рәзилә әби белән сөйләшеп киттек. "Бергә булачакларын белдем инде, кавышсалар ярар иде, дип дога кылдым гел", ди әби яшь пар хакында. Ярый ла кавыштылар әле, ди. Хәзер тизрәк бәби алып кайтсалар дип дога кыла икән. "Мин әйткән әйбер, кызым, гел кабул була ул", - ди. 

Яшь пардан миңа күчте. Менә син, кызым, нык чибәрсең, телевизорда утырачаксың, чын әйтәм, телевизорда утырачаксың, ди бит миңа, малай. Ярар соң, минәйтәм, берсе икенчесенә мишәйт итмәс, телевизорда да утырырмын, язармын да берочтан. "Түлке күзең кара, кызым, күзең каты тия торгандыр. Концертны караганда сөбхәналла, машалла, дип утыр, җәме, ди миңа. Ул җәме дигәч, җарар, минәйтәм, шулай итәрмен, дидем.

Каршымда гына кодагыйлар. Гөлсириннең әнисе белән Азатның әнисе вә Гөлсириннең әтисе белән Азатның әтисе. Быты-быты, быты-быты концерт буе сөйләштеләр рәхәтләнеп, малай. Куандым аларны күреп, Сөйләшер сүзләре бар, татулыклары көчле, димәк. Бик күңелле монысы! "Әй, кодагый, әйеме, кодагый", диешеп чөкердәшеп утырдылар. Бик матур күренеш!

Сәхнәдә туй алдыннан булган ыгы-зыгы һәм кияү белән кәләшнең хәле күрсәтелде. Гөлсирин биш көн дәвамында бәйрәм итеп тәмам хәлдән тайган икән. "Аһ, Азат, кияүгә чыгу шулай арыта дип белмәгән идем, арыта икән", ди. Азат исә әзерлек өчен борчылуы хакында әйтә, бар да әзерме икән ул безнең, матурым, кунаклар килеп җитә бит инде, ди. Гөлсирин моңа исә: "Минем ирен буялган", - дип җавап кайтара.

Кунаклар өчен Абитовлар гаиләсенең гимны - "Икәү" исемле яңа җыр яңгырады. Яшь пар кунакларны сәламли. "Ничек хәлләрегез, ничек килеп җиттегез?" диешәләр. Азат Гөлсириннән сорый, үзен кунаклар белән фотога төшерергә куша. Кәләш "юк!" дип кырт кисте. 

- Әйткәннәр иде аны, туйдан соң "юк"лар башлана дип, - дип көенеп алды Азат. Дүрт көн буе туйда фотога төшеп, Гөлсириннең телефонында "память" беткән икән. 

- Минекенә төшерик алайса, ди Азат.

- Синекендә дә "память" бетте, алтыным!

- Син каян беләсең, анда бит пароль тора иде, - дип гаҗәпләнә Азат. 

Тора иде... - ди Гөлсирин. Аннары күңелсезләнгән иренә:

- Яңа тормыш, яңа пароль, матурым, - дип өстәде.

Азат "өйләнгәннән соң берни үзгәрми, куркасы юк икән ул. Хатын да еланга әйләнмәде әле", ди. Никах укытканда Азат үзен бик борчыган сорауларын муллага биргән булган икән. "Өйләнгәч башка кызларга карарга ярыймы", "Пляждагы чишенгән кызларга карарга ярыймы соң?" ише сораулар борчыган булган икән Азатны. Мулла исә "Сварка утына гына карарга ярамый, улым, башка бар нәрсәгә дә карарга рөхсәт", дип җавап биргән үзенә.

Ниһаять, тамада чыкты. "Рәзил Борчак" - инстаграмда танылган татар вайнеры. Тамада, алып баручы. Азат егеткә шундук шелтә белдерде: тамада була торып, ник соңга калдың? Рәзил исә "Син миннән 5 мең скидка сорадыңмы? Менә мин 5 минутка соңардым!", дип җавап кайтарды. Вайнер вайнер инде: филармония сәхнәсендәме ул, инстаграмдамы - җүләр сатып тик йөри. Бер караганда, эше шул инде аның - кеше көлдерү. Халык көлде, халыкка кызык булгач, шәптер инде.

Борчак Рәнис Габбазовның туен да алып барган идем, ди. Тик анда бу кадәр үк җәелеп китеп булмаган. Менә ичмаса Абитовларның туенда 500ләп кеше иде Шыгырданда, ди Рәзил. Берсен берсе белми, кеше мыжлап тора, ди. Үзем дә, барган-барган, 50ләп кеше төяп бардым, рәхәтләнеп ашап-эчеп кайтып киттек, беркем берни сизмәде, ди.

Зәлилә чыкты. Инде кыюланган. Театральләштерелгән тамаша-концертта Зәлилә пиннек яфрагыдай ябышкак, әрсез, ачу китергеч кыз ролен башкарды. Яшь парга бүләк итеп "Сарман"ын җырлады. "Мин яраткан" хәрәкәтләре белән - гадәттәгечә, арт санын болгый-болгый җырлады. Аннары "Гармунчы"ны да җырлап атты. Алып баручы Зәлиләне озатканда: "Ваһаповчылар рәтенә күптән түгел генә алынган яшь, талантлы, әрсез җырчы Зәлилә! Әй, тфү, моңлы дип әйтәсем килгән иде, ялгышып җибәрдем", - ди. 

Зәлилә концертта минем өчен яңа яктан ачылды. Җырчы буларак та хөрмәт уята, тик аның актёрлык осталыгы да игътибарга лаек. Концерт программасының бер "изюминкасы" булды Зәлилә. Маладис!

Гөлсирин "Тукта, йөрәк, янудан" җырын башкарган өлештә үзәгем өзелгәндәй итте. Гаять тәэсирле булды ул. Барысы "аһ" итеп тыңлады. Гөлсириннең әнисе елап җибәрде. Җыр тәмамлангач та, җырчыны көчле алкышларга күмделәр, кайнанасы "браво" кычкырды. Рәзил Борчак Гөлсиринне "татар эстрадасының 43 килограмм да 200 грамм моңы" дип озатты.

"Азат белән икегез дә иҗатта кайнаучылар, ике иҗат кешесенә бер сәхнәдә авыр туры килмиме?" дигән сорауга Гөлсирин "юк, бер дә авыр түгел, киресенчә, шулай рәхәт тә әле", дип җавап бирде. 

- Без бит хәзер ике баш, ике уй, ике фикер, ике тавыш булып иҗат итәбез, бу бик шәп, - диде Гөлсирин. 

- Азатның мине сөйгәнен күптән белә идем, 843 ромашка алдый алмый чөнки, - дип сөйләп тә узды.

Тәнәфес вакытында беренче катта да татар көйләре тынмады. Үзебезчә, татарча биеп тордылар. Иллә дә шәп монысы!

Икенче өлеш тамаданың "үләм, бетәм, үләм, бетәм", дип кычкырулары белән ачылды. Кәләшне урлаганнар! Азат никтер шундук Рәнистән шикләнде. Тегесе исә "миңа синең хатының нигә кирәк, үземнеке бар өйдә", дип акланды. Барысы Гөлсиринне эзләргә кереште.

Кәләшне Венера Ганиева табып алып керде. "Бу ни хәл бу, абау! Ходам, ничә еллар буе күз карасы күк саклап, яклап йөрткән Мамадыш җимешемне ялгызын фойеда таптым, ник Гөлсиринемне югалтып йөрисең?", дип тиргәп атты Азатны. "Ачыгыз-ачыгыз бүләгемне, тизрәк ачыгыз", дип бик олы тартма бирде яшьләргә. Венера Ганиева "Туй күлмәге кигән кыздан көнләшеп лә үләрлек..." дип җырлый торды, ул арада яшьләр тартманы ачарга маташты. Җыр буе теге олы тарма эченнән бүләк эзләде Азат белән Гөлсирин, тамашачы, аягүрә басып, авызын ачып, теге бүләкнең тартмадан чыкканын көтә. Менә яшьләр нәрсәдер тартып чыгарды. Уч төбенә сыярлык тартма. Эчен ачып карасалар... Шаккаткыч! Тартмада бармак башы кадәрле кыйпылчык! Яшьләрнең авызы ачылды, тамашачының исе китте, Венера Ганиеваның гына сөенече эченә сыймый, шатлыгыннан сикерми генә инде. 

- Бу кыйпылчык - бик серле нәрсә. Заманында патша бүлмәләрен бизәп торган венецианская ваза кыйпылчыгы ул. Бервакыт Италиядә аукционда шул вазаны сатып алдым, сатып алдым да төшереп ваттым. Кыйпылчыкларын җыеп алдым. Хәзер шәкертләремнең туйларына барганда бер кыйпылчыкны алам да бүләк итәм, алам да бүләк итәм. Шушы кыйпылчык сезне саклап йөртер, туры юл күрсәтер, - дип бүләген тапшырды яшь парга Венера Ахатовна. Венера ханым һәм оригинальлек бер көндә тугандыр, мөгаен!

Гөлсирин әнисенә багышлап өр-яңа җырын башкарды. "Мин еламыйм, әнкәй" исемле җыры Гөлсириннең әнисен, кайнанасын, тамашачыны һәм хәтта Гөлсириннең үзен дә елатты. Бу мизгел шулай ук концертның иң җылы өлешләренең берсе булды.

Зал буйлап зәңгәр һәм ал төстәге бәби ыштаннары китте. Учлап-учлап тиеннәр, кыштыр-кыштыр кәгазь акчалар ыштаннарга тутырылды. Кыз җиңәрме, малаймы? Ползункилар залны әйләнеп сәхнәгә менгәч, Абитовлар гаиләсендә беренче дөньяга киләчәк сабый кыз бала булачагы ачыкланды. Котлыйбыз!

Кәләш әле кияүдә булмаган яшь кызларга бәхет юрап чәчкә ата. Чәчәк бәйләме бер кызның кулына килеп төште. Кызлар чәчкә өчен сугышып-нитеп тормадылар, әллә оялдылар шунда. Бәйләмне тоткан кыз тиздән кәләш булу бәхетенә ирешер дип ышанам! Хак Тәгалә хатын-кызны бәхетле булырга тиешле итеп яраткан ул. Хатын-кыз матур, йөрәгендә мәхәббәт булса - матуррак. Булма матур, бул бәхетле, бәхет матур күрсәтә, дип җырлыйлармы? Бәхетле булырга язсын! Әнә Гөлсирингә бәхет ничек килешә, күзләреннән нур түгелә, бармак очларыннан пакьлык тама, йөзеннән елмаю китми. Онытылып сөюе, шашып яратуы белән бәхетле шул. Абитовлар, мәхәббәтегез гомерле була күрсен! 

Туй концертыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100