Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәсилә Фәттахованың каберенә һәйкәл куелды

Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага һәйкәл куелды. Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесенә Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов хәбәр итте.

news_top_970_100
Вәсилә Фәттахованың каберенә һәйкәл куелды

- Һәйкәлнең проект һәм идея авторы - үзем. Бу эшне башка кешегә тапшырмадым, чөнки мин үзем дә белемем буенча төзүче. Һәйкәлне Вәсиләнең истәлегенә багышлап үткәрелгән хәйрия концертларыннан җыелган акчага ясаттым. Тантаналы чарада бик күп кеше, шул исәптән Вәсиләнең иҗатташ дуслары да катнашыр дип көтелә. Алар арасында Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Зифа Нагаева, Алмаз Шәрифуллин, Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм башкалар бар, - дип сөйләде безгә Илгиз Габдерәкыйпов.

Вәсилә Фәттахованың кабере Уфа шәһәренең Көньяк зиратындагы Дан аллеясендә урнашкан. Рәсми чарада ачылу чарасы 14.00 сәгатьтә булачак дип көтелә.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100