Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакирова "Кызлар пати" белән төнге клубка барды

Казанда татар эстрадасы йолдызларыннан оешкан "Кызлар пати"ның чираттагы очрашуы узды. Бу юлы "Кызлар пати" "Кызыл пати"га әверелде, кызлар алдан сөйләшеп, төнге клубка кызылдан киенеп килде...

news_top_970_100
Зөлфия Шакирова "Кызлар пати" белән төнге клубка барды

Дөресен генә әйткәндә, барыбызга да кызылдан киенү җиңелләрдән булмады, чөнки кемнеңдер кызыл күлмәге юк, беребез чыгып китәм дигәндә генә каптыргычы өзелеп, кибеткә барып өр-яңа кызыл күлмәк алды, икенчебез колготкиен ертты һ.б. Кыскасы, әзерләнү, җыену мизгелләре үзе бер тарих.



Иң элек кызлар фотограф Линар Юсуповта фотосессия узды. Очрашуны төнге клубта "Курай мега денс" дискотекасында дәвам иттек. Сер итеп кенә әйтәбез, 18 октябрьдә "Кызлар пати" - дискотеканың махсус кунагы булачак. Моннан тыш, "Кызлар пати" яңа төрле проектлар тормышка ашыру турында да уйлый. Шуларның берсе - якын киләчәктә концерт кую.



Шунысы игътибарга лаек: бу юлы "Кызлар пати"да Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова да бар иде. Зөлфия ханымны тормыш иптәше Җәвит Шакиров машина белән сөйләшенгән урынга - "Корстон"га китереп куйды.

"Дискотекаларга йөргәнем юк иде, беренче тапкыр баруым", - диде Зөлфия Шакирова. Ул дискотекада яшь кызлардан кимен куймады, рәхәтләнеп биеде.



"Артист кеше музыкага ияләнгән инде ул, "көчле булды, башыма бәрде", дия алмыйм. Монда бик күңелле икән, Алла теләсә, тагын киләчәкмен әле", - диде Зөлфия Шакирова. Җәвит абый Зөлфиясен төнге сәгать 1дә килеп алды. Менә ичмасам мәхәббәт!



Күпләр "Кызлар пати"ның максаты нидә?" - дип сорый. "Максат эзләргә кирәкми. Яшәргә һәм яшәүнең ямен тоярга кирәк! Ничек кенә гадәти яңгырамасын, тик гомер бер генә һәм ул бик кыска. "Кызлар пати"да без көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торабыз, аралашабыз, биибез, җырлыйбыз, планнар белән уртаклашабыз. Гомумән, хатын-кызның сүзе бетәмени? Март аенда "Кызлар пати"ны оештырып җибәрүемә сөенеп туя алмыйм. Кызлар белән бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, алар минем теләсә нинди идеямне хуплый", - дип белдерде "Кызлар пати"га нигез салучы Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100