“Бөер күчереп утыртканнан соң мин үзгәрдем”. Чит кеше бөерен алган кешеләр ничек яши?

14 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Михаил Захаров, автор
“Сезгә туры килүче донор табылды, тиз арада килүегез кирәк”. Менә шушы сүзләрне бөерләре авырып интеккәннәр зарыгып көтәдер, мөгаен. Бөер күчереп утырту операциясе үзенчәлекләре турында "Татар-информ"га Республика килиник хастаханәсендә сөйләделәр.

“Гемодиализда вакытта үз-үземә бикләнгән идем, хәзер бөтенләй яңа тормыш башладым”, “үземнең туган көнем итеп бөер күчереп утырткан көнне саныйм” – яңа бөерле кешеләр менә шундыйрак сүзләр әйтә. Уйлап кына карасаң да, тәннәр чемерди: сиңа бөтенләй ят кеше бөерен куйсыннар әле! Башта гемодиализда (бөер җитешсезлеге вакытында канны чистарту аппараты) тилмерүләр, аннары чит бөергә күңел белән ризалашу, үзеңә туры килүче донор эзләү “сират” күперләре узуга тиң бит.

“Әни үз бөерен бирде”

Яр Чаллыдан Динара һәм Артур Мохамаевлар 2017 елда гаилә кора. Аларны сәламәтлекләрендә уртак проблема берләштерә. Икесенә дә 32 яшь.

– Миндә балачактан пиелонефрит иде. 26 яшьтә шешенү билгеләре, гипертония белән хастаханәгә эләктем. 2016 елда бөер күчереп утырттылар. Әни үз бөерен бирде. Диализда (чистарту - ТИ) операция алдыннан берәр атна гына булганмындыр. Операциядән соң бер ел узгач, дустым белән вотсапта трансплантация кичергән пациентлар аралашсын өчен төркем ачарга уйладык. Шул вакытта Динара белән танышып языша башладык, - дип сөйләде Артур.

Салкын тидерү аркасында Артурның бөере эшләми башлаган, хәзер ул янә трансплантациягә чиратка баскан. Табиблар да “бөер күчереп утырттың да, проблемалар бетте” дип әйтми, өзлегүләр булуы бик ихтимал. Шуңа күрә мондый авырулар операциядән соң гомере буе табибларда һәрвакыт тикшеренеп торырга, анализ бирергә тиеш.

“Донор бөерен 3,5 ел көттем”

Динара – чаңгы спорты буенча спорт мастерына кандидат. 23 яшендә авырый башлый, анализлары бик начар була. 2014 елда аңа бөер трансплантациясе операциясе ясала.

– Дүрт ел гемодиализга йөрдем. Донор бөерен 3,5 ел көттем. Ул вакытта үз-үземә бикләндем. Артур белән танышканчы беркем белән аралашмадым. 2017 елның августында бөтенләй башка тормыш, хыяллар чынга аша башлады. Гемодиализда мин тулысынча аппаратка бәйле идем. Хәзер мин ватсап төркемендә бөер җитешсезлеге булган кешеләргә төшенкелеккә бирелмәскә киңәш итәм, рухландырып, юатып торам, - ди Динара.

23 яшенә җитеп, бөере белән проблемалар килеп чыгуының төгәл сәбәбен табиблар әйтә алмаган, стресстан дип аңлатканнар.

– Ул чорны бик хәтерләп тә бетермим инде. Хәлсезлек, гел баш авырта, кәеф бозыла иде. Кайвакыт ярсып, чыгырымнан да чыга идем. Бөер күчереп утыртканнан соң үземдә үзгәрешләр сиздем, кеше белән аралаша башладым. Үземне ялгыз тоймый башладым. Мин сары төсне яратмый идем. Ә күчереп утыртканнан соң ул төсне яратам, хәтта киемнәрне сары төскә алмаштыра башладым. Менә шундый үзгәреш.

Миңа табиблар 27 яшьлек егет кеше бөерен куйдык, диделәр. Ул вакытта миңа да 27 яшь иде. Егет кеше бөере булгангамы, әйтсәм әйтәм инде, тәмәке тартасы килеп китте. Бер мизгел булып алды шундый, кызык булып тоелды миңа. Ярамагач, тартмадым инде, билгеле. Бәләкәй генә орган бөтен организмга үзгәреш кертмәсен әле, дип тыелып калдым, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.

"Бала мәсьәләсе иң авырткан нокта"

Табиблар бөер күчереп утыртылган хатын-кызларга, кырт кисеп тыймасалар да, бала табарга киңәш итми. Ни өчен дигәндә, балага узып, бөерне югалту куркынычы бар. Динара да, һәр хатын-кыз кебек, әни булу хыялы белән яшәгән. “Бала мәсьәләсе иң авырткан нокта инде” ди ул. Ләкин бүген ул булганына шөкер итеп, теләгеннән бигрәк акылны беренче планга куя. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә ачылып сөйләде.

– Табиблар тыя, ләкин Ходай нәрсә язган, шул була инде. Тормыш бит бу. Уза калсам, үзебезнең табибларга барабыз дип сөйләштек. Ә болай махсус планлаштырмыйбыз, чөнки бөер эшләүдән туктарга мөмкин. Аннары Артур белән икебездә дә бер үк диагноз булгач, сау-сәламәт бала туачагына гарантия юк. Шул да куркыта. Теләгем зур булса да, хәзер үземне тынычландырам, ул темага бик уйламаска тырышам. Табиблар белән аралашып торам, ай саен анализ бирергә баргач, бөтен нәрсәне сорашып торалар, - диде.

Мохамаевлар – музыкантлар, аларның тавыш яздыру студиясе бар. Алар иҗади гаилә, ә иҗат зур тылсым көченә, могҗизаларга ия, дип ышанасы килә.

Минем белән аралашкан пациентлар диализ вакытында шактый гына ябыкканнарын, тән тиресе үзгәрүен әйтте. “Бөтенләй киптем, 45 кг га калдым”, - ди Динара.

"Бәхет диңгез кебек иксез-чиксез иде"

Евгения Анисимовага 36 яшь. 2017 елда аңа 30 яшьлек ир-аттан бөер күчереп утыртыла.

– Миндә тумыштан хроник пиелонефрит. Әни йөкле вакытта үтә кискен пиелонефрит белән авырган. 21 яшемдә бөерләрнең эше начарайды. 33 яшьтә гемодиализга, трансплантациягә чиратка бастым, ел ярымнан операциягә чакырдылар. Бәхет диңгез кебек иксез-чиксез иде, - дип шатлыгын уртаклашты Женя.

Ул тормышын өч этапка бүлүе турында сөйләде: гемодиализга кадәр, гемодиализ чоры һәм гемодиализдан соң.

– Бөер күчереп утыртканнан соң миндә тулы канлы тормыш башланды. Мин хәзер балалар реабилитация үзәгендә идарәче вазифасында эшлим. Ата-аналарны, балаларны “синең авыруың хөкем түгел” дип канатландырып торам. Имеш- мимешләр аркасында күпләр “пересадка”дан курка. Ә мин бернәрсәдән курыкмыйча барыгыз дип үгетлим. Чын туган көнемне 2017 елның 30 ноябре дип саныйм. Якын арада сәяхәт планлаштырам, - дип сөйләде Евгения.

Алай булгач, якынлашып килгән туган көнең белән, Евгения!

Бөер җитешсезлегеннән интегүчеләр ел саен 100-120 кешегә арта

Бөерләре эшләмәгәнгә пациентлар озак вакыт диализга йөрергә мәҗбүр. Бөерләрен күчереп утыртмасаң, алар гомерләре буе шул аппаратка бәйле. Кемдер диализ үзәгенә көн саен, кемдер көн аралаш йөри. Бөер күчереп утыртуга мохтаҗлар аерым регистрга кертелә. Аларның саны ел да 100-120 кешегә артып тора.

Табиблар әйтүенчә, бу тормыш рәвеше, дөрес тукланмау, даруларны контрольсез куллану белән дә бәйле. Икенчедән, авыруларны ачыклау да арткан.

– Әле 10-15 ел элек кенә дөньяда уртача 1 млн кешегә 500-600 кеше диализ терапиясен ала дип саналса, хәзер ул 1 млн кешегә 1 меңгә якын. Бөер авырулары киң таралган. Халыкның, ким дигәндә, 10 проценты бөер авыруларыннан интегә. Шунысы бар: бөер авырулары “телсез”, алар үзен бөер җитешсезлегенә җиткәч кенә белдерә.

Бөер җитешсезлегенә бөер проблемалары гына түгел, хроник чирләр дә сәбәпче була ала. Авыруларның 30 проценты гемодиализга нефритлар аркасында, 30 проценты эндокрин авырулар, 30 проценты йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында килеп эләгә. Гипертония, шикәр чире бөергә зыян китерә ала, - ди Казан медицина академиясенең урология һәм нефрология кафедрасы доценты, бөер күчереп утырту бүлеге табибы Миләүшә Хәсәнова.

Бөер җитешсезлегенең төп симптомнары соң ачыклана. Табиблар әйтүенчә, иң дөрес диагностика УЗИ түгел, ә анализ бирү аша.

– Күпләр УЗИга бара, ә бөернең ничек эшләве бәвел анализында күренә. Нефропатия соң ачыклана, анализ әле озак кына вакыт әйбәт тә килергә мөмкин. Креатинин диспансеризация стандартына керми. Нәкъ менә ул бөернең ничек эшләгәнен күрсәтә. Бүген биохимик өстәмә тикшеренүләрдә нефропатияне ачыклап була. Кызганыч, хроник чирләрне тулысынча дәвалый алмыйбыз, ләкин үсешен тоткарлап тора алабыз, - ди Миләүшә Хәсәнова.

300 ләп кеше бөер күчереп утырту операциясенә чират көтә

Медицина фәннәре кандидаты, бөер тансплантациясе бүлеге табибы Ксения Ситкина әйтүенчә, бүген 300 ләп кеше бөер күчереп утырту операциясенә чират көтә. Аларның барысында да бөерләрендә хроник чир.

– Беренче чиратта, гемодиализда озак булганнар алына, гемодиализда бөтенләй булмаган пациентларны да чиратка бастырабыз. Бөер генотипның индивидуаль үзенчәлекләре буенча сайлана. Һәр пациентка анализ үткәрәбез.

Яшь факторы, мускул массасы күләме, диализга йөрү вакыты, донор бөере торышы исәпкә алына. Операцияне донор бөере тулысынча туры килүенә инанмыйча ясамыйбыз.Реципиентлар (күчереп утыртуга мохтаҗ кеше) һәр ике ай саен килеп анализын яңартырга тиеш. Алар "мине пересадкага кайчан чакырырлар икән" дип көтәләрдер. Ләкин без туры килә торган орган кайчан барлыкка килүен фаразлый алмыйбыз, - дип аңлатты Ксения Ситкина.

Бөер донорлары – алар кемнәр?

Табиблар аңлатуынча, бөер донорлары - кан туганнар яки үлгән кешеләр. Гадәттә, бу автоһәлакәт корбаннары. Ә туганнарга килгәндә, әти-әни, абый-апалар донор була ала, чөнки кешедә ике бөер, чынлыкта исә, кеше бер бөер белән дә яши ала. Автоһәлакәт корбаннары ике кешегә донор була ала дигән сүз.

– Туганнардан алганда, зыянга булмасын дип җентекләп тикшерәбез. Без бит донорның да тормышын саклап калырга телибез. 100 процент инангач кына, без туганнардан күчерү яклы. Туганың булганда, бер яхшы ягы бар - чиратны көтәсе юк. Үз каның кешесе булгач, операциядән соңгы чор да җиңелрәк уза, психологик күзлектән дә бу җиңелрәк кабул ителә, - ди Ксения Ситкина.

Операцияләрнең 40 процент очрагында бөер туганнардан алып, 60 проценты автоһәлакәт корбаннарыннан алып куела.

Трансплантация кемгә ярамый?

Бүген чиратта торучы иң өлкән реципиентка 65, иң яшенә 18 яшь. Аларның туганнары юк, шуңа күрә мәеттән орган трансплантациясен көтә. Табиб кайсы очракта бөер күчереп утырту ярамаганлыгын да әйтте.

– Өлкәннәрнең сәламәтлекләрендә төрле каршылыклар очрарга мөмкин, ләкин йөрәк-тамыр патологияләре комачауламый. Реципиентның ниндидер патологиясе булса, әйтик, инфаркт кичерде ди, без дәвалау билгелибез һәм трансплантологияне билгеле бер шартларда планлаштырабыз. Төп каршылык - онкология. Әгәр кеше яман шеш белән авырса, онкологиядән соң ремиссия 5 елдан да ким булмаска тиеш. Күптән түгел калкан асты биз рагы кичергән бер пациентка бөеркүчереп утыртылды. Аның чиреннән соң 6 елдан артык вакыт узган. Шулай ук психик авырулары булган кешеләргә орган күчереп утырту ярамый. Кеше операциягә барасын аек аңларга тиеш, - дип әйтә табиблар.

Миләүшә Хәсәнова сүзләренчә, кеше тормышында бөерне барлыгы дүрт тапкыр күчереп утырту мөмкин. Бөер уртача 10 ел эшли, яңа бөер белән 30 ел да яшәүчеләр бар. Киләсе бөергә кадәр пациент тагын вакытлыча диализга күчеп тора.

Операция уртача 4 сәгать бара. Бригадада дүрт кеше, шул исәптән, ике хирург эшли. Бөер кечкенә генә кисем аша алына.

– Ике операция берьюлы башкарыла – бөерне алу һәм күчереп утырту. Бөерне донордан алгач, мөмкин кадәр тизрәк кую яхшы. Күп дигәндә, 24 сәгать эчендә, иң яхшысы 18 сәгатькә кадәр куярга кирәк, алайса өзлегүләр булырга мөмкин. Донор бөере алган кешеләр гомерләре беткәнче табиблар күзәтүендә. Ул-бу булса, без вакытында шалтыратуларын сорыйбыз. Кайчак кеше авырый да, ике атна узгач кына шалтыратырга уйлый. Бу хәлне авырайта, - дип кисәтте Ксения Ситкина.

Тагын шунысы да бар: авыру кешенең үз бөерләре эшләмәсә дә, трансплантация вакытында алар үз урынында кала икән.

– Алар комачауламый. Күчереп утыртылган бөер нәкъ бөер урынына түгел, башка урынгарак куела, - диде Миләүшә Хәсәнова.

Донорның кем икәнен белү мөмкинме?

Безнең илдә закон буенча донор кем булуы сер булып саклана. Реципиентларга бары тик донорның җенесен һәм яшен генә әйтергә мөмкиннәр.

– Бездә закон буенча ризалык презумпциясе. Автоматик рәвештә һәр кеше донор булырга риза дигән сүз, ләкин сәламәтлегенә карап, һәрберсе була алмый. Әгәр кеше яшәгән вакытта донор булудан баш тартмаган икән – аның органнарын алырга ярый, әгәр кемгә дә булса әйтеп калдырган булса – ярамый .Бездә матбугатта яшерен юл белән органнарны алалар дип язып чыкканнар иде, бу мөмкин түгел, ул бит җиңел генә эш түгел.

АКШта исә башкача. Кеше үлеп органын алсалар да, реципиент донор кем булганын белә ала. Аларда закон бүтәнчә, - ди Миләүшә Хәсәнова.

Табиб “Татар-информ” хәбәрчесенә ачыклык керткәнчә, Европада бөерне туганы булмаса да, психологик якын кешедән алу тәҗрибәсе бар.

– Махсус тестлар ярдәмендә донор сайлана. Психолог ир белән хатынның ни дәрәҗәдә якын булуын тикшерә. Бу очракта сез донор була аласыз. Безнең илдә, әйткәнемчә, кан туганнар гына донор була ала, - ди Миләүшә Хәсәнова.

Быел Республика клиник хастаханәсендә 31 трансплантация уңышлы узган. 2019 елга билгеләнгән план инде ярты елда үтәлгән. Хәзер тагын ун квота өстәлгән.

– Диализ мәйданнарын киңәйтәчәкбез, алар җитәрлек түгел. Без киләсе елга киңәергә ниятлибез. Диализ бүлеге тәүлек әйләнә эшли, без өлгерә алмыйбыз, чөнки пациентлар арта. Безгә республикада бөер күчереп утырту мөмкинлекләрен киңәйтергә кирәк. Бу инде акчага да, белгечләрне әзерләүгә озак вакыт кирәклегенә дә бәйле. Трансплантолог булыр өчен хәтта 12-13 ел кирәк. Трансплантолог ул – бер үк вакытта уролог, нефролог, иммунолог, психолог, хирург та. Бүген без Татарстанда трансплантологлар командасын әзрләдек. Аңа нигез салучы мәрхүм профессор Ринат Галиев булуын искәртик. Аның улы Шамил Галиев Волгоградта трансплантология институтында эшли. Хәзер бездәге бүлек белән Алмаз Гайнуллов җитәкчелек итә, - диде баш табиб Рафаэль Шәвәлиев.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Педофиллар, наркотиклар, үлем төркемнәре: Интернетта балаларны нинди куркынычлар сагалый?

Интернетта баланы кем яки нәрсә сагалый? Ничек итеп Интернет җинаять мәйданына әверелә? Татарстанда яшәүче ничә бала Бөтендөнья пәрәвезендә җинаятьчеләр корбаны булган? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура һәм Татарстан буенча Роскомнадзор белгечләре җавап бирде.

Җәмгыять

“Әни һәлак булган урында алма бакчасы утыртачакмын”

30 октябрьдә Чистайда коточкыч фаҗига булды. Хәмзин урамында чыккан янгында 57 яшьлек хатын-кыз һәлак булды һәм бер яшьлек бала аздан гына исән калды. Сабыйны күршеләре коткарган. Ул куе төтен арасыннан баланың ятагына шуышып диярлек барган һәм аны урамга алып чыккан. Бу ир-атның батырлыгы һәм күпбалалы Әфләтуновлар гаиләсенең тормышының аз гына вакыт эчендә асты-өскә килүе турында – “Татар-информ” репортажында.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла