Хәния Фәрхине алкышлар белән озаттылар (видео)

29 Июля 2017

Укылган: 5251 тапкыр

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасы тәмамлануга карамастан, Галиәсгар Камал исемендәге театрга килүчеләр таралмый.
Хәния Фәрхине Камал театрыннан алкышлар белән озаттылар.

Хәния Фәрхинең кызы Алия җырчыны соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең барчасына да рәхмәтен белдерде.

"Әнием исеменнән барыгызга рәхмәт җиткерәм", – диде ул Камал театрындагы хушлашу чарасында

"Мин тугач, әни гастрольләргә чыгып китә иде. Йөрәге ничек түзгәндер. Әни гомер буе түземле булды. Мине дә түземле булырга өйрәтте. Мин аны көннәр, атналар, айлар буе да көтә идем. Бүген әни шул гастрольләрнең берсенә генә китте. Ләкин мәңгегә...." – диде ул.





Хәния Фәрхинең биографиясе һәм җырлары.

Фикерләр








Җәмгыять

Урал реконструкция һәм үсеш банкының “Казанский” офисы җитәкчесе М.Хасиятуллин: Ипотека буенча иң яхшы шартлар тәкъдим итәбез

“Ипотека базарына соң керүебез башка банклар арасында өстенлегебез булып тора, чөнки продукт инде әзер, аны нульдән башлап тәкъдим итәсе түгел, - дип белдерде Урал реконструкция һәм үсеш банкының “Казанский” операцион офисы җитәкчесе Марат Хасиятуллин. - Без барлык банкларның тәҗрибәсеннән чыгып, клиентлар өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итәбез”, - диде ул.

Җәмгыять

"Өч телне – рус, татар һәм инглиз телләрен белү шәп ул!"

Казанның  Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиясе татар телен өйрәтүгә, үстерүгә, саклауга зур өлеш керткән уку йортларының берсе.  Бүгенге көндә монда 450 бала белем ала. Татар балалары биредә күпчелекне тәшкил итә, әмма шул ук вакытта башка милләт вәкилләре – руслар, кыргызлар, әзербәйҗаннар арасында да уллары-кызларын татар мохитендә укытуны кулайрак күрүчеләр бар.

Җәмгыять

Бәрәңге эшсез калдырган: Кукмара мәктәбе директоры әти-әниләрдән нигә бәрәңге сорый?

Кукмара районы узган көздә бер гаугага бәйле рәвештә телгә кергән иде. Ул вакытта Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән район мәдәният йорты җитәкчесе Алмаз Мостафин арасындагы аңлашылмаучанлык шактый зурга китте. Хәзер исә Кукмара тагын федераль матбугатка чыкты. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла