Михаил Задорнов татарлар һәм Татарстан турында: Биредә пөхтә һәм эшчән халык яши

10 Ноября 2017

Укылган: 1033 тапкыр

Фото: Василий ИВАНОВ
Бүген танылган сатирик, драматург, актер Михаил Задорнов вафат булды. Үткен телле сатирик тормыштагы күп кимчелекле якларны тәнкыйть итте. Әмма аның Казан һәм Татарстан турында әйткәннәре һәр татарның күңеленә хуш килерлек. "Хәзер шуны беләм - минем өчен дөньядагы иң матур шәһәр – Казан", - дип язган иде ул. "Интертат" Задорновның Казан турындагы язмасын тәкъдим итә.
Казаннан соң Сингапурны мисал итеп китерер идем. Гомумән алганда, өстенлекләре буенча калган барлык шәһәрләр дә Париждан калыша. Әмма Казан белән чагыштырганда Париж шактый күңелсез тоела. Парижда нибары бер киң урам бар, ул да булса – Елисей кырлары. Ә Казанда барлык урамнар да киң.

Гомумән, Казан Россиядә Мәскәү һәм Петербургтан кала өченче шәһәр санала. Мин моның белән риза түгел. Мәскәү матур, әлбәттә. Әмма Мәскәүдә яр буйларына көч-кодрәт, күкләргә киңлек бирә торган Идел юк. Питерның исә туристларны йөртә торган урамнары гына матур. Ә Невский проспектыннан 200 метр читкәрәк китсәң, сукбайлар оясына килеп эләккәндәй буласың...

Казан Кремле һәм мәчет кап-кара күк фонында аеруча матур күренә. Әйтерсең лә, Ай Җиргә төшкән дә кешеләрне үз нурларында коендыра кебек.

Балалар театры бик тә кыйммәтле Дисней мультфильмы декорациясен хәтерләтә. Ә бит ул бернинди катыргыдан да оештырылмаган, барысы да чын. Дөньяда мондый әйберне беркайда да очрата алмыйсың. Көнбатышта балалар өчен мондый корылмалар төзеп азапланмыйлар, чөнки ул бик кыйммәткә төшә һәм табыш китерми.

Казан кебек шәһәрләр шунысы белән дә күңелгә якын: чөнки аларда күп кенә йортлар табыш алу өчен түгел, ә матурлык өчен төзелгән. Күперләр, стадионнар, киң урамнар...

Казансуның яр буйлары нәкъ менә Сингапурдагы кебек. Сена елгасы исә үзенең кара яр буйлары белән начар ис аңкытып торган инешне хәтерләтә.

Ә спортка нинди зур игътибар бирелә! Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый хәлне күрмәдем. Спорт мәйданчыкларының барысы да чиста, җиренә җиткереп эшләнгән. Хәтта «хрущевкалар»ны да аз чыгымнар белән тәртипкә китерү җаен тапканнар – заманча плитә белән тышлаганнар.

Ә мәчетләр белән янәшә урнашкан православие чиркәүләрен күргәч, күңелне шатлык хисләре биләп ала, алар апа белән сеңел кебек бик дус күренәләр. Татарстанда Бөек Җиңүгә дә хөрмәт белән карыйлар. Әле дә булса яңа һәйкәлләр сафка баса.

Мин аңлыйм, әлбәттә, хәзер хәсрәт язучылар мине Казанга Универсиада үткәрү өчен нинди акчалар бүлеп бирделәр, аны нәрсәгә мактарга дип мине мыскыл итә башлаячак? Әйе, бирделәр. Әйе, Универсиада өчен. Аның каравы, нәтиҗәсе нинди бит! Казанга килгән чит ил кешеләре, Җирдә мондый шәһәрләр дә бар икән дип, үз күзләренә ышанмыйча тора.

Татарстан, гомумән, бик яхшы тәэсирләр калдыра. Биредә пөхтә һәм эшчән халык яши. Әлбәттә, җирле түрәләрнең караклыгы турында бернәрсә белми дип, миңа тагын гаеп ташлаячаклар. Анысы минем эш түгел. Мин кемнең, нәрсә урлавы хакында белмим. Әлбәттә, барысы да читтән күренгән кебек ал да гөл түгел дип уйлыйм, әмма түрәләр үз мәнфәгатьләрен халыкның ихтыяҗлары белән берләштерә алуын уңай сыйфат дип саныйм.

Беләсезме, ни өчен Татарстан үзенең шәһәр-авыллары белән бөтенләй башка ил кебек күренә? Биредә халыкның күп өлеше эшли белә. Монда гастарбайтерлар юк диярлек. Татарлар үзләре эшчән булгач, алар нәрсәгә? Мәскәүдә генә ул хезмәт хакының аз булуына сылтап, эшләргә теләмиләр.

Ерак Көнчыгыштагы рус авылларының берсендә минем танышларым болдырны төзекләндерү ниятеннән хезмәткәрләргә 20 мең сум акча тәкъдим итә, тегеләр исә риза булмый, өч көн эшләгән өчен бик аз, ди. Шунда хуҗалар кемне дә булса тәкъдим итә аласызмы соң дип сорый. «Юк» диләр, чөнки әлеге акчаны башкаларның үз кесәләренә салуын теләмиләр.

Татарстан чиген үтеп рус авылларына килеп керү белән коточкыч күренешкә тап буласың. Татарстанда йортлар балкып тора, ә рус авылларын, әйтерсең, 45нче елда бомбага тотканнар да, шуннан соң яңадан торгызмаганнар. Урамнарда карт-корыдан башка беркем юк – яшьләр таралып беткән.

Ни өчен рус авыллары хәрабәгә охшап калган соң? Ни өчен берәү дә фермерлык белән шөгыльләнми? Теләсә кайсы рус кешесеннән ни өчен ферма оештырырга теләмисең дип сора, законнар комачау итә дип җавап бирәчәк. Татарстанда да шул ук кануннар бит. Алар Татарстан игенчеләренә нигә комачауламый соң? Ни өчен рус кешеләре матурлык бәйгесендә җиңү яулаган татар кызын хурлап, эш вакытының күп өлешен интернетта үткәрә?

Менә шуңа күрә дә хәерчелектә яшибез инде. «Бөлгенлек барыннан да элек кешенең башында», дигән Булгаков.

Татарлардан тагын шул әйбергә өйрәнергә мөмкин, ул да булса – үз тамырларыңа, гореф-гадәтләргә карата хөрмәт. Татарлар милли исемнәр, кием-салым, халык көйләре, хәтта... милли ризыклардан да оялмый! Биредәге рестораннарда карпаччо һәм мильфей кебек ризыклар бездәгегә караганда күпкә азрак.

Казан буйлап сәяхәт иткәндә шундый үзгәрешләрне күргәч, күңелне шатлык хисләре биләп алды. Бер үк вакытта ямансу да, чөнки руслар үзләренең авыр язмышка дучар булуында барысын да гаепли, ә үзләре эшләргә иренә. Краснодарга да Казанга биргән кадәр акча бүленгән иде бит. Ә сез әлеге ике шәһәрне чагыштырып карагыз һәм акчаны чыннан да кем күбрәк урлаганын күрерсез!

Тарих дәреслекләреннән «татар изүе» дигән сүзтезмәне алып ташлап, аны «урда» дигән сүзгә алыштыру бик яхшы булды дип саныйм. Моннан алдагы мәкаләмдә бу хакта язган идем инде. Бары тик бер нәрсә генә өстим – татарлар беркайчан да күчмә халык булмаган, алар һәрвакыт игенчелек белән шөгыльләнгән. Татар ашлары, кием-салым һәм йолалары шуңа дәлил булып тора.

Казан читендә олы гына яшьтәге бер татар кешесе үз куллары белән галәм храмы төзеп куйган. Мин аннан: «Чикагодагы бахай гыйбадәтханәләре, Хайфа хакында беләсезме?» - дип сорадым. Ул хәтта алар турында ишетмәгән дә. Барлык диннәрнең дә дус-тату яшәргә тиешлеге һәм бер гөмбәз астында берләшергә мөмкин икәнлеге башына килгән бит. Өстәвенә, боларның барысын да үз акчасына эшләгән. Бу эштән башкалар да читтә калмаган – якын-тирәдә урнашкан предприятиеләр һәм авыллардан аңа бушлай такталар, таш, цемент... китергәннәр. Әлбәттә, бу идеяне барысы да хупламаган. Әмма бүген бирегә килүчеләр барыннан да элек әлеге идеягә соклануын белдерә.

P. S. Казанда миңа ошамаган бердәнбер әйбер – янәшә эленеп торган ике игълан булгандыр. Аларның берсенә - «Михаил Задорнов концерты 16+», ә икенчесенә «Элтон Джон концерты 6+» дип язылган иде. Юкәдә икән чикләвек! Задорнов Элтон Джоннан 10 баллга куркынычрак булып чыга:)

Фикерләр








Җәмгыять

Максим Шевченко: Әйтегез әле - берәр русның, татар телен өйрәнеп, рус булудан туктаганы бармы?

Публицист һәм Россия Президенты каршында Гражданлык җәмгыятен үстерү шурасы әгъзасы Максим Шевченко үзенең Youtube-каналында “Рус кешесенә татар теле нигә кирәк” дигән видеоролик урнаштырды. Ул анда Татарстандагы тел белән бәйле вәзгыятькә үз карашын белдерә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы видеомөрәҗәгатьнең тексты белән таныштыра.

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Арчада татар мәктәбен ачты: Безгә татар укытучылары кирәк!

Арча районында 500 урынга исәпләнгән 6нчы гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Биредә балалар федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында беренче сыйныфтан тугызга кадәр татар телендә укыячак. Тантанада укучылар, кунаклар белән бергә "Туган тел" җырын башкарды.

Җәмгыять

Фирдүс Тямаев хосписка барды: “Бу минем өчен җиргә төшәргә этәргеч булды”

Бүген татар эстрадасы артистлары Казан хосписында дәваланучы балалар белән күреште. Бу очрашу 28 ноябрьдә Казанда узачак "Мең рәхмәт!" хәйрия концерты уңаеннан оештырылды. Чараның төп максаты – концерттан җыелган акчаларны Анжела Вавилова фондына Казан хосписына һәм тумыштан артык авырлыктан интегүче Ирек Габдрахмановка тапшыру.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла