Тукай премиясен алмый китте... Нияз Халитның коллегалары галим турында

8 Августа 2017

Укылган: 1036 тапкыр

Автор: Лилия ЛОКМАНОВА, Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА, Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ
Фото: Солтан Исхаков
Нияз Халит – ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. Ул Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган. Казан мәчетләрен совет заманнарыннан бирле җентекләп өйрәнгән уникаль галим.

Архитектура докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халит Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләде, соңгы елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем бирде.  


Халитов Нияз Хаҗи улы 1950 елда туган. Архитектура докторы, Татарстан Республикасы атказанган фән эшлеклесе. Аның тикшеренүләре архитектурада милли теория, ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән бәйле.


Казанышлары

Мәскәүдә узган Беренче Бөтенроссия яшь архитекторлар конкурсының 1 премия лауреаты, 1983 ел. Ислам сәнгате һәм архитектурасы буенча Каирда, Амманда, Дамаскада, Истанбулда, Бакуда, Алма-Атада һ.б. шәһәрләрдәге симпозиумнарда катнаша. Нью-Йоркта “Joy Lud Distributors Int. Inc” фирмасында архитектор-супервайзер вазыйфасын башкара (1995 ел) һәм Татарстан вәкиллегенең баш архитекторы була (1996 ел).

Нияз Халит һәм Наилә Әлменова-Халитның “1920-1960 еллар башында Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары” («Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920-х и начала 1960-х годов») хезмәте Россия күләмендә үткәрелә торган “Елның иң яхшы китабы” бәйгесендә җиңү яулады. Шул нисбәттән, 12 июньдә Татарстан китап нәшриятының Казандагы Бауман урамында урнашкан китап кибетендә танылган архитектура тарихчысы Нияз Халит белән автограф-сессия үтте.

Нияз Халит - Совет заманында да мәчетләрне өйрәнгән галим


Нияз Халит армиядә (уңда).

«Совет чорында идеология көчләп кертелә торган иде бит,  - дип сөйләгән иде галим.- Мәчетләр турында телгә дә алырга ярамады. Ә инде аларның тарихын өйрәнү бөтенләй тыелган иде. Шуңа күрә, әнә шул «ярамый»ларга протест белдереп, бу юнәлештә эшемне башладым. Ул чагында барлык эзләнүләрем үзем өчен язылды. Ә вакыты җиткәч, мин аны дөньяга чыгарып, диссертация формасында якладым. Соңрак китаплар да бастырдым.  Иң кызыгы шул: Казан мәчетләре тарихы турындагы иң беренче китапны Мәскәүдә чыгардым. Казандагы нәшриятта директорга күрсәткәч: «Юк, бездә мәчетләр турында китап чыгарырга ярамый!» - диде. Мәскәүгә юл алырга туры килде. Әлеге китабымны Россия башкаласында зур тираж белән бастырдылар. «Памятники Казанской архитектуры VIII - начала IХ веков». Аның яртысы - гражданнар архитектурасы, яртысы мәчетләр турында иде. Мәчетләр турындагы бүлеген дөньяга чыгарырга Татарстандагылар курыкты. Ә Мәскәүдә бик ошаттылар, алар, димәк, куркып тормаганнар. Барлык китапханәләргә, кибетләргә җибәрелде ул. Бөтен Советлар иленә таратылды, хәттә башка илләрдә - Америка конгрессында, Иранның милли китапханәсендә дә күргән кешеләр бар».

Нияз Халит - татар ханнарын күмү идеясе белән чыккан галим


Нияз Халитовны татар тарихчысы буларак, ханнарны җирләү мәсьәләсе борчыды. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә дә тәфсилләп сөйләде.

«Тарихчы буларак, ханнарыбыз сөякләре язмышы мине гел борчый. Минем өчен бу - бик кызыклы тема, - дигән иде галим. - Чыннан да, бу хакта җәмгыятьтә беренче булып аваз салдым шул. Совет дәверендә үк бу мәсьәләгә юнәлеш тоткан идем. Бер зур җыелышта Альфред Халиковка: «Нишләп безнең Чыңгыз тамырыннан килгән хан сөякләре кайдадыр тузан җыеп ята?» - дип сорадым. Археология бүлеге җитәкчесе буларак, бу сорау аңа бик ошап бетмәгән иде. «Барысы да тәртиптә, тиешле, ышанычлы урында саклана. Вакыты җиткәч, хәл итәрбез», - дип җавап кайтарды ул. Бу җавап мине канәгатьләндермәде. Бу теманы алга таба да кузгата башладым. «Молодежь Татарстана» газетына зур мәкалә яздым. Фикерләр төрле булды... Сөембикә манарасы янына мавзолей төзергә тәкъдим иттем. Рөстәм Зәбиров бик яхшы проект ясады... Каберләрнең берсе - Мөхәммәтәминнеке, тагын берсе - Мәхмүтнеке дигән фаразлар бар. Моны ничек ачыкларга - мин анысын аңламыйм». 

«Әмма аларның безнең ханнар икәне төгәл билгеле. Алар тиешенчә җирләнергә лаек. Бөек Чыңгызыйларның пантеоны булырга тиеш!  Касыйм шәһәреннән Сөембикәне эзләп табып, монда күчереп күмәргә теләүчеләр дә бар. Бу инде - авантюра. Аны табып булмый. Касыймда  кыл да кыймылдамаган. Иске зират бөтенләй беткән, эзләре дә калмаган. Сөембикәнең җәсәден каян эзләргә? Шаһгали дөрбәсендә ул юк. Сөембикә кайдадыр башка җирдә дәфен ителгән. Ханнарыбызның каберләрен барларга кирәк, анысы бәхәссез».

Нияз Халит - Тукай премиясенә кандидат


2017 елның язында Нияз Халитов Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылды. Аның 8 хезмәте Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тарафыннан тәкъдим ителде.

"Үз вакытым җитте дип уйладым да куелдым.  Аннары, исемлек чыккач кына, башкаларны күрдем. Өметем бар шикелле. Реаль көндәшләр - рәсем сәнгатендә, аларны карагач, үземнең хезмәтләргә янә күз салдым әле. Минем шанс бар.  Мин – оптимист", - дигән иде Нияз Халитов ул чакта.

Рәйхан Халитов белән булган хәл


Нияз Халитның улы Рәйхан Халит - блогер, сәяхәтче. 2016 елның 28 сентябрендә ул Һиндстанда юл һәлакәтенә юлыга. Рәйхан мотоциклда барганда йөк машинасына бәрелә. Машина йөртүче авария урныннан качып китә. Рәйхан озак вакытлар аңсыз ята. Рәйханның якыннары, дәвалау өчен акчалата ярдәм сорап, социаль челтәрләр аша халыкка мөрәҗәгать итәләр. Татарстан Президенты ярдәме белән Рәйхан Татарстанга кайтарыла, медицина ярдәме ала. Нияз Халит улына ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә, татарстанлыларга рәхмәтен белдергән иде.

Нияз Халит турында татар җәмәгатьчелеге:


Искәндәр Гыйләҗев: Аның эшен дәвам итүчеләр булырмы?


- Нияз Халитның хезмәте – безнең өчен зур кыйммәткә ия, шулкадәр зур байлык, шуңа күрә бу югалту безнең өчен бик авыр”, – дип белдерде Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә. "Бик киңкырлы кеше иде. Йомык түгел, киң карашлы кеше булды. Аның белән әңгәмә кору һәрвакытта да бик гыйбрәтле иде, – дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев. – Нияз ул – бердәнбер, уникаль, кабатланмас кеше иде. Аның кебек, татар мәчетләре, татар архитектурасы тарихын беркем белми. Шунысы да борчый: аның эшен дәвам итүчеләр булырмы?"

Радик Салихов: Нияз Халитнең гомере өзелү - фән һәм җәмәгатьчелек өчен зур югалту


Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Радик Салихов Нияз Халитне уникаль белгеч, дип атады. 

- 80нче елларда Казан шәһәрендә татар агач һәйкәлләренә, Татар бистәсенә багышланган китабы белән танылды. Ул һәр йортка шәхсән үзе барып, архитектура үзенчәлекләрен өйрәнеп йөрде. 80нче еллар азагында күп белгечләр, шул исәптән минем өчен дә үзенә күрә бер дәреслек булган монография авторы булды. Казан архитектурасы өлкәсендә әллә ни белүчеләр юк иде. Ул шулай ук 19нчы гасыр ахыры – 20нче гасыр башында Казанда йортларны, болдырларны, коймаларны бизәүдә төрле артефактларга багышланган хезмәтнең автордашы булды. Бу китапны әлегәчә вуз мөгаллимнәре, экскурсоводлар үз эшендә файдалана. Нияз Халитов үз халкының патриоты дияргә була. Аны барлык өлкәләр кызыксындыра иде, архитектура гына түгел, мәдәният, иҗтимагый эшчәнлек белән дә кызыксына иде, - диде Радик Салихов.

"Нияз Халитов Казан Кремлен реконструкция һәм реставрацияләү концепциясенә саллы өлеш кертте. Без һәм туристлар хәзер шул Казан Кремле ансамбле белән сокланып йөрибез. Казан Кремлен ЮНЕСКОның матди мирасы исемлегенә кертү инициативасы чыккач, аның тәкъдимнәренең берсе шул булды: Казан Кремле корылмаларына Урта гасыр татар ныгытмалары планировкасы хас булырга тиеш, әнә шул фикерне алга сөрде. Мин аны бүгенге дөньяның күренекле татар галимнәренең берсе дип саныйм. Аның гомере өзелү – безнең фән һәм җәмәгатьчелек өчен зур югалту".

Илшат Сәетов: Белеме белән халык арасында ихтирам казанды


"Нияз Халит үз аланында бик яхшы белгеч иде”, - дип белдерде Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, политология фәннәре кандидаты Илшат Сәетов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

“Үз аланында бик яхшы белгеч иде. Архитектура тарихы буенча китаплары чыга иде. Аның белән түгәрәк өстәлләрдә күрешергә туры килде. Бик төпле уйлый торган, төрле якка бәрелмичә, үз фикерен әйтә торган кеше иде. Кеше буларак миңа бик ошый иде аның белән аралашу. Аралашырга җайлы иде. Гомумән әйткәндә, бик абруйлы кеше иде. Дәүләттән, өстән бирелгән исемнәр белән түгел, ә белеме белән халык арасында ихтирам казанган”, - дип бәяләде Нияз Халитны Илшат Сәетов.

Айрат Фәйзрахманов: Нияз Халитов Тукай премиясенә лаек шәхес иде


Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә Нияз Халитовның Казанда Иске Татар бистәсен саклап калуда зур өлеш кертүен билгеләп үтте. 

- “Архитектурные памяти Казани XVI-XIX” китабы бик популяр. Минем ул китапны күп кенә гаиләләрдә күргәнем бар. Кешеләр шул вакыттан бирле татар архитектурасы белән кызыксына башлады. Китаплары безгә мирас булып кала. Шулай ук аның тәфсилләп төзелгән “Казанда татар милли архитектурасы” концепциясе бар. Бу төгәлләнгән концепция, һәм ул тормышка ашырылуын көтә. Безнең глобальләшкән һәм милли архитектурага кагылышлы биналарыбыз бетә. Аның безгә калдырылган концепциясе бар һәм ул безгә алга таба булышыр дип уйлыйм, – диде Айрат Фәйзрахманов.

“Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен Нияз Халитовка бирмәү, миңа калса, дөрес булмады. Ул бу премиягә бик лаеклы кеше иде. Татар архитектурасына кагылышлы кешеләргә бу премия бирелмәде. Архитектура безнең тормышыбызга тәэсир итә торган әйбер. Без аны сизмибез, әмма ул шулай. Халык әле аны аңлап бетерми. Мин дә әле күптән түгел генә аңлый башладым. Нияз Халитов татар архитектурасы белән генә танылмады. Ул Казандагы күп кенә мәчетләрнең архитектурасын өйрәнгән кеше. Китапларында мәчетләрнең барлык нечкәлекләре дә язылган. Аннан да җентекләп төзелгән хезмәтләр булмас та. Нияз Халитов “Кол Шәриф” мәчете проектына конкурс җитәкчесе иде. Мәчетнең хәзерге проектта булуын аның хезмәте итеп тә санап була".

Нияз Халитовның монографияләре:

Казанның металл челтәрләре (1988 ел), XVIII - XIX гасыр башында Казан архитектура һәйкәлләре (1989 ел), Мәчет һәм аның архитектурасы (1994 ел), Казан  ныгытмасында Кол Шәриф мәчете. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар (1996 ел), Василий Блаженный соборы Явыз Иванның Казан ганимәте (1997 ел), Хан Казаны архитектурасы буенча очерклар. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар (1999 ел), Казан Кремле. Интерактив мультимедиале энциклопедия (2004 ел), Kazan Kremlin. Interactive multimedia edition (2004 ел), Казань-Миллениум. Интерактивная мультимедийная энциклопедия (2005 ел), Тарих Кремльдән башлана (2005 ел), Урта гасырдагы Казан мәчетләре. Тарихи-архитектура тикшерүе (2009 ел).

Нияз Халит белән хушлашу 9 августта, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узачак. Матәм чарасы иртәнге сәгать 10.00да башлана. Нияз Халитны Казанның Киндерле бистәсе зиратында җирләячәкләр.

Фикерләр








Җәмгыять

Римзил Вәли Мәскәү татарларына: “Татарлар, Казанны саклагыз!”

Мәскәү татарлары телендә "Штаб" дип йөртелгән иҗади очрашулар үзәгендә Татарстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист, блогер Римзил Вәли белән очрашу узды.  “Интертат” Римзил Вәлинең Мәскәү яшьләренә җиткергән фикерләре белән уртаклаша.

Җәмгыять

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры: "Авыруга тупас җавап биргәннәр, игътибарсыз калдырганнар икән – барысын да исәпкә алабыз"

Табибларга мөрәҗәгать итүчеләр ниләрдән ешрак зарлана? Ришвәт бирергә мәҗбүр итсәләр, нишләргә? «Дустанә хастаханә» атамасы ни аңлата? Татарстан хастаханәләрен төзекләндерү кайчан тәмамланыр? Бу һәм башка сорауларга Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җавап бирде. 

Җәмгыять

Төркия татары Сәгыйть Хәйри: "Татар телен күңелегез белән яратсагыз, ул сезнең тормышыгызда ярдәм итәчәк"

Әнкарада "Төркия авазы" радиосы ачылганнан бирле, ягъни 1998 елдан, аның татар бүлеген Сәгыйть Хәйри җитәкли. "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында ул бүгенге көн Төркия татарларының яшәеше, Төркия-Татарстан мәдәни багланышлары турында фикерләре белән уртаклашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла