Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Авызлары күп пешкән бит, шуңа өреп кабадыр". Алмаз Мирзаянов концертына тамашачылар ике бәлеш бүләк иткәннәр

Эстрада артисты күптән түгел генә "Шәһри Казан"га интервьюсында концертына ризык алып килмәүләрен сораган иде.

news_top_970_100
"Авызлары күп пешкән бит, шуңа өреп кабадыр". Алмаз Мирзаянов концертына тамашачылар ике бәлеш бүләк иткәннәр

Алмаз Мирзаянов әллә әйткән вәгъдәсен оныткан, әллә инде ул язганнарны тамашачылар укымый. "Үзебезнең авыл малае кебек син, дип, матур теләкләр теләп, концерт алдыннан бер бәлеш, ахырдан тагын бер бәлеш белән сыйлап озаттылар бүген Түбән Яке авылыннан!!! Рәхмәт сезгә хөрмәтле тамашачылар!" - дип язган ул.

Тамашачылар Алмаз Мирзаяновның сәхнәгә ризык алып килмәдегез дигән сүзләре белән килешүләре хакында яза.

"Менә шундый туры сузле булганың өчен яратабыз да инде сине Алмаз. Бик дөрес. Тамашачы уңай кабул итәр дип уйлыйм. Кирәкле әйбер түгел бер дә. Чәчәк алып килсеннәр бүләк ясыйсылары килсә. "Поле чудес"ны да шулай бозып бетерделәр".

"Кеше артистның концертына якын иткәнгә килә, ризыкны да чын күңелдән пешерә. Татар халкы элек-электән кунакчыл, хөрмәт күрсәтүчеләр булган". Алмаз, Ландыш Баһави белән концертка авылга килеп, клубта консерва ашап утырган чакларыгыз булды, яңадан бер тамашачы үзенә куна алып китеп, кунак итеп җибәрде. Ул вакытта андый сүзләрне әйтеп тормады бер дә".

"Төрле кеше бар, чын күңел белән биргән, ачу-мәкер белән биргән кешеләр дә булырга мөмкин. Теләсә кемнән теләсә ни алып ашаганнарга аптырыйм. Алмазның авызлары күп пешкән бит, шуңа өреп кабадыр", - дип яза алар.

"Мин хәзер дә ашыйм консерва, бер начар ягын да курмим. Элек кунып йөргән вакытлар да булды, ләкин хәзер гостиницалар бар адым саен. Танышларда, дусларда, туганнарда да кунабыз. Мин бит ризык алып килүләре начар булды димим, рәхмәт кенә. Ләкин, кирәкми! Концертка билет алып киләләр, шул җиткән. Бар да җитеш бит, Аллага шөкер, ачлык заманы түгел", - дип җавап биргән Алмаз Мирзаянов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100