Чәчкә: Ирең эштән кайтуга өйдәге эшләрне бетереп куйсаң, ул синең эшләгәнеңне күрмәячәк

4 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: "Татар-информ"
Татар эстрадасы җырчысы Чәчкә әбисенең киңәшләрен искә төшереп, хикмәтле сүзләр язган. Әби-бабаларыгыз нәрсә өйрәтә, языгыз әле, бәлки, кирәге чыгар, дип тә өстәп куйган ул Инстаграм битендә.

“Мин ир хатыны, менә инде 7нче ел китте! Тормыш иткәндә өлкәннәр сүзе искә төшә икән ул! Мәсьәлән, минем әби әйтә иде: "Ирен эштән кайтуга өйдәге эшләрне эшләп бетереп куйма". Яшь чакта төшенмисен, хәзер анлыйм.

Беренчедән, өйдә эшнең бетәсе юк ул. Барлык эшне бетерәм дип тырышсаң, арып-талып, ирең кайтуга кыяфәтсезгә дә әйләнергә мөмкинсең. Ә талчыккан хатын кемгә ошый? Берәр сәгатьне булса да үзенә багышлау, бизәнү-ясану, ял итү яхшырак.

Икенчедән, синең эшләгән эшеңне ул күрми. Ирең арып, ачыгып эштән кайтуга, өйдәге эшләрне бетереп тик утырсаң, ул синең турында "көне буе , берни эшләмичә, өйдә генә яткан", диеп тә уйлавы бар бит.

"Өлкәннәр әйтсә, хак әйтә" дигән мәкаль бар бит, шуны уйлап утырам әле. Аллага шөкер, ирем бәйләнүчән түгел. Ни пешерсәм - шуны ашый. Пешермәсәм, үзе пешереп ашый. Керләрне хәтта үзе үтүкли! Әлhәмдулилләh!

Дуслар, сезнең әби-бабаларыгыз нәрсәләр әйтә, өйрәтә , киңәш итә иделәр. Языгыз! Яратам өлкәннәр сүзен. Бәлки, тормышта кирәге дә чыгып куяр”, - дип язган Чәчкә.

"Безгә мондый акыллы киңәшләр бирүче булмады шул. Рәхмәт, Чәчкә. Мин 55 яшькә җитеп тә белми идем", "Минем әби әйтә, ике ипиеңнең берсен генә иреңә әйт дип.... - иренә барсын да сөйләп бетермә дигән сүз инде... Зарланма", "Биргәндә-ал, бирмәгәндә-сорама, ди торган иде әби", - дип язган подписчиклар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мин ир хатыны, менэ инде 7нче ел китте! Тормыш иткэндэ олкэннэр сузе искэ тошэ икэн ул! Мэсьэлэн, минем эби эйтэ иде: "Ирен эштэн кайтуга ойдэге эшлэрне эшлэп бетереп куйма". Яшь чакта тошенмисен, хэзер анлыйм. Беренчедэн, ойдэ эшнен бетэсе юк ул. Барлык эшне бетерэм дип тырышсан, арып-талып, ирен кайтуга кыяфэтсезгэ дэ эйлэнергэ момкинсен. Э талчыккан хатын кемгэ ошый???.. Лучше берэр сэгатьне булса да узенэ багышлау, бизэну-ясану, ял иту.... . Икенчедэн, синен эшлэгэн эшенне ул курми. Ирен арып, ачыгып эштэн кайтуга, ойдэге эшлэрне бетереп тик утырсан, ул синен турында " коне буе , берни эшлэмичэ, ойдэ генэ яткан", диеп тэ уйлавы бар бит. "Олкэннэр эйтсэ, хак эйтэ" дигэн мэкаль бар бит, шуны уйлап утырам эле. Аллага шокер, ирем бэйлэнучэн тугел. Ни пешерсэм - шуны ашый. Пешермэсэм, узе пешереп ашый. Керлэрне хэтта узе утюклый! Элhэмдулиллэh! . Дуслар , сезнен эби-бабаларыгыз нэрсэлэр эйтэ, ойрэтэ , кинэш итэ иделэр. ЯЗЫГЫЗ! Яратам олкэннэр сузен. Бэлки тормышта кирэге дэ чыгып куяр! #чэчкэ #чәчкә #замужем

Публикация от ЧЭЧКЭ (@chachka_liliya)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла