Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Юсупова: “Аяк чаларга теләүчеләр күп”

Җырчы Чулпан Юсупова “Инстаграм” челтәрендә аяк чалучылар күп булуын язган.

news_top_970_100
Чулпан Юсупова: “Аяк чаларга теләүчеләр күп”

Бүген татар эстрадасында җырчылар күп, шуңа күрә конкуренция дә арта. Чулпан да бу хакта үзенең “Инстаграм”ына пост язган.

“Максатка ирешер өчен төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Бу - билгеле факт. Тормышта кем генә җиңел итеп үзенең максатына ирешкән икән? Андыйларны белмим. Әгәр танышларыгыз арасында андыйлар булса, миңа әйтегезче, яме?!

Максатка ирешер өчен төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Бу - билгеле факт. Тормышта кем генә җиңел итеп үзенең максатына ирешкән икән? Андыйларны белмим. Әгәр танышларыгыз арасында андыйлар булса, миңа әйтегезче, яме?! Ни кызганыч, аяк чалырга теләүчеләр күп. Аяк чалучылар дип язмыйм, чөнки әлегә юлымда киртә булып ятканнары юк. Алар бары тик аяк чалырга телиләр генә. Шулай да теләүләре дә күңелне чеметә. Әлеге аяк чалырга теләү каян барлыкка килә икән? Аңлый алмыйм. Көнләшүдән микән? Соң аның бит үз язмышы, үз юлы. Нигә диеп кысылырга, тыгылырга?! Фальшлы елмаюларны яратмыйм. Андыйлар мин генә түгелдер. Синең белән матур итеп сөйләшеп, күзләреңә карап, елмаялар да, ике-өч адым ясагач, гайбәтеңне чәйни башлыйлар. Әй, чәйниләәр! Эстрадада бу күренеш еш кабатлана. Имеш, җырчылар дус, тату яши. Бер-берсенә кунакка йөрешкән җырчылар бармак белән генә санарлык. Әле аларның да яртысы "дусты" өчен артык сөенмидер. Әйтергә теләгән сүзем шул: бу тормышта һәр беребезнең үз юлы бар. Шул үз юлыбыз буенча гына барып, башкаларныкына күз салмасак иде. Көнләшү дә кирәкми. Үзеңә нәрсә кирәк икәнен белү җитә. Бары шул. #чулпанюсупова #татарэстрадасы

Публикация от Чулпан Юсупова (@chulpanyusupova)

Ни кызганыч, аяк чалырга теләүчеләр күп. Аяк чалучылар дип язмыйм, чөнки әлегә юлымда киртә булып ятканнары юк. Алар бары тик аяк чалырга телиләр генә. Шулай да теләүләре дә күңелне чеметә.

Әлеге аяк чалырга теләү каян барлыкка килә икән? Аңлый алмыйм. Көнләшүдән микән? Соң аның бит үз язмышы, үз юлы. Нигә диеп кысылырга, тыгылырга?!

Фальшлы елмаюларны яратмыйм. Андыйлар мин генә түгелдер. Синең белән матур итеп сөйләшеп, күзләреңә карап, елмаялар да, ике-өч адым ясагач, гайбәтеңне чәйни башлыйлар. Әй, чәйниләәр! Эстрадада бу күренеш еш кабатлана. Имеш, җырчылар дус, тату яши. Бер-берсенә кунакка йөрешкән җырчылар бармак белән генә санарлык. Әле аларның да яртысы "дусты" өчен артык сөенмидер.

Әйтергә теләгән сүзем шул: бу тормышта һәр беребезнең үз юлы бар. Шул үз юлыбыз буенча гына барып, башкаларныкына күз салмасак иде. Көнләшү дә кирәкми. Үзеңә нәрсә кирәк икәнен белү җитә. Бары шул”, - дип язган җырчы.

Чулпан белән килешмичә булмый. Пост астында язучылар да әлеге фикердә.

“И, сеңлем, гомер буе көрәш”, “дөрес язгансың, Чулпан. Эстрадада гына түгел, гомумән, туганнар арасында да бар мондый күренеш”, “Үз максатыңа ирешер өчен гомер буе көрәшергә кирәк! Безнең артист халкы бигрәк тә көнчел һәм явыз”, - диючеләр бар.

Сез дә килешәсезме?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100