Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Хәния Фәрхинең җырларын җырлаячакмы? (видео)

Элвин Грей – Радик Юльякшин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында Хәния Фәрхи турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Элвин Грей Хәния Фәрхинең җырларын җырлаячакмы? (видео)

- Чын әйткәндә шоу-бизнес ул аерым тормыш, анда кемдер кырын карый, кемдер әйтеп бетерми... Шоу-бизнес – ул шоу-бизнес. Анда акыл өйрәткән, аңлаткан кешеләр бар. Хәния апа гел аңлата торган иде, гел шалтыратышып сөйләшә торган идек.

Соңгы тапкыр сөйләшкәндә туган көне (30 май – ТИ) белән котлаган идем. Ул бик шатланды, әле дә безнең эстрадада шундый яшьләр бар диде. Аның белән күрешкәндә шулхәтле рәхәт булып китә иде, бик якын туганнар булган кебек сөйләшә торган идек.

Тагын да әйтеп китәм - ул гел аңлата, өйрәтә иде. Безнең хәтта аның ретро җырларын яңартып җырлау планнары бар иде. Кызганычка каршы, моны эшләп өлгермәде. Тормыш шулай килеп чыкты, Хәния  апа китеп барды.

Минем уйлавымча, олы, тәҗрибәле кешеләр яшьләргә аңлатырга тиешләр, аяк чалырга түгел. Ә Хәния апа минем иҗади әни кебек кеше булды.

– Хәния Фәрхинең истәлегенә аның җырларын башкару планнары юкмы?

– Мин ул хакта уйладым. Машинада да аның унлаган альбомы бар, гел тыңлап йөрим. Бәлки, килеп тә чыгар, күрербез ничек. Берәр истәлек концертында, бәлки, аның җырын да башкарырбыз, җәен. Бәлки, шуннан башлап җырлап та китәрбез. Карарбыз, ничек килеп чыгар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100