Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Идрисованың яңа клибы тамашачыны елатты

Җырчы Гүзәл Идрисованың өр-яңа клибы табадан төште. Клип Илназ Баһның Казанда узган “Серле мөгез” концертында тәкъдим ителде һәм ул беркемне дә битараф калдырмады...

news_top_970_100
Гүзәл Идрисованың яңа клибы тамашачыны елатты
“Нигә икән, нигә шундый без?” исемле җырга төшерелгән клипта Г.Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин төште. Аның уйнавын яратам, кеше буларак та бик хөрмәт итәм. Алай гына да түгел, алар - безнең гаилә дуслары. Клибымда дәрәҗәле актерның уйнавы турында күптәннән хыяллана идем. Рамил абыйның каршы килмәвенә мин бик шат, аңа зур рәхмәтемне белдерәм. Клипны Бал&Май Продакшн төшерде”, - дип сөйләде Интертатка Гүзәл Идрисова.

Җырның сүзләре, клипның сюжеты шулкадәр бүгенге заманга туры килә ки, тамашачы аны күз яшьсез карый алмады.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100