Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхинең сүзләрен искә төшерә: "Акырып еладым... Ә бу вакытта меңләгән кешеләр минем урынымда булырга хыяллана иде"

Илсөя Бәдретдинова - Инстаграмның иң актив кулланучыларының берсе. Ул социаль челтәргә көненә берничә язма урнаштыра: иртән, көндез, кич һәм төнлә. Чираттагы төнге язмасы аеруча игътибарга лаек.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхинең сүзләрен искә төшерә: "Акырып еладым... Ә бу вакытта меңләгән кешеләр минем урынымда булырга хыяллана иде"
“Мәрхүм Хәния апа Фәрхидән интервью алган идем мин. Ачылып китеп озак итеп тәмләп сөйләшеп утырган идек. Бик акыллы, тормышчан киңәшләрен биреп, нәрсә була да вакытлыча гына икәнен аңлаткан иде. Шул сөйләшү искә төште бүген...

-Ул елны бигрәк күп булды концертлар, - дип сөйләп китте Хәния апа. – Гастрольдән кайтып төшәргә өлгермәдек, берничә көн рәттән Казанда Камал театрында концертларым булды. Минем аерылган вакытым... Кызым Алия әниләрдә... Мин эшлим дә эшлим... Кызым күземә күренә башлады, сагындым... Соңгы концерттан кайтып кердем. Ялгызым... Салкын өйгә... Чәчәкләр бик күп җыелган, бүлмә уртасында өелеп торалар. Колакта “Хәния, без сине яратабыз”, - дигән тавышлар яңгырап тора. Хәзер генә йөзләгән кешеләр аягүрә басып алкышладылар... Күпме автографлар тараттым... Кайттым да... ишектән кердем дә, акырып еладым башта... Аннан баянымны алдым да җырлый башладым... Өзгәләнеп... Кычкырып... Ялгызлык! Бу вакытта меңләгән кешеләр минем урынымда булырга хыяллана иде...”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100