Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кеше үләсен сизенә икән". Резеда Кадыйрова әнисенең вафатын искә төшерә

"Кеше үләсен сизенә икән". Резеда Кадыйрова әнисенең вафатын искә төшерә

news_top_970_100
"Кеше үләсен сизенә икән". Резеда Кадыйрова әнисенең вафатын искә төшерә
Резеда Кадыйрова "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында әнисенең вафатын сөйли.

"Чәчәк кебек чак, җырлап йөргән вакытлар, Лаеш техникумын бетереп авылга кайттым.

Шимбә көнне мунча ягабыз. Әни бәрәңге бөккәне пешерә. Идәннәрне юып йөрим. Әнигә күргән төшемне сөйлим. "Әниегез китте, сезгә бәлеш пешереп калдырган. Бүтән кайтмыйм дип әйтте", - дим. Бер ноктага карап торды да, "Шулаймыни, балам", - диде дә борылып чыгып китте. Мунчага су ташый башладым. Ташыйсы гына килдем бит. Гомер булмаганны, бер чиләкләп ташый башладым. Миннән зуррак апам Земфира белән мунчага кердек тә, ләүкә баскычына утырып, "Умырзая" җырын җырладым. "Юк, мин үлмәс идем умырзая кебек боегып" дип. Мунча керү башланды. Әни мунчага җыенды. Без клубка җыенабыз. Миндә тоемлау көчле. "Әни кермәдеңмени", - дим. Ут янмый дим. Фонарь ал, дим. Әни яктыртып карады да, и, моның белән генә ди. Кеше үләсен сизенә икән. Әнинең чыгып китәр алдыннан як-якка борылып өйне карап чыкканын хәтерлим. Нишләп алай караган дидем дә бетте, кем белә шулай килеп чыгасын. Әни кереп китте. Апа белән әни янына мунчага киттек. 

Әни алачыкка чыгып торган булган. Яңгыр ява, караңгы. Әни шунда беркайчан эшләмәгән эш эшли. "Балалар, мин сезгә хәзер яктыртам" дигән җөмләсен ишеттем. Һәм әнинең чәрелдәп кычкырганы колакта. Мин йөгереп тә килеп кердем, әнине кулыма алдым да, әни ых кына итеп тә куйды, җан да бирде. Ток сукты. Язмышның беренче сынавы шул булган.  

Әнине күтәреп чыктык. Районның чибәр Хәлимә дип йөрттеләр. Миңа 17 яшь. Трактор белән бардылар зиратка. Елый-елый әни артыннан чапкач, тракторга менгерделәр", - дип сөйли ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100