Кешеләрдән дә яхшырак тормышта яшәүче бал корты Instagram йолдызына әверелде

8 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: www.instagram.com/bee_nfluencer аккаунтыннан
“Модный” бал корты аккаунтына 160 меңнән артык кеше язылган.
Бал корты Би Instagramны яулый. Кызыксынучан һәм эшчән бөҗәк төрле популяр трендларны сынап карый – пляжда, ваннада, дөньякүләм истәлекле урыннар янында фотога төшә. Шулай ук лесбиянка, гей, биосексуал һәм трансгеннар бергәлегенә теләктәшлек тә белдерә. Әлбәттә, бу чын бал корты түгел, ә ясалма бөҗәк.

Шулай да аны инстаграмда күзәтү бик кызык. Сез күрдегезме әле?


Социаль актив бал кортының аккаунты 2019 елның апреленнән бирле 160 меңнән артык язылучы җыйган.

Моны социаль челтәрдәге гадәти контентны төрләндерүнең бер алымы гына дип уйларга була. Тик бу алай түгел. Бал корты тормышыннан күңелле рәсемнәр чынлыкта умарта кортларының һәлак булу проблемасына һәм бөҗәкләргә ярдәм итүгә кешеләрнең игътибарын җәлеп итү.

Әгәр иң беренче фотоны карасаң, бу тарих белән тулырак танышырга һәм Биның килешү төзегәнен күрергә була. Ул моны тормышындагы иң мөһим көн дип тә атый. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла