Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең кызы Алия: Үзем генә үстем дисәм дә була"

Хәния Фәрхинең кызлары - Алия Гәрәева һәм Алсу Валик балачак хәтирәләре, әниләре турындагы истәлекләр белән "Сөембикә" журналында уртаклаша.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең кызы Алия: Үзем генә үстем дисәм дә була"
Яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, арабыздан вакытсыз киткән Хәния Фәрхинең кызлары Алия Гәрәева һәм Алсу Валик әниләре турында үзләренең хатирәләре белән уртаклаша, дип яза "Сөембикә" журналы. 

Алсу истәлекләре


Әнием мине 35 яшендә тапкан. 1995 елның 24 декабре ул. Ә моннан нәкъ бер ел элек – 1994 елның 24 декабре көнне әти белән әни язылышкан булган. Әле сәгате дә туры килеп тора бит: аларның язылышу тантанасы көндезге өченче яртыда узган, мин дә шул сәгатьләрдә туганмын.

Без ул вакытта Чаллыда яши идек әле. Әти белән әни гастрольләргә киткәндә, без Алия апам белән калабыз. Хәтерлим: әни кайтышка һәрвакыт ниндидер сюрпризлар әзерләп куя идек: рәсем яки открытка, ниндидер кул эше була иде ул.

Мин икенче сыйныфта укыганда без инде Казанга күчендек.



Әни безнең белән уйнарга ярата иде. Ике катлы өебез буйлап дөбер-шатыр куышабыз, качыш уйныйбыз, көләбез, шаярышабыз. «Өйне җимерәсез бит», – ди әти.

Кыш көне исә иң яраткан эшебез – тимераякта шуу. Әни дә бик ярата иде тимераякта шуарга. Әти безнең өчен ишегалдына боз катыра иде хәтта. Тагын бер шөгылебез – чаңгыда йөрү. Без урманга якын гына яшибез, әнинең буш вакыты булды исә, гаиләбез белән чаңгыга чыга торган идек. Яхшы шуа иде ул, текә таулардан да выжылдатып кына шуып төшәр иде.

Бергә киноларга да еш йөрдек. Әни безнең белән кинога йөрергә бик ярата иде.

Мин укыган мәктәп безнең ишегалдында гына иде. Һәркөн иртән, әнием мине тәрәзәдән карап озатып кала һәм... тәрәзәне ачып, бөтен ишегалдына: «Кызым, әйбәт билгеләр алып кайт, яме!» – дип кычкыра. Ә мин шулкадәр оялам! «Әни, ник бөтен урамга кычкырасың инде?» – дип ачуланам үзен...



Һәр туган көнебездә әти белән әни зур бәйрәм оештыралар иде. Без әле балалар бакчасына йөргәндә – бөтен төркемебез белән, мәктәптә укыганда бөтен классыбыз белән кунакка чакыралар. Җыйнаулашып, батут үзәгенә батутта сикерергә барабыз. Әни дә рәхәтләнеп безнең белән күңел ача, безнең дусларны үз баласыдай якын итә, ярата иде.

Гомумән, безнең әни бик миһербанлы, йомшак бәгырьле кеше иде. Ул безне беркайчан да ачуланмады. Беркайчан да! Аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп була, киңәшләшеп була иде. Нәрсә генә эшләсәк тә, ул безне аңлый торган иде. Хәер, без үзебез дә ул ачуланырлык эшләр эшләмәскә тырыштык».


Алия истәлекләре

«Мин – әниемнең олы кызы. Ул мине кечкенәдән үк үзе белән гастрольләргә йөртте. Ә бөтенләй дә кечкенә булганда мин картыйда (без дәү әнине картый дип йөрттек) калдыра торган иде. Ә минем әнидән бер дә каласым килми, елыйм. Әни гастрольләргә иртә таңнан чыгып китәсе булса: «Киткәндә мине уят», – дим. Ә ул уятырга кызгана, елый-елый китә икән. Юлга көндезге якта кузгаласылары булса, әнине җибәрмәс өчен, инде мин елыйм. Шуңа да әни тынычлап чыгып китә алсын өчен, картыем мине хәйләләп, урманга җиләк җыярга, болынга, дусларына – кая да булса алып китеп тора. Без кайтканда инде әни киткән була.




Бераз үскәч, әни мине сәхнәгә алып чыга башлады. «Әти, кайт!», «Балан», «Мин сине яратам» җырын җырлыйбыз. Мәктәптә укыганда инде әни белән гастрольләргә бара алмыйм, күрше апа белән калып торам. Һәм сәгатьләрне санап, әнинең кайтканын көтәм.

Аның кайтуы зур бәйрәм була торган иде. Ул дөнья кадәр күчтәнәч, бүләк төяп кайта. Кассеталы магнитофон дусларым арасында иң беренче миндә булды. Барби курчагы да. Аннары... әни миңа чемодан тутырып матур күлмәкләр алып кайта.



Башлангычта укыганда минем язуым бик начар иде. Кайбер хәрефләр бөтенләй дә килеп чыкмый. Матур язарга мине әни өйрәтте. Һәр хәрефне икешәр, өчәр бит язып чыгабыз. Әни сабыр гына кулымнан тотып яздыра. Безнең менә хәзер балалар белән бергә дәрес әзерләргә сабырлык җитми, кычкырып та куясың, ярсыйсың да. Ә әни мине беркайчан да ачуланмый, кычкырмый. Минем белән диктанталар яза, шигырьләр ятлаша. Өй эшенә шигырь яки инша язарга кушсалар, иң матур шигырь, иң матур инша минеке була торган иде. Чөнки аларны миңа әни языша.

Чаллыга күченгәч, инде минем укуым белән әти шөгыльләнде.



Нинди генә хәлләр булмасын, әни гел йомшак күңелле булып калды. Ул мине аңлый иде. Шаярсак та, шуклансак та, ачуланмады. Мин үзем дә әти белән әнине борчырга курка идем. Үземне аларга лаеклы тотарга кирәген белдем. Аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Мин бит үзем генә үстем дисәм дә була, ирекле идем, артымнан күзәтүче кеше юк. Әмма мәктәптә укыгандамы, институттамы, мин әти белән әнигә авырлык китерүдән курыктым. Аларның мине ничек яратканнарын, әнинең мине ничек яратканын белә идем. Аларның яратулары минем өчен бик кыйммәтле, һәм мин аны сакларга тырыша идем.

Үсә төшкәч, әни мине сәхнәдә күрергә теләде. «Әйдә, кызым, бергә җырлыйбыз», – ди. Ә минем сәхнәгә чыгу теләгем юк, кеше алдына чыгып җырларга яратмый идем. Җырчы тормышының никадәр авыр булуын белеп үстем бит. Әнинең язмышын күреп, үземә андый язмыш теләми идем. Алай да юбилей концертларында әни белән бергәләп җырладык әле без.



Хәзер, әниебез китеп баргач, аның юлын дәвам итүне үземнең бурычым саныйм. Әниебезнең җырлары ярты юлда өзелеп калырга, онытылырга тиеш түгел».





ү














Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100