Никах нык булсын өчен Балида киленнең тешен кайрыйлар, ә бездә нишләргә кирәк? - Булат Бәйрәмовтан киңәш

11 Августа 2017

Укылган: 544 тапкыр

Популяр алып баручы Булат Бәйрәмов социаль челтәрдәге аккаунтына телевидение йолдызы Анастасия - Айсылу Вәлиәхмәтова белән Илгиз-Лилия атлы парларның туенда төшкән фотосын урнаштырган.
"Яшьләр бәхетле яшәсен өчен, Балида туй алдыннан килен белән кияүнең тешләрен кайраганнар, ә Татарстанда Анастасияне чакырырга кирәк, гаиләдәге һава торышы уңай булачак, диләр", - дип яза Булат Бәйрәмов, Анастасия - Айсылуның "Эфир" каналында һава торышын алып баруына ишарәләп. 

"Өч көнлек туй марафоны артта калды!" дип язган ул, әллә эш беткәнгә куанып, әллә туйның шулай аз баруына кайгырып.







Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова радио ачкан?

Җырлы гаилә Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова шәп радио ачкан! Җырчылар күбесенчә юлда барганда эфирга “чыга”. Ә эфирлары халыкка таныш булган җырларны баянга кушылып җырлаудан гыйбарәт.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла