Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның Инстаграмын кем ваткан?

Популяр җырчы Инстаграмда яңа аккаунт ачарга мәҗбүр булган.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның Инстаграмын кем ваткан?
Күптән түгел Ришат Төхвәтуллинның Инстаграмдагы аккаунтын "ватканнар". "Татар эстрадасы артистлары арасында мондый хәлнең булганы юк иде әле", - ди җырчы.

- Билгесез кеше Инстаграмдагы сәхифәмне ачып кергән һәм аккаунттагы барлык мәгълүматны бетергән. Алай гына да түгел, сәхифәмне бөтенләй Инстаграмнан алып ташлаган. Бу кешенең Тимур исемле икәнен генә беләбез. Ни өчен мондый мәгънәсез адымга баруын аңламыйм. Үч алумы бу, көнләшүме - белмим, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ришат Төхвәтуллин.

Ришат әйтүенчә, аның аккаунтына 80 меңнән артык кеше язылган булган. "Фото-видеоларның саны да күп иде. Хәзер яңа аккаунт ачтым. Ул шул ук исемдә, берни дә үзгәрмәде", - диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100