Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова радио ачкан?

Җырлы гаилә Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова шәп радио ачкан! Җырчылар күбесенчә юлда барганда эфирга “чыга”. Ә эфирлары халыкка таныш булган җырларны баянга кушылып җырлаудан гыйбарәт.

news_top_970_100
Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова радио ачкан?
“Иң элек “Ала карга” җырының видеосын интернетка урнаштырдык. Аны 26 меңнән артык кеше карады. Үзебез дә шаккатык! Аннан соң Салават Фәтхетдинов репертуарыннан җырлар сорый башладылар. Аның берничә җырын җырладык. Радиога өчебезнең исемне кушып, “РафАльЭль” дигән исем бирдек. Раф – Рафил, Аль – Әлфис, Эль – мин. Әлфис Галиуллин – безнең баянчыбыз. Без аны “Чистай мишәре” дип йөртәбез. Ул – Татар Ялтаны егете. Безнең кебек үк, Әлфис тә - Салават абыйның шәкерте”, - дип сөйләде “Intertat.tatar”га Эльмира Гыйльфанова.

 Җырчы әйтүенчә, бу әле аларның беренче “проектлары” гына. Якын киләчәктә яшь гаилә эстрада студиясе ачарга хыяллана. “Балаларны укытасы, аларга белем бирәсе килә. Моның өчен кирәкле белемебез дә, тәҗрибәбез дә бар”, - диде Эльмира.




 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100