Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабан туенда әтәч куып тоту ярышы: приз кемгә эләккән? (видео)

Киров өлкәсендәге Пенәгәр авылы Сабан туен Фәнил һәм Илшат Вакказовлар алып барган. Бәйрәмдә әтәч куып тоту бәйгесе үткәрелгән.

news_top_970_100
Сабан туенда әтәч куып тоту ярышы: приз кемгә эләккән? (видео)
Ярышта Илшат Вакказов әтәчне куып тоткан һәм төп приз да аңа эләккән.


Сүз уңаеннан, Пенәгәр Сабантуеның баш батыры булып Лаеш районының баш урманчысы Руслан Газизуллин калды, дип яза Фәнил Вакказов.



"Инде ничә ел рәттән дустыбыз, ди-джей Сирень Хәсәнов авылына кайтып Сабан туен бәйрәм итәбез. Быел да "Сирень мини-группа" иҗади төркеме татар эстрадасының популяр артистлары белән берлектә Сабан туе гөрләтте. Кич белән исә дискәтүк булды. Кукмарага якын булганга, халык та күп җыела. Монда үз авылымдагы кебек рәхәт. Мин ярышта катнашып беренче тапкыр әтәч оттым. Бик куандым! Әтәч сүзе ошый миңа. Авыл егетләрен дә салып алгач, калай әтәч диләр! Хәтерлим, бер егеткә әтәч дип дәшкәнем өчен борынны канатканнар иде", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илшат Вакказов.

 Илшат ярышта откан әтәчен Теләчегә кайтарган. "Әтәч туганым Флорис Вакказов хуҗалыгында яши, ашый, йоклый, тавыклары күп", - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100