Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стилист Рамилә Гайнетдинова: Хәния Фәрхи, үзенә генә килешә торган прическа ясауны миңа ышанып тапшыра иде

Хәния Фәрхинең вафаты җыр сөючеләр өчен чын мәгънәсендә шок булды. Татар җыры легендасы Әлфия Авзалованың вафат булып аның кырыгын уздырган көнне, Хәния Фәрхинең дөньядан китүен күпләр ниндидер билге дип кабул итте. Әлфия Авзалова аны үзенең сәхнә дәвамчысы дип санаган була. "Эфир 24" каналындагы тапшыру шул хакта иде.

news_top_970_100
Стилист Рамилә Гайнетдинова: Хәния Фәрхи, үзенә генә килешә торган прическа ясауны миңа ышанып тапшыра иде
"Эфир 24" каналы Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концерт хакында репортаж тәкъдим итте.

Алия Гәрәева телеканалга биргән интервьюсында үзенең тамашачылар соравы буенча җырлавын әйтте. 

- Тамашачылар әнине исләренә төшерәчәкләр. Елмаеп та, ул һәрвакыт бик шат күңелле иде. Шул ук вакытта моңсуланып та, чөнки моңсу җырлар да яңгыраячак. 


Хәния Фәрхи күп тапкырлар Алла Пугачева иҗатыннан үрнәк алырга кирәк дип әйткән була. Совет эстрадасы примодоннасы аның өчен кумир була. 



- Алла Пугачева рус эстрадасы примодоннасы, ә Хәния Фәрхи татар эстрадасы примодоннасы. Аларның энергетикалары бер төрле, алар бик охшаш һәм көчле хатын-кызлар, - дип сөйли Алия Гәрәева.

Республиканың баш балетмейстеры Рәйлә Гарипова җырчы белән күршеләр була. Сәхнәдән тыш еш аралашканнар. 



- Улым бик нык кайгырды,чөнки Хәния аны һәрвакыт "Улым, улым" дип йөртә иде. Беренче көннәрдә бик нык борчылды. Улымны бик ярата иде, аның белән бергә борчылды, бергә куанды, мин дә аның кызлары өчен игътибарымны кызганмый идем. Бер гаилә кебек идек. Гап-гади кеше, шулхәтле ачык, ярдәмчел иде - дип искә ала Рәйлә Гарипова. 

Стилист Рамилә Гайнетдинова Хәния Фәрхидә ике ел эшли. Бергәләп бөтен Татарстанны һәм Россиянең бик күп шәһәрләрен йөреп чыгалар. 

- Шушы вакыт эчендә мин аны тоемларга йөрәнеп беткән идем. Ул миңа тулысынча ышана иде. Ул бик ачык кеше, икенче әнием кебек булды. Аңа гына килешә торган үзенчәлекле прическасын ясауны да миңа ышанып тапшыра иде, - дип сөйли Рамилә.



- Һәрвакыт әйтә иде: нәрсә генә булса да, син гел елмаерга тиеш, балаларын беркайчан да синең күз яшьләреңне күрмәсеннәр. Ул үзе дә гел шундый иде. Ул минем өчен үрнәк, - дип искә алды әнисен Алия Гәрәева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100