Җырчы Алсу бала чагында сарык көтүе көткәнлеге турында сөйләде

9 Августа 2017

Укылган: 366 тапкыр

Җырчы Алсу әтисенең туган ягы - Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында булган һәм үзенең Инстаграм аккаунтына язылучыларны яңа фотолар белән сөендергән
"Балачакта һәр җәйне, без абый белән әтинең туган авылы Уяндыкта (Башкортстанның Илеш районындагы авыл) сыер һәм сарык көтүе көтә идек, - дип язган җырчы бер фотосына. - Тормыш шулкадәр кызык һәм көтелмәгән хәлләргә бай! Ул вакытта мин зур шәһәрләр, илләр, карьера үсеше турында хыялланган идем микән?! Еллар узган саен мин,  үз тамырларың һәм ата - бабаларың турында онытмаска кирәклеген ныграк аңлыйм. Аларның авыр көндәлек хезмәтләрен, үз балалырының якты киләчәге өчен тырышуларын бәяләү мөһим. Ләкин, ару - талуларга да карамастан,  бервакытта да зарланмыйча безгә - кечкенә балаларга һәрвакыт җылылык, якты йөз, елмаю, күтәренке кәеф һәм яхшы мөнәсәбәт күрсәтәләр иде, мин боларны бик яхшы хәтерлим. Барысы өчен дә зур рәхмәт! "

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова радио ачкан?

Җырлы гаилә Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова шәп радио ачкан! Җырчылар күбесенчә юлда барганда эфирга “чыга”. Ә эфирлары халыкка таныш булган җырларны баянга кушылып җырлаудан гыйбарәт.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла