Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова: "Барлык ирләр дә бертөрлеме ул?"

Танылган алып баручы, режиссер, сценарист Замирә Рәҗәпова тормыш иптәше Максим турында Инстаграмга кызыклы язма урнаштырган.

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпова: "Барлык ирләр дә бертөрлеме ул?"
"Сезнең ирләрегез дә шундыймы ул? Фотога төшәргә яратмый. "Яратам", дип бик сирәк әйтә. Гадәттә, туган көндә. Балаларны ачуланмый, нәтиҗәдә мин "усал әни". Рәхәтләнеп гайбәт сатарга ирек бирми. Кибеттә йөрергә яратмый, мин нәрсә алсам, шуны кия. Аңа кием алсам, ачулана. Сүз ишетә-ишетә, талаша-талаша киендерәм. Диванда семечки ашарга мөмкин, тик машинада (аның машинасында), Аллам сакласын, әйтергә дә куркам. Бер сүзен әйтсә, мәңге кире кайтмый. Кунакта салмаса, кайтыйк дип аптырап, салса, алып кайтып китеп булмый. Ләкин барыбер яратам шуны! Исән генә булсын!" - дип язган Замирә Рәҗәпова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100