Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америка спортчысы Джефф Монсон татар авылына килә: көтүлек җиренә өй салып, аю үрчетергә җыена

Танылган Америка спортчысы Джефф Монсон тиздән Төмән янында урнашкан татар авылында яши башларга мөмкин. Ямбаево авылында янындагы көтүлек җирләрендә джиу-джитсу һәм катнаш көрәш төрләре буенча танылган спорт йолдызы Джефф Монсонга йорт салынып ята.

news_top_970_100
Америка спортчысы Джефф Монсон татар авылына килә: көтүлек җиренә өй салып, аю үрчетергә җыена
Джефф Монсон үзе “Собеседник” атналык газетасына: “Мин Россиядә спортны үстерә алуыма бик шатмын. Ярты ай АКШта яшәсәм, яртысын Россиядә үткәрәм. Минем Russia Today телеканалы белән рәсми контрактым (“Монсон” онлайн-проекты) һәм Төмән өлкәсендә шәхси милкем бар. Хәзер анда йорт һәм мунча төзелеп ята”, - дип сөйләгән һәм киләчәген Россиядә күрүен әйткән.



“Миндә урыс рухы. Рус хатын-кызын яратам. Балалар өчен көрәш сәнгате мәктәбе ачарга җыенам, аларга анда түләүсез шөгыльләнү мөмкинлеге биреләчәк”, - дигән ул.


Джефф Монсон татарлар белән.

Соңгы тапкыр Джефф Монсон Россиягә, төгәлрәк әйткәндә, Төмән өлкәсе Ямбай авылына, моннан бер ай элек килгән. Моны аның әлеге авыл кешесе белән мәчет фонында төшкән фотосы да раслый.



“Тиздән Джефф Монсон Ямбай авылының почетлы яшәүчесе булачак! Бүген иртә белән ул үзенең җир кишәрлеген һәм йорт төзелешен карарга килде. Октябрь аенда йорт әзер булачак. Ә бу вакытта Монсон Россия Федерациясе гражданлыгы алып, Ямбайда пропискалы булачак”, - дип яза Төмән өлкәсенең Катнаш көрәшләр федерациясен (ММА) гамәлгә куючыларның берсе, Төмәннең “Талисман” мәктәбенең генераль директоры, Ямбай авылы кешесе Олег Мөхәммәтшин. “Собеседник” шушы арада Джеффның Россия паспорты алу мөмкин булуы турында  да яза.



Ямбай (Ембаево) – Себердә урнашкан зур татар авылы. Ембаево муниципаль берәмлеге дүрт авылны берләштерә. Болар Ямбай һәм Турай татар авыллары һәм Яр белән Источник рус авыллары. Дүрт авылда 6,5 мең кеше яши. Ямбай авылы гомер-гомергә татар авылы булса да, хәзер катнаш авылга әйләнгән, биредә руслар, чеченнар, немецлар да яши. Шулай да күпчелеге татарлар. 



  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе танылган спортчының татар авылында балаларны көрәшергә өйрәтәчәге турында мәгълүматны раслау өчен Ямбай спорткомплексы директоры Вил Фәйзуллинга шалтыратты. Чөнки әлеге спорткомплексның социаль челтәрдәге битендә “Джефф Монсон Мальков муниципаль берәмлегендә бүләк ителгән җирләрдә аюлар үрчетәчәк, ә Ембаевода түгел”, язып куелган иде. Әлеге мәгълүматны, ягъни җирнең Ембаево территориясендә урнашмаган булын Ямбай авыл җирлеге администрациясе дә раслады. 



Вил Әкрам улы Ембаево авылында урнашкан спорт комплексында бокс, футбол, өстәл теннисы, волейбол һәм баскетбол секцияләре булуын, балаларының спорт яратулары һәм 200ләп баланың спорт комплексында шөгыльләнүен әйтте. Спорт белән шөгыльләнүче балаларның уңышларын да санады.

- Әгәр дә Джефф Монсон кебек спорт йолдызы безнең мәктәпкә килеп балалар белән шөгыльләнә икән – рәхим итсен! Балалар өчен ул авторитет, - диде Вил Фәйзуллин.

Әмма әлегә кадәр андый хәл булмаган. Дөрес, Джефф Монсон Төмәндә осталык дәресләре уздырган һәм анда Ямбай балалары да катнашкан. 

“Татар-информ” Джефф Монсонның дусты, татар егете Олег Мөхәммәтшин белән дә элемтәгә керде. Олег чыннан да үз шәхси милке булган җирне Джефф Монсонга бүләк итүен һәм биредә танылган спортчының йорты салынып килүен раслады: “Әлеге җир елганың икенче ягында. Ул хәзер Малькеевский авыл җирлегендә урнашкан Парелкино авылы территориясендә саналса да, биредә гомер-гомергә Ямбай авылының көтүлекләре урнашкан һәм ул җирләргә юл Ямбай аша үтә”, - дип аңлатты ул.



Джефф Монсон  (Дже́ффри Уи́льям Мо́нсон) 1971 елның 18 январендә Американың Миннесота штатындагы Сент-Пол шәһәрендә туган. Катнаш көрәш төрләрендә һәм джиу-джитсу көрәшендә чыгыш ясаучы тагылган спортчы. Джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы. 2013 елның 22 мартында Джефф Монсон АКШ гражданлыгын Россия Федерациясе гражданлыгына алыштырырга әзер булуын белдерә, ә 2016 елның башында Россия гражданлыгы ала. 2016 елда Джефф Монсон Мария Смольникова белән бергә «Танцы со звёздами» шоуында катнаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100