Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айрат Гыйлаев: «Көрәшченең дә елыйсы килгән чаклары була»

Аның исеме көрәш тарихына алтын хәрефләр белән язарлык. Айрат Гыйлаев – көрәш буенча республика һәм Россиянең күп тапкырлар чемпионы, атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, грек-рим көрәше буенча спорт остасы. Күп Сабан туйлары батыры, каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган татарча көрәш турнирында иң күп тапкыр җиңү яулаган көрәшчесе дә ул.

news_top_970_100
Айрат Гыйлаев: «Көрәшченең дә елыйсы килгән чаклары була»

КӨРӘШ ҺӘМ БӘХӘСЛӘР ТУРЫНДА

10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган татарча көрәш буенча традицион турнир узды. Ике көн дәвамында көрәш ярышларын күзәтүчеләр арасында Айрат Гыйлаев та бар иде.

Чалллының легендар көрәшчесе белән келәм читендә очрашып, хәл-әхвәл белешкән вакытыбыз хөкемдарлык эшенең бәхәс кузгаткан чагына туры килде.

– Хөкемдарлык вакытында төрле хәлләр була инде ул, – дип фикерләре белән уртаклашты Айрат Гыйлаев. – Без көрәшкән дәвердә дә бәхәсләр булды, алга таба да булачак. Ләкин аңа каршы көрәшергә кирәк. Хөкемдарның ялгышуы бер хәл, әмма көрәшчене “кысып” төшереп калдыру дигән әйбер дә бар бит әле. Шуның аркасында үземнең дә елыйсы килгән чаклар булгалады. Сүз дә юк, хөкемдарга андый мөмкинлек бирмәскә тырыштык. Әмма моның өчен көндәшеңә караганда бер башка өстен булырга кирәк бит. Анысы һәрвакыт барып чыкмый.

РЕКОРДЛАР ТУРЫНДА

Айрат Гыйлаевның рекордлары турында да сораштым: көрәш китапларында аның Татарстан чемпионатында – 9, Россия чемпионатында – 8, ә Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнирда 12 мәртәбә уңышка ирешүе хакында әйтелә. Моннан тыш Сабан туйларындагы уңышларының төгәл генә санын да белүче юктыр.

– Җиңүләрем хакында сорагач, санын әйтә алмыйча югалып калган чакларым да бар, – ди көрәшче. – Муса Җәлил турнирында исәпләүләрем буенча, ялгышмасам, 12 түгел, ә 13 мәртәбә җиңү яуладым кебек. Мактануым түгел, төгәллек кенә кертүем. Яшьләр мине уздыра икән, сөенәчәкмен генә. Һәр кешенең үз көрәш юлы. Дөнья чемпионатына тиң турнирда җиңүче булу зур дәрәҗә ул.

БИЛБАУ КӨРӘШЕНӘ КАРАШЫ

Соңгы елларда Татарстанда берничә тапкыр билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. 2015 елда дөнья батырларын Казанның “Ак Барс” көрәш сарае үзенә җыйса, узган ел азагында Чаллыда дөнья чемпионнарын ачыкладылар. Ә беренче тапкыр Татарстанда дөнья чемпионаты 2005 елда Казанда узганы хәтердә. Ул вакытта, ни гаҗәп, баш батырны да ачыкладылар – дөнья чемпионаты тәкәсе Айрат Гыйлаев җилкәсенә “менеп кунаклады”. Дистә елдан артык вакыт узгач, чемпионат батырның үз төбәгенә әйләнеп кайтты. Ул вакытта Айрат Гыйлаев әлеге спорт төренә карашын җиткергән иде.

– Мәртәбәле ярышларның Чаллыда узуына шәһәрнең һәр кешесе шат булырга тиештер, минемчә, – дип сөйләде Айрат Гыйлаев безгә. – Шәһәребездә көрәш мәктәбе һәрчак көчле булды, чемпионнарыбыз да, Аллага шөкер, күп. Чаллыда ярышларны да оештыра беләләр. Зал бизәлеше, ачылыш тантанасын гына күрегез – дөнья кунаклары алдында дәрәҗәбезне күрсәтә алдык. Ә билбау көрәшенә килгәндә, без беренче адымнарны ясаган еллардан соң ул шактый үсеш кичерсә дә, соңгы елларда артка чигенү барын да яшерергә кирәкми. Мин моны Халыкара билбау көрәше федерациясе президентының, шушы спорт төрен үстерүгә күңелен биреп эшләгән шәхес – Риф Гайнановның якты дөньядан китүе белән бәйләп аңлатыр идем. Көрәшебезне шушы дәрәҗәгә җиткергән кеше иде ул. Авыр туфрагы җиңел булсын...

...Ә менә  Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнирның Чаллыдан – Әлмәткә, аннары Биектау аша Зәйгә кайтуына тыныч карый батыр.

– Турнирның Чаллыда үскән еллары истә. Һәр төбәкнең көрәшкә булган игътибары аерым бер чорга туры киләдер. Бүген Зәйдә спортның үсеше өчен бар булган тырышлыгын эшкә җигүче район башлыгы бар икән, сөенергә генә кирәк. Турнирны кабул итәргә теләкләре көчле, шуңа күрә нәтиҗәсе дә яхшы. Ә Чаллының берничә ел рәттән турнирны үзендә кабул итүе шәһәрдә көрәш мәктәбе үсешенә юл салып калдырды. Бүген яшьләребез көрәшә. Шуларга карап куанабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100