Чирек гасырга – 60 чемпион: Теләченең инвалид-спортчылары кул көрәшендә шәһәр командаларын көндәш санамый

17 Сентября 2017

Укылган: 1047 тапкыр

Автор: Фәрит САЛИХОВ
Теләче – көрәшчеләр төбәге. Бу – кире каккысыз аксиома. Шул ук вакытта республиканың иң кечкенә районнарының берсендә дөньякүләм уңышларга ирешкән спортчылары булган, ләкин даны күпмедер дәрәҗәдә көрәшчеләр күләгәсендә калып килгән тагын бер спорт төре үз уңышлары белән мактана ала: 25 ел эчендә Теләче спортчылары армрестлинг (кул көрәше) буенча 60 тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулаган.

ОЧКО ӨЧЕН БАШЛАНГАН ЭШ

Теләчедә кул көрәшенең үсеше турыдан-туры тренер Айрат Кыямов исеме белән бәйле. Ә тарих башы узган гасырның 90 нчы елларына барып тоташа. Яңа гына оешкан районның кул көрәштерүчеләре булмау укучыларның республикакүләм ярышларында команданы артка сөйрәвен чамалап алган җитәкчелек, ул вакытта Алан урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән Айрат Кыямовка армрестлинг секциясе ачып җибәрергә тәкъдим итә. Эшне 1992 елда Алан мәктәбе базасында башлыйлар, тора-бара башка мәктәпләрдә дә махсус өстәлләр пәйда була башлый. 


Нәтиҗәсе саннарда яхшы күренә: 25 ел эчендә Теләченең кул көрәштерүче егет-кызлары 204 мәртәбә Татарстан чемпионаты призеры (шуның 60ы – чемпион), 23 тапкыр Идел буе федераль округы ярышы призеры (5 чемпион) булып таныла. Моннан тыш Теләче спортчыларының Россия чемпионатында 21 тапкыр (6 чемпион), Европада 7 мәртәбә (2 чемпион) һәм дөнья чемпионатында 6 тапкыр призер (3 чемпион) булганы бар. Теләчедә армрестлинг буенча Россиянең спорт остасына 18 кандидат һәм 4 спорт остасы да бар. 

Иң зур титулларны Олы Тиләҗе авылы егете Ришат Зәйнетдинов китергән. Ул – 3 мәртәбә дөнья чемпионы.


– Эш башлаганда кул көрәше турында берни белми идем. Чаллыга ярышка баргач, танылган тренер Марсель Хәмидуллинның өйрәткәннәрен качып карап тордым, – дип сөйли Айрат Кыямов. – Аннары үзе янына барып өйрәндем. Каршы килмәде. Шуңа да аны үземнең остазым, дип саныйм.

...Көз җитүгә спортчылар яңа сезонны ачып җибәргән инде. Тиздән Теләчедә кул көрәше буенча район беренчелеге уздырырга ниятлиләр.

– Тәнәфессез сезон көтә. Районнан соң Татарстан чемпионаты, аны отсак, ә мин җиңүебезгә тамчы да шикләнмим, Идел буе федераль округы ярышлары көтә. Анысында 1-2 урын яулаганнарны Россия чемпионаты, алга таба Европа һәм дөньякүләм ярышлар көтә, – дип, планнары белән уртаклашты тренер.


Аннан: «Теләченең кайсы авылларында каты куллы егет-кызлар бар?» – дип сораган идем, Айрат Кыямов бармакларын бөгә-бөгә районның барлык авылларын да диярлек санап чыкты. Шуның нәтиҗәсендә ул өч төркем спортчы белән күнегүләр уздыра.

Тагын бер кызыклы факт: остаз сүзләренчә, кул көрәше республиканың Чистай, Чаллы, Балтач, Кукмара кебек төбәкләрдә нык алга китсә дә, Казан шәһәре авыл районы булган Теләчегә күптәннән төп көндәш түгел икән инде.

ЯҢАЧА ЯШӘҮ

Айрат Кыямовның башка остазларга үрнәк булырлык тагын бер эше бар: ул инвалид-спортчылар белән дә эшли. Беренчеләрдән булып аның кул астында Ришат Зәйнетдинов шөгыльләнә башлый һәм терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында дөньякүләм ярышларда җиңүләр яулый, спорт остасы исемен алуга ирешә. Бүген инде районның «Батыр» спорт комплексында шөгыльләнә торган кул көрәштерүчеләр арасында инвалид-спортчылар сафы тагын да арта төшкән.

– 2011 елның октябрендә, юл һәлакәтенә юлыгып, арка миенә зыян килде. Шуның аркасында аякларым эшләмәс булды, инвалид калдым, – дип сөйли шундый спортчыларның берсе, 34 яшьлек Илфат Имамиев. – Бик авыр вакытлар булды, ике айлап хастаханәдә ятып чыктым. Гаиләм, балам, туганнар һәм дуслар булу, аларның булышлыгы яшәргә көч бирде. Авырлыкларны җиңеп, үземне кулга алып, яңача яши башладым. Өйдә тик яткан вакытта бер шөгыль кирәк иде миңа. Менә шул вакытта Айрат Кыямов күнегүләргә чакырып алды. Өч-дүрт ел шөгыльләнүнең нәтиҗәләре дә бар.


Берничә генә ай шөгыльләнүгә, җиңүне максат итеп түгел, ә үзен сынап карарга гына киткән Илфат иң беренче катнашкан Татарстан чемпионатында ук 3 нче урын яулап кайта. Туктаусыз күнегүләр тагын да югарырак нәтиҗә бирә – Илфат Имамиев ике тапкыр Россия чемпионатында призер булып таныла һәм 2017 елның маенда Польшада узган Европа чемпионатында өченче урынга күтәрелә.

– Дөнья чемпионатында да катнашасы килә. Һәр нәрсәнең үз вакыты була, анысын да күрербез, Алла боерса, – ди Илфат. – Уңышка ирешү өчен туктаусыз шөгыльләнергә кирәк. Аяклар эшләмәгәч, бөтен көч кулларга төшә. Атнасына биш көн килеп, икешәр сәгать шөгыльләнәм. Куллар сызлаган, коляска тәгәрмәчен әйләндереп булмаган көннәр дә бар. Ләкин шөгыльләнмичә уңышка ирешеп булмый. Олимпия төре булмаса да, армрестлинг белән шөгыльләнүчеләр күп.

...Инвалид-спортчы үзләренә җитәкчелектән карашның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын да җиткерде, күңел әрнүен эчкә йотып кала алмады.

– Җанын-тәнен биреп эшләгән Айрат абый, иганәче Хәким абый Һадиуллин булмаса, мондый уңышларга ирешеп булмас иде. Хәким абый ярышларга йөрергә акчасын да бирә, булыша да, – дип сөйләде ул. – Инвалид пенсиясе белән генә кая барып булсын? Районнан булышлык юк. Ачу килә шул инде: әнә, Теләчедә көрәш яисә хоккейда уңышка ирешсәләр, спортчыларны хөрмәткә күмәләр. Ә безне Европа чемпионатындагы уңыштан соң Хәким абыйдан кала каршы алучы да булмады. Котлау турында әйткән дә юк.

«ЕЛЫЙСЫЛАР КИЛӘ»

Инвалид спортчыларның тагын берсе – Шәтке егете, 22 яшьлек Инсаф Габдуллин. Сәламәтлеген югалтуына февральдә дүрт ел була. Үлем белән көрәште, диләр аның турында. Бер як кулы эшләми аның. Шуңа да ярышларда бер кул белән генә көрәштерергә туры киләчәк. Армрестлингда инвалид-спортчылар өчен андый мөмкинлек тә бирелә.


– Кечкенәдән хоккей һәм футбол белән мавыга идем. Шуңа хәзер дә өйдә ятасы килмәде, бер еллап шушы спорт төре белән шөгыльләнәм, – ди Инсаф Габдуллин. – Сәламәт вакытта сул кулым көчлерәк иде. Хәзер инде бөтен эшне уң кул белән генә эшләргә туры килә.

Ә тренажер залында инвалид-спортчылар өчен барлык шартларны да булдырырга тырышалар. Коляскадагы спортчылар өчен әлегә өстәл булмаса да, махсус күтәртмәләр көйләп куеп, Илфатны да аякта басып торган спортчылар биеклегенә күтәргәннәр. Нәтиҗәдә, тигез шартларда шөгыльләнер өчен шартлар бар.


– Медальнең ике ягы булган кебек, инвалид-спортчылар белән эшләүнең дә кыенлыклары һәм үз рәхәте бар, – ди тренер Айрат Кыямов. – Иң кыены – юл мәшәкате. Бер елны Татарстанның инвалид-спортчыларын Мәскәүгә үзем генә алып бардым, Польшага очарга тиеш идек. Аэропортка спортчыларны, аларның әйберләрен ташып бетергәнче, самолетка соңга калдык. Ярый әле хәлгә кереп, икенче рейс белән очырдылар. Елыйсылар килгән чаклар була ул. Шул ук вакытта аларның да кеше булуын онытмаска кирәк. Аларда омтылыш көчле, үзләрен күрсәтә алуларына ихлас сөенәләр. Шуңа да күңел биреп шөгыльләнә алар.

КӨЧЛЕ БУЛЫП ТУУ ГЫНА АЗ

«Көчле булып туу гына аз, көчне үстерергә дә кирәк» – студент вакытта укытучыларының берсеннән отып калган әлеге фикерне Айрат Кыямов, «алтын сүзләр», дип саный. Кул көрәшендә дә шулай, ди ул.

– Авыл балалары белән эшләү күпкә яхшы. Тирес түккән, бакча казыган балаларның беләгендә инде көч бар, алар түшәмгә төкереп кенә ятмаган, – ди тренер. – Шул ук вакытта көч белән генә кул көрәшендә уңышка ирешеп булмый. Техник яктан осталык булдыру өстендә эшләргә кирәк. Шәкертләремнең берсе – 65 килограммлы Радик Карабаев бер вакыт ике ярыш рәттән танылган спортчы 120 килограммлы Владислав Панинны откан иде. Техниканың өстенлегенә бер мисал бу.

...Кул көрәшенә балаларны 12 яшьтән алырга рөхсәт ителә икән. Анысында да сак эш итәргә кирәк, ди Айрат Кыямов. Кул көрәштерүнең имгәнүләргә китерү ихтималы турында сөйләгәндә ул, күнекмәләрсез генә көндәшеңнең кулына барып ябышмаска киңәш итте. Тагын бер факт: кул язын – организмга витамин һәм кальций җитмәгән һәм, әлбәттә инде, техникасын белмичә көч сынаштырган вакытта имгәнә, ди.

– Кызларның кул көрәштерүенә тискәре караучылар да бар. Алар»качок»ка әйләнә, имеш, – дип сүзен дәвам итте тәҗрибәле тренер. – Минем кызларга карагыз – берсе дә тупас түгел, барысы да чибәрләр. Тренер аларның үсешен төрле яклап күзәтергә тиеш. Без кул көчен арттыру гына түгел, ә аларның буй-сыны матурлыгын саклап калу өстендә дә эшлибез.


Тренерлар әйткән белән кызлар үзләре дә килешә. «Барысы да яхшы. Һәр көн саен өчәр сәгать шөгыльләнәм. Башка эшләргә дә вакыт кала, файдасын да күрәм. Республика ярышында 3 нче урын яуларга өлгердем инде», – диде безгә 10 нчы сыйныф укучысы Зилә Мәүлиева.

АКЧА БУЛСА – ЮЛ АЧЫК

Теләченең иң өметле кул көрәштерүчеләренең берсе – Андрей Ершов. Ул – Татарстанның иң яшь спорт остасы, диделәр безгә Теләчедә. Дөрес, югары үрләргә күтәрелү аңа да җиңел бирелмәгән. Россия күләмендәге ярышларда хәйран гына вакыт Башкортстан егете Данил Кунакбаевка оттырып килгән ул.

– Әлеге көндәшкә каршы бик озак әзерләндек һәм, ниһаять, Андрей аны бер-бер артлы Идел буе округы ярышында, Россия һәм Европа чемпионатларында җиңүгә иреште, – ди аның остазы Айрат Кыямов. – Ни кызганыч, Андрей дөнья чемпионатында катнашырга тиеш булса да, барырга акча булмады. Ә Башкортстан спортчысы дөнья чемпионы булып кайтты. Ике спортчыбыз барырга тиеш иде анда. Аларга акча каралса да, миңа 112 мең сум табылмады. Ә тренерсыз бару, ярты җиңелү дигән сүз инде ул.


...Айрат Кыямов белеп әйтә – медальнең ике ягы бар икән шул. Теләчедән без дә шул медальнең ике ягын күреп кайттык. «Батыр» спорт комплексында яхшы шартлар булдырылган, районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылар белән эшләргә мөмкинлекләр тудырган, остазлары бер дигән... Нәтиҗәдә дөнья чемпионнары тәрбияли алганнар. Ләкин медальнең икенче ягы... Хәер, әйтеп тормыйк. Үз кимчелекләрен җаваплылар – федерациядән алып, бәлки, көрәшче һәм хоккейчыларны өстенрәк күргән район җитәкчелегенә кадәрге затлар танысын иде.





Фикерләр








Спорт

“Урал кубогы”: татар көрәшенең бүгенге хәленә шундый турнирлар бәя бирә

Пермь краеның Кунгур шәһәренә бәйрәм килде! Кунгур халкы көрәш буенча “Урал кубогы” ярышларын бәйрәм буларак кабул итә. Үзләре дә кунакларга бәйрәм ясарга тырыша. Илнең әлеге тарихи шәһәрендә Россиякүләм ярыш инде икенче тапкыр уздырыла. Быел турнир 10-12 ноябрь көннәрендә илнең бил алыша белгән көрәшчеләрен “Зәңгәр кит” физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә кабул итеп алды. 

Спорт

Атланып татар атына – киттем Мәккә иленә: Арчада атлылар бәйрәм ясады

Биредә барысы да “ат җене” кагылган кешеләр өчен оештырылган иде: бахбайларның бизәлгәнен дә, иярле һәм иярсезләрен дә, гарәп токымлысын да, үзебезнең татарныкы булганын да күрдек... Ә хуҗалары ерак һәм кыска арага чабышларда гына түгел, ат җигү һәм йөк ташу тизлегендә дә сынашты. Хәтта ат дагаларга да өйрәттеләр биредә. Шул рәвешле Арча районы Яңа Кырлай авылында татар халкының онытылып баручы яшәү рәвешен күрсәтергә теләделәр.

Спорт

Америка спортчысы Джефф Монсон татар авылына килә: көтүлек җиренә өй салып, аю үрчетергә җыена

Танылган Америка спортчысы Джефф Монсон тиздән Төмән янында урнашкан татар авылында яши башларга мөмкин. Ямбаево авылында янындагы көтүлек җирләрендә джиу-джитсу һәм катнаш көрәш төрләре буенча танылган спорт йолдызы Джефф Монсонга йорт салынып ята.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла