Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Мадьяров: Татарга самбо кирәк булса,өйрәтә алам, әлегә Төркиядә умарта кортларын үрчетәм

Спорт сөючеләр арасында Фәрит Мадьяров исемен белмәүчеләр сирәктер. Россия, Татарстан самбосының легендасының исеме соңгы арада яңгырамый диярлек. Сәбәбе гади – ул Төркиядә яши һәм төрекләрне самбо һәм дзюдога укыта. Татар спортчысы нигә Татарстанда түгел? Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Фәрит Мадьяров: Татарга самбо кирәк булса,өйрәтә алам, әлегә Төркиядә умарта кортларын үрчетәм

Фәрит Мадьяров 1944 елның 10 нчы августында ТАССРның Арча районы Байкал авылында туа. Фәрит Мадьяров - алты бертуган Мадьяровлар арасында иң өлкәне. Туганнар - Нәкыйп, Нәфыйк, Рәшит, Рәфыйк, Фәрих - барысы да спортчылар. 

Фәрит Мадьяров 1979-1984 елларда ул РСФСР һәм ТАССР җыелма командаларының тренеры, 1983тә - Аргентина җыелма командасының тренер-киңәшчесе. Ул Россиянең атказанган тренеры ТАССР спорт мастеры,  Россиянең халыкара класслы спорт мастеры,  Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре. Тренер эшчәнлеге елларында ул иллеләп самбо һәм дзюдо ТАССР спорт көрәшчеләрен үстерә.

Татарстанга чираттагы килүендә Фәрит Мадьяров «Татар-информ» хәбәрчесесенең сорауларына җавап бирде. Ул Татарстанда, гомумән, Россиядә, самбога бәясен биреп китте.

- Сезнең халыкара тренерлык тәҗрибәгез турында сорыйсы килә. 1983 елда Сез Аргентина җыелма командасының дзюдо тренер-киңәшчесе идегез. Бу Сезнең үз карарыгыз идеме?

- Юк. Бу иң югары сәяси катламнарда кабул ителгән карар. Минем ризалыгымны сорамадылар. Аргентина һәм Америка арасында низаг бара иде. СССР ул вакытта Аргентина ягына чыкты. Артист,  режиссер,  спорт тренерларын ярдәмгә җибәрделәр.

Чынлап әйткәндә, минем анда бер дә барасым килмәде. Мин инде ТАССР җыелма командасының тренеры,  халыкара спартакиада уза. Мин әзерләгән җыелма команда бу турнирда җиңәргә тиеш иде - бу очракта мин автомат рәвештә ТАССРның атказанган тренер исемен алган булыр идем. Бу сәфәр минем барлык планнарымны бозды. Ләкин ул вакытта риза булмау да минем өчен үлемгә тиң булыр иде - мине спорттан сызып кына аталар иде.

Әмма шуны әйтәсем килә, Аргентина җыелма командасы белән эшләү минем өчен бик кызык булды. Өч ай ярым вакытында мин аларга яхшы төркем әзерләдем. Панамерикан уеннарында алар өченче урын алып, берничә кеше дөнья чемпионатында призер булып чыкты.

Ни өчен эшләү, яшәү өчен Төркияне сайладыгыз? Анда дзюдо үсеше нинди халәттә? Алдыгызга нинди бурычлар куясыз?

- Минем илдән китүемнең сәбәпләре гаилә белән генә бәйле иде. Хатыныма климат шартларын үзгәртергә кирәк булды, Төркияне киңәш иттеләр. Бу спорт төре дәүләт программасына кертелгәч, самбо җыелма командасына тренер булуымны сорадылар. Хәзер бу юнәлештә зур эш алып барыла. Төркиядә самбоны яраттылар. Беренче адымнары - алар 2013 елда самбо федерациясендә регистрация үттеләр. Аннан 2014тә мин аларны халыкара турнирга әзерләдем, чыгышлары яхшы булды. 5 кеше 4-5нче урыннар алды, әзерлек эшләре ике атна гына иде, бер ел биргән булсалар, аларны призер итеп ясаган булыр идем. Бик яхшы егетләр, тырышлар.

Ләкин шуны аңлыйсыздыр – Сез Россия самбосына конкурентлар әзерлисез.

- Әлбәттә. Конкуренция - бик яхшы ул. Тагы берәр ил бу эшка кушылса, самбо моннан җиңәчәк кенә.

Татарстанда самбо һәм дзюдоны күзәтеп барасызмы? Сезнең фикерегез буенча ул ни хәлдә? Региональ самбо өчен нинди проблемалар актуаль диеп саныйсыз?

- Күзәтәм, ләкин вәзгыять мине шатландырмый. Хәзер Татарстанда самбо да, дзюдо да түбән дәрәҗәдә.

Татарстанда бик көчле самбо мәктәбе бар иде. Без СССРда өстен идек. Төп проблема - тренерлар составында, алар юк дәрәҗәсендә. Яхшы тренерлар киттеләр - кем бизнеска, кайсы кая. Хәзер укытучылардан күбесе урта дәрәҗәдән дә кимрәк укыта. Тренер белгечләрен беркайда да әзерләмиләр. Россиядә бөтен тренер мәктәпләрен яптылар. Түләү, эш өчен мөмкинлекләр юк. Советлар Союзында Мәскәүдә Физкультура Институты белән берлектә бөтен спорт төрләре буенча югары тренерлар мәктәбе эшләгән. Барлык тренерлар диярлек бу мәктәпне узып, бер ай, ике ай семинарларга йөреп, бик зур файда китерә иделәр.  Тренерлар өчен футболист, йөзүчеләр тәҗрибәләре методикаларының иң яхшы үрнәкләре алына иде. Семинарларда Чумаков катнаша иде - ул самбоның “мие” кебек кеше. Барлык өлкә дә өйрәнелеп, көрәшче ничек итеп эш башларга тиешлеге дә исәпләнә иде. Төп игътибар спортчыны торгызу прессына юнәгән булган. Ләкин үзгәртеп кору елларында мәктәпне  яптылар.

Ә хәзер мин залга керсәм, әзерлек төркемен генә күрәм. Бу җыелма команда түгел. Мин беркөн көрәшчеләрне җыйган урыннарны язып бардым. Һәм кем ничек эшләгән инде күренә иде. Бер тапкыр мин эш нәтиҗәләрен әйтеп тә үттем :  җиңәр өчен спорт кешесе көненә 1853 кг тир түгәргә тиеш.

Хәзерге көндәге спорт югары уку йортлары бу күрсәткечләргә ирешергә тырыша. Ләкин белем һәм тәҗрибә яклары шулкадәр түбән - бернинди югары дәрәҗәләр турында әйтеп булмый.

Шулай итеп иске системаны бозып аттылар, ә яңа өйрәтү системасы әле барлыкка килмәгән. Спорт системасында Союздан күп әйбер калган һәм моны барысын да капитальләштерү юлында алып баралар. Нәтиҗәдә,  берни барып чыкмый.

Ә инде кадрлар белән проблемага килгәндә – тренерлар хезмәте хәзерге көндә бик түбән дәрәҗәдә бәяләнә. 15 меңгә ничек гаиләне тотарга?  Берничә эштә эшли башлыйсың да, бу тренерлык эшенә проблемалар китерә. Тренерның төп уе ничек итеп гаиләне ашату гына булып чыга. Минемчә, түләүне уйларга, укытуны торгызырга һәм элек булган кадрларны барларга кирәк. Бездә талантлы кешеләр күп. Тренерлык эше - Ходай бүләге, ләкин аны үстерү өчен ярдәм дә булырга тиеш.

Бертуган Мадьяровлар

- Сезнеңчә, тренер эшендә иң мөһиме нәрсә? Сезгә көрәшү кызыгракмы, әллә тренер булумы?

-Бу укучының шәхесенә карый. Укучы-тренер мөнәсәбәтләре озак формалаша, тиз генә өзелергә дә мөмкин. Мин барлык укучыларымны да истә тотам. Тренерларны мин инде тренировка вакытларында сайларга тырыштым. Кайсына белемен күтәрергә кирәклеген әйттем, югары уку йортларына җибәрдем. Барлык чемпион да тренер була алмый. Көрәшү минем өчен җиңелрәк иде. Укучыңның барлык эшләрен йөрәгең аша уздырасың. Ул сиңа ышанырга тиеш, аңа дөрес сүзләр таба белүе бик мөһим.

- Төркемнәрдә тренер гына чишә ала торган авыр хәлләр буламы?

-Әлбәттә. Мин бертуган малайларны өйрәттем. Аларның каннарында инде үк көрәш өчен этәргеч бар иде. Икесенен дә үз характерлары. Нәкыйпны мин залдан да кудым. Аның дисциплинаны бозган очраклар да бар иде. Бар кеше дә эшләгәндә, ул кинәт мин бүтән эшләмим, ди. Хәзер инде халык миңа карый,  мин яки барысы белән бергә эшлә, яки инде китәсең  дия идем. Китте бу. Клубларда йөреп, бер атнадан кире кайтты. Озак кына утырып торды. Гафу үтенде. Ә Рәфыйк, киресенчә, бик күп эшли һәм мин инде аны куа башлагач, үпкәли иде.

Ярышларга карап, үзегезне искә аласыздыр. Чагыштырып, анализлап карыйсыздыр. Сезнең чактагы спортсменнар безнекеләрдән аерыла идеме?

Хәзерге вакытта көрәш көчлерәк бара. Көрәшчеләр күп эшли, ләкин аларда төгәллек юк. Матур көрәш инде күренми. Тренерлар спортсмен әзерләргә ашыгалар. Ә көрәшчеләрнең үзләрендә патриотизм юкка чыккан. Бөтен нәрсә түләүгә бәйләнә. Мин чит илдәге көрәшчеләр белән дә эшлим һәм күрәм :  аларда патриотизм күбрәк.

- Дзигиро Кано –дзюдоны уйлап табучы, үзенең гуманистик принципларын уйлап тапкан. Сезнеңчә, хәзерге көндә алар үзләренең актуальлеген югалтмадылармы?

- Элек дзюдо фәлсәфәсе дә, самбо вәгъдәсе дә төгәл үтәлеп бара иде. Хәзерге көндә бездә агрессия, көч культы бар. Бу төрле шоулардан килә, минемчә. Аларның фәлсәфәсе бер –ничек тә җиңү яулап алырга. Бернигә дә карамыйча. Бу яхшылыкка китерми, хәзерге көндә болай да явызлыклар тулып ята.

- Хәзерге көндә допинг куллану турында сүзләр күп йөри. ТАССРда бу проблема бар идеме?

-Минем төркемдә кагыйдә бар иде - допинг кулланганнарын белсәм, куып чыгарам. Ул вакытта допинг гадиерәк, чикле вакыт арасында гына эшли торган иде. Ул күбрәк җиңел атлетика, йөзүгә туры килә - монда көрәш башлану вакыты, старт билгеле. Ә көрәшчеләрнең вакыты билгесез. Ләкин куллана иделәр. Кем икәнен беләм, ләкин минем абыйлар, укучылар түгел иде алар. Мин көрәшчеләремне мондый “химиклар” белән тактик рәвештә ярышырга - аларны 3 минут ардырырга киңәш бирә идем. Шул вакыт үткәч, болар арый да, минекеләр җиңә. Допингны җиңә торган төрле методикалар да бар иде. Мәсәлән, Тараненко үз семинарларында допинг куллану спортсменны үтерә диеп әйтә. Ул дөрес ашарга өйрәтә. Төрле файдалы әйберләр ашау химияне алыштыра диеп саный ул.

- Җыелма команда җиңсен өчен тренерларның ниндидер формулалары бармы?

- Барысы да гап-гади. Үзеңнең спорт төреңне, укучыларыңны яратырга, аларга шәхескә кебек карарга кирәк. Шулай итеп нәтиҗәләр дә булачак.

- Сезнең спорттан башка хоббиларыгыз бармы?

- Анысын әйтүе кыен. Мин бизнеска бармадым, авыр ул. Улым Гадел белән менә умарта кортларын үрчетәбез. Тәҗрибәм дә бар. Моны мин хәзер яратып эшлим. Әгәр ике өч айда Төркиядә самбо дәүләт программасына кертелмәсә, бәлки, моннан китәрмен. Чынлап әйткәндә, туган як тарта. Татарстанда яшәргә теләгем бар. Ләкин әлегә беркем дә тренер итеп чакырмый. Моны мин ачынып әйтәм. Әгәр сорасалар, кирәк булса - өйрәтәм, ә әлегә умарта кортларын үрчетәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100