Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике ел хоккейсыз: Данис Зариповның карьерасына нокта куелырмы?

Макларенның мәгълүм докладында хоккейчылар телгә алынса да, мондый хәлне һичкем көтмәгән иде: «Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе, узган сезонда КХЛда «Металлург» клубы өчен чыгыш ясаган Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән. Уенчы 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелде.

news_top_970_100
Ике ел хоккейсыз: Данис Зариповның карьерасына нокта куелырмы?

Вак-төяк очракларны исәпкә алмаганда, Россия хоккей тарихында мондый хәлнең күптән булганы юк иде инде. Һәм менә «допинг вакыйгасы» хоккей легендасын үз тозагына каптырды...

Нәрсәдә гаеплиләр?

<~>

Данис Зарипов допинг-пробаны 2017 елның 29 гыйнварында, КХЛның даими чемпионаты кысаларында ЦСКА командасына каршы уеннан соң тапшырган. Федераль басмаларда пәйда булган мәгълүматларга караганда, 36 яшьлек хоккейчы организмында псевдоэфедрин һәм гидрохлортиазид табылган. Псевдоэфедрин үзәк нерв системасын стимуллаштыра, йокыга талымлылыкны киметә, игътибарлылыкны арттыра, ә гидрохлортиазид – бәвел куучы препаратлар рәтендә, димәк организмдагы допингны яшерергә, тизрәк юк итәргә булыша.

Допинг-контроль 2016-2017 елгы сезонда Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) һәм Дөньякүләм допингка каршы агентлык (WADA) белән берлектә үткәрелгән. Гагарин кубогын 4 тапкыр яулаган бердәнбер уенчының ике елга ук ярышлардан читләштерелүе организмында гидрохлортиазидның да булуы белән бәйләп аңлатыла. Ул допинг куллануын яшерергә маташкан, дип фараз кылына.

Җәзасын алырга тиеш!

Допингка каршы кагыйдәләр уйлап чыгарылган икән, аны бозган кеше җәзасын да алырга тиеш. Кирегә юл юк кебек. Ләкин «допинг вакыйгасы» вакыт-вакыт сәясәткә әйләнгән заманда һәр очракны аерым өйрәнергә кирәктер. Исемне пычратуы бик җиңел бит.

– Кагыйдә бозган һәр кеше, исеме һәм дәрәҗәсенә дә карамастан, җәзасын алырга тиеш! Гаепле икән – дисквалификация дә була. Әмма һәр тәгаен очрак буенча хәлне ачыкларга кирәк, кешене гаепләве бик җиңел! – диде бу уңайдан Россия спорт министры Павел Колобков.

Данис Зариповның кичә иртәнге сәгатьләрдә кәефен аңларга була иде. «Әлегә сөйләшә алмыйм. Ике елдан соң шалтыратыгыз», – дип, кырт кисте ул баштарак. Ә төштән соң допинг белән бәйле хәлгә карата үз фикерен җиткерүне кирәк тапты:

– Мин апелляция тапшырачакмын, азакка кадәр көрәшәчәкмен. Үз гомеремдә бер тапкыр да допинг кулланмадым. Анализдагы тыелган матдәләрме? Аңлавымча, алар минем организмга ризык белән дә керергә мөмкин. Мине допингны яшереп калдырырга сәләтле препарат өчен җәзага тартканнар. Болар барысы да аңлашылмый, исемемне тапламас өчен азаккача көрәшәчәкмен, – диде Данис Зарипов.

 "Ак барс" нәрсәгә өметләнгән?


Данис Зарипов 6 июльдә «Ак Барс» командасы белән ике елга килешү төзеде. Әмма команда белән Финляндиягә җыеннарга бармады. Шунысы кызык: Данис Зариповка карата ниндидер җәзалар куллану ихтималы турында клуб килешү төзегәнче үк белгән. Казан клубы нәрсәгә өметләнде икән? Сорау ачык кала.

Озак та узмады Казанның «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмче Данис Зариповның допинг аркасында ярышлардан читләштерелүе уңаеннан рәсми рәвештә гариза белән чыкты. Клубка Халыкара хоккей федерациясеннән (ИИХФ) уенчының ярышлардан читләштерелүе турында рәсми мәгълүмат килеп иреште, диелә клубның матбугат хезмәте җиткергән гаризада.

Клуб тарафыннан рәсми рәвештә белдерелгән гаризадан аңлашылганча, «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелегенә Данис Зариповка карата ниндидер чаралар кулланылырга мөмкин булуы турында уенчы белән сөйләшү алып барган вакытта ук билгеле булган.

«Ак Барс» хоккей клубы һәм Данис Зарипов арасында төзелгән килешү әлегә канунлы көченә кермәде. Чөнки бүгенгә кадәр хоккейчы тирәнтен медицина тикшеренүе уза: аңа өстәмә, шул исәптән чит ил белгечләре тарафыннан консультацияләр кирәк булды», – диелә клубның рәсми хәбәрендә.

Данисны «Металлург» та язмыш кочагына ташламый. Казан клубы инде «Металлург» (Магнитогорск) клубы җитәкчелеге белән элемтәгә кергән. Биредә Данис Зариповның алар өчен чит кеше булмавын ассызыклаганнар. Ул «Ак Барс» өчен дә тере легенда, диелә.

–  Без дә, Казан һәм Данис үзе дә бирешергә җыенмыйбыз. Әлеге хәлне ачыклау эше алып барыла, апелляция дә тапшырылачак. Хәлне судта бергә – без, Казан һәм Данис бергәләп, ачыклаячакбыз, – дигән «Металлург» клубы вице-президенты Геннадий Величкин.

Даниска нишләргә?

Татарстан клубы белән ике елга килешү төзегән хоккейчы үз шәһәренә әйләнгән Казанда карьерасын тәмамларга уйлагандыр, мөгаен. Ләкин бу рәвешле түгел. Ике ел хоккейдан читләшеп тору аңа вакытыннан алда спорттан китәргә мәҗбүр итмәгәе. Бердәнбер юл – океан артында. Әмма Милли хоккей лигасында 36 яшьлек Данисны көтүче клублар бар микән?

– Вакытында китә дә белергә кирәк шул. Данис Зарипов – Россия чемпионатындагы иң титуллы хоккейчы. Менә шул дәрәҗәләренә генә тия күрмәсеннәр, – дигән фикердә танылган спорт журналисты, «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Атлас Гафиятов. – Допинг корбаны булган Татарстан спортчылары моңа кадәр дә бар иде. Әйтик, Чаллыдан йөгерешче, Олимпия чемпионы Лилия Нуретдинова, йөзүче Яна Мартынова, җиңел атлет Юлия Зарипова... Көрәшчеләр арасындамы? Һәр спорт төрендә «ашыйлар». Олимпия медальләреннән берничә ел вакыт узгач колак каккан спортчылар бар. Мине менә шунысы борчый. Кагыйдә бозучыларны вакытында җәзага тартырга кирәк. Әнә бит, Данис Зариповка «элек уйнарга ирек биргәннәр» дигән сүзләр йөри. Бәлки Казан командасын көчсезләндерү өчен башкарылгандыр бу.

Көрәшчеләр допинг кулланамы?

Моннан берничә ел элек көрәшчеләр арасында да допинг белән тотылучылар булды, дигән сүзләр йөрде. Аерым көрәшчеләрнең исемнәре аталса да, бу хакта рәсми мәгълүмат таратылмады.

– Булды, әлбәттә, төрле хәлләр. Әмма зыянлы әйбер эшләдем дип уйламыйм. Допинг дип сөйләделәр. Белә торып, тыелган матдә кулланган булсам, бер хәл. Мин генә түгел, башка егетләр дә бу мәсьәләдә күп нәрсәне белеп бетерми бит. Безнең көрәштә медицина, фармакология юк әле ул. Төбәкләрдә бигрәк тә. Минем өчен ул вакыйгалар тагын да ныграк көрәшергә этәргеч булды, – дип сөйләгән иде «Ватаным Татарстан» хәбәрчесенә Әлмәтнең иң танылган көрәшчесе Ильяс Галимов.

– Дүрт-биш ел чамасы элек андый хәлләр булды. Көрәшчеләр арасында допинг куллану очраклары турында сөйләшенде, исемнәре дә аталды. Ләкин тикшерү уздырылмады. Хәзер допинг кулланган көрәшчеләр юк, дип беләм. Хәер, соңгы елларда көрәш дөньясының үзәгендә кайнамагач, бәлки ялгышамдыр да, – ди ул елларда үзе дә көрәш федерациясендә эшләгән танылган журналист, көрәш тарихы, көрәшчеләр турында китаплар авторы Илдус Илдарханов. – Допингны бөтен илдә кулланалар. Бәрәңге ашап үскән безнең буын спортчылары гына табигый көч белән уңышка ирешеп килде. Кызганыч, допинг сәясәткә әйләнеп бара. Данис Зарипов белән бәйле хәлне дә безгә каршы алым, хоккейчыны «подставить итү» дип саныйм.

– Допинг түгел, «агу эчсәң» дә көрәштә зур уңышларга ирешеп булмый. Моның өчен табигатьтән бирелгән сәләт булырга тиеш, – ди Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең берсе, быелгы Сабан туйларында 3 җиңел машина откан, ә шушы көннәрдә генә билбау көрәше буенча Астанада узган дөнья чемпионатында бишенче җиңүен яулаган Раил Нургалиев. – Допинг бер, күп булса ике тапкыр ярдәм итәргә мөмкиндер. Әмма еллар дәвамында аның белән мәйдан тотып булмый. Көрәшчеләрне тикшерергәме? Универсиада алдыннан гына тикшергәннәре булды. Даими тикшеренү өчен көрәшнең Олимпия спорт төре булуы кирәк бит. Ә болай гына тикшерү уздырырга миллионнар кирәк.

 Допинг һәм Татарстан спортчылары

Спорт тарихында допинг корбаны булган спортчылар бик күп. Арада Татарстан спортчылары да юк түгел. Без шуларның берничәсен барладык.


фото: megaprofi.moscow

Лилия Нуретдинова – Чаллы йөгерешчесе, 1963 елда туган. 1992 елда Барселонада узган Олимпиадада эстафетада - алтын, ә 800 метр арага йөгерүдә көмеш медаль яулады, 1991 елда дөнья чемпионы булып танылды. 1993 елда организмында допинг табылды һәм 4 елга спорттан читләштерелде. Шуның белән карьерасы да төгәлләнде.


Фото: vladfoot.ru

Ольга Данилова – Бөгелмә чаңгычысы, 1970 елда туган, 1998 елгы Уеннарда ике «алтын» һәм бер «көмеш» яулый. Допинг белән бәйле хәл чаңгычының иң көчле әзерлекле вакытына – Солт-Лейк Ситида узган 2002 елгы Олимпиада вакытына туры килә. Анда бер алтын һәм бер көмеш медаль яуларга өлгергән спортчыны допинг аркасында калган ярышлардан читләштерәләр, шундагы медальләрен дә алалар. Ике елга спорттан читләштерелгән чаңгычы карьерасына нокта куя.



Юлия Зарипова – каршылыклар аша 3 мең метрга йөгерешче, 1986 елда туган. Россиянең допингка каршы агентлыгы 2015 елның 30 гыйнварында спортчының ярышлардан 2,5 елга (2013 елның җәеннән башлап исәпләнә) читләштерелүен җиткерде. Шулай итеп ул 2012 елның Лондонда яулаган «алтын»ыннан да мәхрүм ителде. Спортчы җиңел атлетикадагы карьерасына нокта куеп, триатлонга күчте.

Яна Мартынова – Казан йөзүчесе, 1983 елда туган. Яна – Татарстанның иң титуллы йөзүчесе – 39 тапкыр Россия чемпионы, дөньяның вице-җиңүчесе, Универсиада чемпионы. 2015 елда тапшырылган допинг-проба уңай нәтиҗә биргәнлектән, 4 елга спорттан читләштерелде. Үз карьерасында 3 Олимпиадада катнашкан йөзүче дүртенче мәртәбә дә Уеннарга бару хыялы барлыгын яшерми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100