Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин татарча көрәшәм": Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең берсе Раил Нургалиев белән ачыктан-ачык әңгәмә

Кисәк кенә сорасаң, ул ничә тапкыр Татарстан, Россия чемпионатында батыр калуын да әйтеп бирә алмаска мөмкин. Чөнки җиңүләре күп! Сабан туйларында җилкәсенә менеп кунаклаган тәкәләр санының хисабын бик теләсә дә әйтеп бирә алмаячак. Алары тагын да күбрәк. Әле Татарстанда быелгы бәйрәмнәр башланырга да өлгермәде, ул инде Әстерханда узган Федераль Сабан туеннан көрәш батырына бүләк ителгән автомобильгә утырып кайтты. Көрәшеп алган ничәнче машинасы, дисезме? Анысын ул сер итеп саклый. Париж батыры булса да, авылларча гадилеген саклап калган Теләче батыры Раил НУРГАЛИЕВ белән Сабан туйлар алдыннан җәелеп китеп сөйләшү мөмкинлеге туды...

news_top_970_100
"Мин татарча көрәшәм": Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең берсе Раил Нургалиев белән ачыктан-ачык әңгәмә

“БЕЗ ЯХШЫРАК КӨРӘШӘБЕЗ!"


 – Раил, шушы көннәрдә генә Парижга күрмәгәнен күрсәтеп – Марс кырында узган Сабан туенда бил алышып кайттыгыз. Бәйрәмнең оештырылыш дәрәҗәсен, мактау сүзләрен читкә куеп, көрәш турында гына сөйләшик әле. Читтән карап торганда, татар көрәшчеләренә халыкара аренада каршы торырлык көрәшчеләр юк кебек. Чынлап та, җиңү җиңел биреләме?

– Спортта, аеруча аның көрәш төрләрендә, бер җиңү дә җиңел бирелми торгандыр инде ул. Сүз дә юк, без – татар милли көрәше белән шөгыльләнүче егетләр, үз көрәш төребездә башкалардан көчле. Чөнки нәкъ менә көрәш төрендә безнең профессиональлек югары. Башкаларга безнең көрәшне тиешле дәрәҗәдә аңлау, тәҗрибә җитми. Шуңа да яхшырак көрәшәбез, осталыгыбызны яхшырак күрсәтәбез.

Париждагы турнирга килгәндә, анда 13 илдән килгән көрәшче бил алышты. Катнашучылар аз булса да, келәмгә көрәшә белмәгән кеше чыкмады. Аларның барысы да халыкара класслы спорт осталары, йә булмаса үз көрәш төрләре буенча спорт осталары. Күпчелек көрәш төрләре бер-берсенә охшаган бит ул. Төп асылы – көндәшне аркага салырга кирәк. Алымнар гына аерыла. Бездә күтәреп көрәшергә кирәк булса, кайбер көрәш төрләре башкачарак алымнар куллана. Шуңа да турнир алдыннан күрсәтмә чыгышлар ясарга туры килде. Нәтиҗәсе булды – башка көрәш төре белән мавыгучылар да татар көрәшенең алымнарын бик чиста кулланырга өйрәнде.

– Көрәш буенча даими булмаса да, дөнья чемпионатлары да уздырабыз, Универсиаданы да көрәш белән бизәдек. Шулай да, игътибар итсәк, башлыча төрки халыклар гына безнеңчә көрәшкә яраклаша ала.

– Азия илләрендә көрәш, дөрестән дә, алга киткән. Әйтик, үзбәк һәм кыргызларның көрәше безнекенә якын. Алар да безнең кебек күтәреп, сыгылып, көндәшен аркага салып көрәшә. Ә охшаш көрәш төренә яраклашуы җиңелрәк. Әлеге ил көрәшчеләренең яхшырак бил алышуы да шуңа бәйледер.

– Күп кенә халыкларның үз көрәш һәм аларда сөлге ярдәмендә көч сынашу булганлыктан, барысын берләштерү һәм дөнья күләмендә тизрәк үстерү өчен билбау көрәше дә җитми идеме?

– Килешмим. Һичшиксез, татар көрәшен дә таныту кирәк. Билбау көрәше бит әле ул яңа спорт төре. Мин үзем белгәннән бирле татарча көрәшәм, ә билбау көрәше турында 17 яшьләрдә генә ишетә башладым. Шуңа да күңелгә үзебезнеке якынрак. Аны үстерергә кирәк, дип саныйм. Сүз дә юк, бу килештән көрәшне дөньякүләм аренада дәрәҗәсен саклап калып булмаячак. Дөнья дәрәҗәсенә чыгар өчен ярышларны күбрәк уздырырга кирәк. Көрәш буенча дөнья чемпионатының да даими рәвештә уздырылганы юк.

– Барысы да акчага барып терәләме?

– Бөтен эш акчага бәйле. Мин шундый фикердә. Ниндидер кертемнәр булганда гына нәтиҗәсе арта, тәгаен көрәш төрләре дә массакүләм спортка әйләнә ала. Ни өчен яңа спорт төре булган билбау көрәше буенча ел саен дөнья чемпионаты уздырыла соң? Чөнки аңа үз вакытында матди яктан ныклы нигез салынды. Бу урында нигез салынган еллардагы Халыкара билбау көрәше федерациясе президентының, шушы спорт төрен үстерүгә күңелен биреп эшләгән шәхес – Риф Гайнановны телгә алырга кирәктер. Билбау көрәшен үстерү өчен зур өлеш кертеп калдырды ул. Шуның нәтиҗәсендә әлеге спорт төре белән кызыксынучылар саны да артты, көрәшчеләргә призлар да яхшы иде. Соңгы елларда билбау көрәшендә дә бераз түбән тәгәрәү күзәтелә башлады. Моны Риф Гайнановның якты дөньядан китүе белән бәйләп аңлатыр идем. Әгәр дә ул арабызда булса, билбау көрәше тагын да югарырак дәрәҗәдәге спорт төренә әйләнер иде. Кызганыч, билбау көрәшен Олимпиадада күрсәтмә чыгышлар программасына кертү турындагы хыяллар сүздә генә калды.

"БАБАЙЛАРЧА КАЛСЫН"

– Шунысы да бар бит әле: билбау көрәшендә бүген башлыча ирекле көрәш, грек-рим көрәше, самбо һәм татар көрәшеннән күчкән көрәшчеләрне күрәбез. Димәк, әлеге көрәш кемнеңдер ипиен дә тартып ала кебек.

– Беренче карашка шулай булып тоелса да, көрәшчеләргә дөньякүләм аренага да юл ачуын онытмаска кирәк. Миңа 4 мәртәбә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булып танылырга насыйп булды. Бу уңышларның сере – кечкенәдән көрәшеп үсүдә. Чөнки билбау көрәшенә татар көрәшеннән кереп китүе җиңелрәк. Татар көрәше – иң авыр көрәш бит ул. Чөнки бездә көндәшне күтәреп аркага салырга кирәк. Бездә аяк чалу да, болгау һәм алдауларга урын юк. Менә шул татарча да көрәшә белүем, нык булышты. Билбау көрәшендә дә татарча көрәшәм.

– Кабат үзебезнең бил алышуга әйләнеп кайтыйк әле. Аны халыкара дәрәҗәгә күтәрергә тырышу, бабайлардан килгән миллилеген, үз йөзен югалтуга этәрде түгелме?

– Дөрестән дә, кагыйдәләрне үзгәртү ошап бетми. Кагыйдәләр татар көрәшендә дә күтәрмичә көрәшүгә юл ачты. Безнең көрәш басып торуга әйләнде. Чөнки күтәреп ата белмәсәң, кисәтүләр белән генә дә җиңеп чыгып була. Шуңа да келәмдә көрәшче алым эшләргә, аркага ятып, оттырудан курка. Кагыйдәләр китабын кулга алып укыганым юк. Кирәк тә түгел. Чөнки минем өчен көрәшнең төп асылы – бабайларыбыз көрәшкәндәге кебек, күтәреп аркага салу. Көрәш кагыйдәләрен төзегән профессорлар белән бәхәсләшергә хакым да юктыр. Әмма кагыйдәләрне яңадан карап чыгарга, үзгәрешләр кертергә кирәклеген бик яхшы беләм.

– Хөкемдарлар кагыйдәгә һәрчак буйсынып хөкем итәме?

– Көчле көрәшчегә хөкемдар гына аяк чала алмый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, көчле булуыңны исбатлар өчен кайчак көндәшеңне ике тапкыр рәттән алып салырга да туры килә. Ләкин бүген көчле көрәшчеләр күп һәм келәмдә тигез көрәш барганда хөкемдарның ялгышлыгы зур роль уйнарга мөмкин. Яшермим, ялгыш бәя бирүләр миңа карата да булды инде ул. Мактанып әйтүем түгел, тормышта һәм келәмдә дә гадел булырга тырышам. Шуңа хөкемдарларның да үз эшенә җитди каравын телим. Кызганыч, хөкемдарлар тарафыннан кемне дә булса яклау, ялгышулар элек тә булган, алга таба да кабатланачак инде ул.

– Моннан ничек котылырга соң?

– Юллары сайланды инде – зур ярышларда бәхәсле мизгелләрнең видеосын кабатлап карарга мөмкин, хөкемдар белән килешмәгәндә алышны туктатып торырга була. Ләкин азаккы бәя чыгарганда видео кабатлауны карарга көрәшне аңлый торган кешеләрне генә якын җибәрер, аларның гадел һәм намуслы булуларын теләр идем.

"САБАН ТУЕ – ҖИРЛЕ КӨРӘШЧЕ ӨЧЕН"

– Раил, синең көрәштә Россия күләмендәге беренче җиңүеңә шактый вакыт узды. Шул еллар белән чагыштырып карасак, Россия төбәкләрендә үсеш күзәтеләме? Көрәшчеләр кайларда яхшырак үсте?

– Элек ничек булган, хәзер дә безгә көндәшлекне башкорт көрәшчеләре генә күрсәтә ала. Алардан тыш аерым төбәкләрдән берничә көрәшче үсеп чыгарга мөмкин. Ләкин бу башка төбәкләрдә көрәш белән шөгыльләнү мөмкинлекләре юк дигән сүз түгел. Татарлар яшәгән төбәктә көрәшебез дә яши. Кайбер төбәкләрдә аны Татарстаннан киткән кешеләр дә үстерә. Себер якларында, мәсәлән, безнең яклардан китеп урнашып, көрәш өчен җан атып йөрүче кешене беләм.

– Аның каравы бүген Татарстан авыл Сабан туйларында көрәшчеләр азайды. Моны мәйданга чыгып баскан профессионаллар алдында колхозчы ир-атларның куркып калуы белән бәйле, дип санамыйсыңмы? Дөнья чемпионы булсаң да, үз авылыңда көрәшәсеңме?

– Беренче мәртәбә авылыбыз Сабан туенда батыр калган вакытны искә төшердең әле... Икенче курста укыган вакыт иде ул. Авылыбыз әллә ни зур булмаса да, без үскәндә көрәш мәктәбе – районда иң көчлеләрдән саналды. Шуңа да авылда батыр калып, алтын кош тоткан кебек идем. Хәзер көрәшеп машина отсам да, ул вакыт – беренче тәкә алган чаклар онытылмый. Атна буе үзеңне герой санап, урамда йөрүләре үк икенче.

Хәзер авылда көрәшмим инде. Мин мәйданга чыгып бассам, берәүнең дә көрәшмәячәген беләм. Килешәм, бүген профессиональлек артты һәм авыл Сабан туйларындагы көрәшчеләр санын киметте. Профессиональ көрәшчеләр күп бит – авыл саен таралсалар, җирле көрәшчеләргә рәт тә калмый. Сабан туе елга бер генә килгәч, һәр кешенең көрәшәсе киләдер инде, күрәсең. Ләкин миңа авылларда җирле көрәшчеләрнең үзара әүмәкләшеп көрәшүләрен күрү кызыграк. Ә андыйлар кечкенә авылларда да 15 кеше җыела инде ул. Үзем өчен зуррак Сабан туйларын гына сайлыйм.

– Ярышлар санын арттыру, ә моның өчен акча кирәк, дидек. Татар көрәшен дөнья күләмендә таныту өчен тагын ни җитми?

– Теләктер, мөгаен. Азия, Европа илләре белән элемтәләрне ныгытырга, күрсәтмә чыгышлар, ярышлар аша аларда көрәшкә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Сүз дә юк, һәр башкарылырга тиешле эш ахыр чиктә акчага барып тоташа. Хәзер заманы да башка төрлерәк шул – авылларда да күп кенә спорт төрләре белән шөгыльләнергә була. Бу яхшыга, әлбәттә. Әмма без үскәндә авылда көрәштән башка спорт түгәрәге дә булмагач, мәҗбүри диярлек шушы юлны сайладык. Көрәшче булмасам, спортта беркем булмас идем бит.

Менә шул кечкенәдән көрәшеп үскәнгә күрә, көрәшебезне кайбер башка спорт төрләре белән чагыштырам да, әзрәк ачу килгән вакытлар да була.  Әйтик, Татарстанда футбол, хоккейда күп акча тотыла. Көрәш төрләрен үстерүгә шуның беразын гына тотсак та, көрәш ничек үсәр, аңа тартылучылар артыр иде! Дөньяга чыгаруның төп юлы шул да инде.

Тольяттида узган соңгы Россия чемпионатын гына алыйк. Анда батыр калган көрәшчеләргә, ялгышмасам, 100 мең сум акча бирделәр. Анысы да данлыклы Хәбил Бикташев тырышлыгы белән. Көрәшчеләрнең ил беренчелегендә аңа кадәр мондый приз күргәне юк иде. Нишләп әле шуны ел да кабатламаска?.. Елга бер була торган ярыш бит бу! Хоккей, футбол белән чагыштырсак, бик аз акча бит әле бу. Ә футболчыларның нәтиҗәсе кайда? Безнең көрәшчеләрне җыеп, шул акчаның беразын гына түләсәләр, начар уйнамас, кыйнап булса да беренче бишлеккә менеп урнашыр идек.

“ҖИҢЕЛӘ БАШЛАГАНЧЫ КӨРӘШӘЧӘКМЕН”

Раил Нургалиевның сорауларга кыска һәм оста җавап бирә алу сәләтен тикшердек.

– Үзеңнең иң зур җиңүләр санын беләсеңме? Ничә тапкыр Татарстан, Россия, дөнья беренчелеген оттың икән?

– Җиңүләрне санаган юк. Ил күләмендәге җиңүләрдән соң Равил Гарифуллович (Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры – ФС) әйтеп тора. Кызыксынып, исәп алып барганы өчен рәхмәт.

– Ә машиналар, тәкәләр саны ничәгә тулды?

– Машиналарны санап барсам да, сер булып калсын – уннан артык икәнен генә әйтә алам. Тәкәләрнең исәбе юк.

– 31 яшьтә уннан артык машина. Көрәшчеләр бай яши, дип әйтеп буламы?

– Үземне бай көрәшче санамыйм. Ансат булса, кеше көрәшеп кенә акча эшләр иде. Сизеп торам, тагын машина откан инде, диючеләр дә бар. Ләкин моның өчен туктаусыз шөгыльләнү, какшаган сәламәтлекне дә искә алырга кирәк.

– Нинди машинада йөрисең?

– Әлегә машинам юк. Иптәшем белән икебезгә бер машина.

– Буш вакытыңны ничек уздырасың? Көрәштән кала нинди шөгыльләрең бар?

– Футболчы да бит әле мин – һәвәскәрләр лигасында туп тибәм. Әлегә безнең “Ратар” командасы лигада беренче урында бара. Мин яхшы һөҗүмчеләрдән саналам. Күнегүләргә өлгереп булмагач, күбрәк старт составына гына эләгеп булмый.

– Иң зур җиңүең?

– Алар берничә – авыл Сабан туенда батыр калу, 75 килограммда көрәшкәндә финалда Кукмараның легендар батыры Фәһим абый Кадыйровны җиңеп, спорт остасы исемен яулау һәм беренче тапкыр машина оту.

– Иң зур җиңелү – Универсиадага үтә алмаудыр, мөгаен?

– Бәлки, шулдыр. Сайлап алу турнирының финалында оттырдым. Берәүне дә гаепләмим. Ләкин минем күңелдә әлеге алыш көндәшнең генә түгел, татар көрәшенең матур алымнарына кагыйдәләрнең дә аяк чалуы белән истә калды. Каршылыкны хөкемдарлар тудырмаса, мин җиңелүемне һәрчак таныйм.

– Иң көчле көрәшче кем?

– Келәмгә чыккан һәр көндәшемне көчле көрәшчегә саныйм, хөрмәт белән карыйм. Ә Татарстанның батыр көрәшчеләре рәтенә, кайберләренең бил алышуын күргәнем булмаса да, Данил Галиев, Айрат Гыйлаев, Айдар Хәйретдинов, Илнар Әхмәтҗанов һәм Ильяс Галимовны кертер идем.

– Син телгә алган Айрат Гыйлаев, Айдар Хәйретдинов кебек көрәшчеләр авыр гәүдәле пәһлеваннарга каршы чыгып, республика күләмендә узган турнирларда баш батыр өчен көрәшнең төп бизәгенә әйләнә иде. Республика чемпионатында баш батыр исеме өчен көрәш әйләнеп кайтса, пәһлеваннарга каршы чыгар идеңме?

– Яхшы приз булса, бер тапкыр бик нык әзерләнеп, чыгып карар идем. Ләкин баш батыр исеме өчен генә сәламәтлегемне какшатырга җыенмыйм.

– Үз карьераңда син күтәреп сала алган иң авыр көрәшче кем булды?

– Ульяновскидан килеп, Татарстан районнары өчен көрәшүче Сергей Павлик белән 7 мәртәбә көрәшеп, әле бер тапкыр да оттырганым юк. Ә аның авырлыгын чамалыйсыздыр (Сергей Павлик февральдә Зәйдә узган турнирда 169 килограмм булуын әйткән иде – ФС).

– Павлик димәктән, ул пилмән яратам, дияргә ярата. Синең кебек батыр булу өчен үсеп килүче көрәшчеләр ничек тукланырга тиеш?

– Пилмәнне мин дә яратам аны. Авылча тукланам – ит ризыкларына өстенлек бирәм. Аннары, мин бит ашарга гына түгел, пешерергә дә яратам. Мәктәптә укыганда баллы торт пешереп класста беренче урын алган идем. Өчпочмак кебек камыр ризыклары пешерүдән дә тәм таба идем. Хәзер өйләнгәч пешеренгән юк инде.

– Тормыш иптәшең көрәшне аңлыймы?

– Очрашып йөргән вакытта ук Чулпан көрәш ярышларына йөрде. Аңлый. Җиңелсәм, елап алырга да мөмкин. Ләкин аны әле бер тапкыр гына – Универсиадага эләгә алмыйча гына елаттым. Чулпан белән Бәхтияр исемле малай үстерәбез.

– Улыңны да көрәшкә бирерсеңме?

– Әле аңа 1 яшь тә 3 ай гына. Ләкин аны көрәшкә бирмәячәгемне хәзердән үк әйтә алам. Чөнки татар көрәше – иң авыр көрәш. Сәламәтлеген какшату өчен улымны көрәшкә бирергәме? Спортка сәләте бар икән, Олимпиягә кергән спорт төрен сайлар. Анысына каршы килмәс идем.

– Ничә яшькә кадәр көрәшергә исәплисең?

– Әле сәламәтлек булганда 35 яшькә кадәр көрәшергә исәплим. Җиңелә башлаганчы көрәшәчәкмен.

...Саубуллашыр алдыннан Раил үзенең тагын бер сәләтен ачты – шигырьләр сөйләргә ярата икән бит ул! Бактың исә, мәктәптә укыган елларында тарих һәм әдәбият фәннәрен яратып укыган, ятлаган шигырьләренең 80 проценты исендә икән. Безгә ул Дәрдемәнднең “Кораб” шигырен бүләк итеп, көн буена җитәрлек кәеф бүләк итеп китте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100