Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Павликсыз көрәш – көрәшме: Казанда Татарстан чемпионнары ачыклана

Сергей Павликны Татарстан келәменә кертмәгәннәр. Павлик артыннан «тыелганнар» исемлегенә Муса Галләмов, Артур Зөлкәрнәев һәм тагын берничә көрәшче кергән. Ир-егетләр арасында көрәш буенча быелгы Татарстан Республикасы чемпионатының төп яңалыгы шул булды. Тамашачыга кызык түгел: дистә еллар күреп ияләнгәнгәме, алар арасында, Павликсыз көрәш көрәш түгел инде ул, дигән сүзләр дә йөри...

news_top_970_100
Павликсыз көрәш – көрәшме: Казанда Татарстан чемпионнары ачыклана

«Безгә комачау итәләр»

Әлеге караны күптән кабул итеп, гомумән, чит төбәк көрәшчеләрен Татарстанның шәһәр һәм район командаларына кертмәгән булсалар, бу хәл тынычрак кабул ителер иде. Ә алай эшли алмадылар. Кул кулны юа, дигән кебек, көрәш җәмәгатьчелеге тирәсендәге әшнәлек, дуслык, «брат», дип кул кысулар аркасында моңа күз йомып килдек. Һәм бу Татарстан җыелма командасына, аның нәтиҗәләре өчен «орден таккан» кешеләргә кырын суга башлады. Чөнки Теләче, Зәй һәм башка командалар өчен көрәшкән Башкортстан, Ульяновск, Мари Эл, хәтта Оренбург көрәшчеләренең берсе дә Россия чемпионатында Татарстан данын якларга ашкынып тормады, ә үз төбәкләре өчен чыгыш ясады, ә кайберләре Татарстан егетләрен сыртына да сала башлады. Безгә килеп өйрәнәләр дә, безгә каршы чыгалар, диеште Татарстан вәкилләре. Бүгенге көрәшнең Павликсыз гына узуы шушыңа бәйле дә инде.

Шулай да андыйлар сафын ахырга кадәр чистартып бетерә алмаганнар әле. Татарстан җыелмасына эләгә алмыйча, башка төбәк командалары данын яклаучы үзебезнең егетләргә тимәгәннәр. Шундыйларның берсе – Лаеш көрәшчесе Реназ Гарипов. Соңгы елларда аның Мордовия командасы данын яклавын беләбез.

«Мордвалар калган икән бит әле», – дип сорау бирәм Татарстан көрәш федерациясе Башкарма директоры Равил Хәйруллинга.

«Анысы үзебезнең егет, безгә каршылык тудырганы юк», – дигән җавап ишетәм. Монысы инде, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигән кебек, Реназ колагына да барып ирешсен дә, Лаеш көрәшчесе Россия чемпионатында Татарстан егетләрен сыртына сала күрмәсен. Тыңламаса, киләсе елга Лаеш командасын да чистартып куймагайлары.

Ярыштан читләштерелгән Мари Эл көрәшчесе Муса Галләмовның үзен дә күрдек. «Киләсе елга Теләче өчен генә көрәшә башлыйм. Быел тренерым Илдус абый Гарипов Россия чемпионатында катнашуымны сорады. Тыңламыйча булмады», – диде Мари Иленнән килеп, Татарстан көрәшчеләрен өркетерлек көрәшчегә әйләнгән Муса.

Ничек камилләшик?

Быелгы чемпионатта бил алышулар 24-25 ноябрь көннәрендә 10 авырлык үлчәвендә барачак. Җиңүчеләр 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта ачыкланачак. Көч сынашырга 47 командадан 381 көрәшче килгән.

«Спорт елына йомгак ясый торган, зур дәрәҗәгә ия республика чемпионаты 380 көрәшчене үзенә җыйган. Бу бик сөенечле хәл! Республиканың бер генә спорт төре буенча да чемпионатта моның кадәр күләмле спортчылар катнашканы юк. Димәк, без үз дәрәҗәбезне саклап киләбез», – дип сәламләде катнашучыларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстанның көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов. Шул ук вакытта камиллеккә чикләр булмавын да искәртте.

«Алмашка өметле яшьләр килүе сөендерә. Безнең дөнья чемпионнарыбыз, атказанган спорт осталарыбыз да бар. Менә шул традицияне дәвам иттерергә кирәк. Үсәргә дә, киңәергә дә мөмкинлегебез бар әле. Шушы спорт төребез, көрәшебез барлыгына, республика халкы аны яратып шөгыльләнүенә, яшәү рәвешенә әйләндергәненә горурланам. Шул ук вакытта кагыйдәләрне камилләштерү буенча да эшләргә кирәклеген беләм», – диде ул.

...Федерация президентының менә шушы фикере сүзләрдә генә калмасын иде. Җитәкчелек тарафыннан көрәшебезнең асылын саклап калу өчен зур эшләр башкарылганда, хөкемдарлар арасында «башбашташлык уены» дәвам итә. Быелгы көрәш тә шундый «уен»ның күңелсез хәбәре белән башланды – аерым район командасы көрәшчесен артык авырлыгы була торып көрәшкә керткәннәр, имеш. Утсыз төтен чыкмаган кебек, кулдан тотмый гына карак, дип тә әйтергә ярамаганын белеп, тәгаен исемнәрне атамаска булдык.

«Андый хәлләр булды. Нидер эшләргә җыеналар икән, кеше белмәслек итеп башкарсыннар», – диде бүген келәм читендәге хөкемдарларның берсе.

«Бу минем үлчәү вакытындагы вазгыятьне күздән ычкындыру нәтиҗәсе», – диде икенчесе. Димәк, төтеннең уты да бар. Павликсыз көрәш ясаганбыз икән, хөкемдарлар бригадасын да чистартыга кирәк.

...Көрәшнең кызыгы алда әле. Быелгы чемпионнар кемнәр булыр? Җавап иртәгә төштән соң билгеле булачак. Узган елгы турнирда үз авырлык үлчәүләрендә Нәфис Миңнебаев (Биектау), Марат Кәримов (Әлмәт), Азат Нурмөхәммәтов (Яңа Савин), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Түбән Кама), Булат Мусин (Яңа Савин), Раил Нургалиев (Теләче), Радик Сәләхов (Зәй) һәм Ильяс Галимов (Әлмәт) чемпион калган, ә командалар арасында беренче өчлекне Яңа Савин, Теләче һәм Балтач көрәшчеләре бүлешкән иде.

<~>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100