Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сирәк профессия вәкиле - футбол арбитры Сабина: "Бәлки булачак татар ирем мине татарчага өйрәтер"

Футбол кырларында без ир-ат хөкемдарларны күрергә күнеккән. Дөрес, хатын-кызлар да бар, әмма алар аз. Ул танылган футболчы Равил Вәлиевнең кызы Сабина Вәлиева "Татар-информ"га интервьюсында ничек итеп бу профессиягә килүе, уеннан соң "гаепле" футболчы белән арбитр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм ни өчен татар телен яхшы итеп өйрәнергә теләве турында сөйләде.

news_top_970_100
Сирәк профессия вәкиле - футбол арбитры Сабина: "Бәлки булачак татар ирем мине татарчага өйрәтер"

Сабинага 30 яшь. Хатын-кыз арбитрлар булса да, Россия футбол чемпионаты судьялары арасында бер генә хатын-кыз да юк. Шуңа күрә, Сабинаны да сирәк профессия вәкиле дип атый алабыз.

- Балачагың турында сөйлә әле.

- Мин искиткеч гаиләдә, Самара шәһәрендә тудым, ул вакытта ул Куйбышев дип атала иде. Кызганыч, бертуганнарым юк. Самара мәктәбен, аннары Георгий Лиманский исемендәге Дәүләт Муниципаль Академияне тәмамладым. Персонал белән идарә итү бүлегендә укыдым.

- "Кызганыч" дип әйтәсең, кечкенә чагыңда бертуганнарның булуын теләгән идеңмени?

- Әлбәттә, балачакта ул бик үк сизелмәде. Үсә төшкәч, олы абыем булуын теләдем. Ул берәр танылган футболчы, яисә хоккейчы булып, мине үзенең берәр дуслары белән таныштырса, шәп булыр иде дип хыялландым. 

- Кечкенәдән үк киләчәк һөнәрең футбол белән бәйле булачагы турында белә идеңме?

- Кечкенәдән үк белә идем дип әйтә алмыйм. Һөнәрем берәр спорт төре, яисә инде актёрлык осталыгы белән бәйле булыр дип кенә уйладым. Чөнки туганнарыбыз белән җыелганда, мин гел нәрсәдер сөйли, җырлый, бии идем. Миңа гел игътибар үзәгендә булу ошады. Кече чактан ук ниндидер өлкәдә бераз популяр буласым килде.

“Уйнавымны дәвам итәм дигән фикер белән кайттым”

- Футболга ничек эләктең?

- Унөч-ундүрт яшьләрдә әтиемнән мине футболга илтеп бирүен сорадым. Ул вакытта кызларны җыялар иде, һәм булачак остазым әтинең танышы да булып чыкты. Кыш булу сәбәпле, тренировкалар залда, мини-футбол кебек үтә иде. 

Яңа килгән кешене иң башта кая куялар? Әлбәттә, капкага! Мине шунда куйдылар да инде. Башта мин үземнең бөтен бармакларымны да бәреп бетердем. Әнием: “Юк, башка бернинди футболга да җибәрмим, ул яза да, берни эшли дә алмый, футбол - хатын-кыз спорты түгел”,- диде. 

Мине әлеге спорт төре үзенә җәлеп итә башлады. Мин чыннан да футбол белән шөгыльләнәчәкмен дигән ныклы фикеремә Калугада узган иң беренче ярышларымда килдем. Без анда икенчеме, өченчеме урын алдык, төгәл хәтерләмим. Шундый зур урын алгач, мин яхшы чыгыш ясаганмындыр дип уйлаган идем. Уйнавымны дәвам итәм дигән фикер белән кайттым. Әмма минем укырга керүем хәл ителә иде, шуңа күрә институтка кергәнчегә кадәр, бары тик дүрт ел гына уйнап кала алдым. Ә укырга кергәч, миңа профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясау мөмкин түгел иде. 

Менә шул вакытта әтием бер тәкъдим белән чыкты: “Әгәр дә киләчәгеңне футбол белән бәйлим дисәң, мин сиңа хөкемдар булып карарга тәкъдим итәм”, - диде. Мин аңа: “ Әтием, син көләсеңме әллә? Кайда хөкемдарлык һәм кайда мин?” - дип әйттем. “ Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен”, - диде. 

Әле дә исемдә: әти, әни һәм мин өй янындагы стадионга чыктык. Әти-әнием футбол уйнады, төрле очракларны күрсәтте, ә мин арбитр буларак нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйларга тиеш идем. 

Соңрак мин һәр елны яшь хөкемдарлар үтә торган курсларны үтеп, кагыйдәләр буенча теорияне, физик яктан әзерлек буенча нормативларны биреп, Самараның беренчелек уеннарына кертелдем. Беренче уеным “Салют” стадионында үтте. Әлбәттә, әтием дә минем янымда иде. Мин футбол кырына чыккач, барыса да аптырышта калып: “ Вау, безне кыз кеше хөкемдарлык итәчәкме әллә?” - дип әйттеләр. Әти: “ Тынычланыгыз, бу - минем кызым. Берәр соравыгыз булса, туры миңа мөрәҗәгать итегез. Кызым өйрәнә генә әле”,- диде. Барысы да аңлап кабул итте. Әнием шулай ук уенда иде, бар нәрсәне дә видеокамерага төшерде. Соңыннан өйдә уенны видео аша җентәкләп карадык. 

Мин төбәк беренчелегендә ике ел эшләдем. Соңрак Мәскәүгә шалтыратып, Самарада шундый кыз бар, карыйсыгыз килмиме дип әйттеләр. Иваново шәһәрендә унҗиде яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала торган Бөтенроссия турнирына чакырып алдылар. Анда мин үземне яхшы яктан күрсәттем. Әлеге турнирдан соң башка ярышларга чакыра башладылар. Аннары мине хатын-кызлар хөкемдарлар арасында үткән Бөтенроссия сборларына чакырып алдылар.

- Футболда ничә ел инде син?

- Хөкемдарлыкта 13, ә футболда барлыгы 17 ел.

- Уеннарны хөкемдарлык иткәндә, әти-әниең борчыламы?

- Борчылуын алар гел борчылалар инде, алар бит шуңа да әти-әни. Ә менә хөкемдарлыгыма килгәндә, алай ук борчылалар дип әйтмәс идем. Әтием бар уенны да карарга тырыша, мине гел рухландырып тора. Терсәк тешләп, тырнак кимереп борчылу юк, әлбәттә. Минем эшләвемә ышаныч белән карыйлар.

“ Мин үземнең яшьтәшләремнән аерылып тора идем”

- Футболчы кызы булу ничегрәк ул?

- Башка профессиональ спортчының кызы булу кебектер инде - бик шәп. Минем балачагым Металлург районында узды. Анда Гарәп Әмирлекләре, Америка һәм башка чит илләрдәге тормышны белгән балалар бик әз иде. Ә без ул илләргә бардык, яисә әтием үзенең сәфәрләреннән "текә" әйберләр, спорт костюмнары алып кайтыштырды. Әлбәттә, мин үземнең яшьтәшләремнән аерылып тора идем. Хәзер дә берни үзгәрмәде, барысы да шулай ук: футболчыларның балалары гади эшчеләрнең балаларына караганда үзләренә кайбер әйберләрне күбрәк рөхсәт итә алалар. 

Элек төрле бәйрәмнәргә футболчыларның гаиләләре зур компанияләр белән җыела иде. Әтием уйнаган футболчыларның балалары арасында мин иң олысы булдым. Хәтта берничә тапкыр миңа балачактан бергә уйнап үскән балаларның хөкемдары булырга туры килде. Футбол дөньясы безнең язмышыбызны шул тикле дәрәҗәдә үзгәртә ала икән. Безнең моның хакта балачакта уйлаганыбыз булды микән?

- Хөкемдар булганда, үзеңне таныдылармы соң?

- Әлбәттә, таныдылар. Безнең гаиләләр дә бик озак дус булып яшәде. Бер-беребезнең туган көннәргә йөрдек. Безгә биш-җиде яшь булгандыр. Ә хәзер бер-беребезне социаль челтәрләрдә күзәтәбез, яңалыкларыбызны карап барабыз, аннан тыш, кайберләре белән футбол уйнаганда да күрешәбез.

- Уен вакытында берәр җирдә ялгышсалар, аларга кисәтүләр ясамаган очраклар булдымы?

- Юк, беркемгә дә кирәк урында кисәтүләр ясамый калганым булмады. Булачак ирем футболчы булып, уенда аның хөкемдары булсам да, кирәк икән мин аны да бөтен катгыйлык белән хөкем итәчәкмен (елмая).

"Бар туганнарым да татарлар"

- Әниең кем булып эшли?

- Әнием сәүдә өлкәсендә эшли, киемнәр белән эш итә.

- Гаиләдә татар телендә сөйләшәләрме?

- Минем бар туганнарым да татарлар. Әниемнең әнисе Самарабызда билгеле кеше. Әбиебезне еш кына никахларга,башка бәйрәмнәргә дога укырга абыстай итеп чакыралар. Ул минем бик дини әби, Мәккәдә, Согуд Гарәбстанында булды. Әти-әнием замана кешеләре, намаз укымыйлар. Татар телен беләләр, үзара татарча сөйләшәләр. Ә мин инде алардан начаррак беләм. Миңа берәр нәрсә әйтәләр икән, мин фикерне, кайбер сүзләрне аңлап алам. Ә тулы җөмләләр белән, кызганыч, сөйләшә алмыйм.

- Ә нигә шулай начар беләсең?

- Гаиләмдә барыбер әти-әнием күбрәк рус телендә сөйләшәләр, дусларым да минем рус кешеләре. Белмим, ничектер бу әйбер барып чыкмады. Туганнарым белән русча сөйләшәм, ләкин алар барыбер минем белән татарча сөйләшә.

- Туганнарың белән ирекле сөйләшер өчен татар телен өйрәнү теләгең булмадымы?

- Әйе, андый теләгем бар иде. Туганнар катнашында берәр бәйрәм була икән, барысы да татар телендә сөйләшә, мин шулай күзләрем белән тик кенә "тыңлап утырам" да, елмаям гына. Менә шул вакытта уйлыйсың: “Ничек инде алай, туган телеңне белергә кирәк бит”, - дисең. Ә аннары бәйрәм дә бетә, теләк тә каядыр юкка чыга. 

Белмим, бәлки телемне өйрәнүгә мин бераз соңрак килермен, бәлки булачак татар ирем миңа бу эштә ярдәм итәр (елмая). Хәзер моның әле кирәге юктыр да. Туганнарым минем татар теле дәрәҗәсен беләләр, моңа тыныч карыйлар, беркем дә ачуланмый. Барысы да күнегеп беттеләр инде.

- Уеннарың еш буламы?

- Чемпионаттан тора, уеннарның төрлесе була ала. Мәсәлән, Россия Чемпионатының Югары Лигасы икән, уеннар аена ике-өч тапкыр, дүрт тапкыр да булганы бар. Шулай ук кубок уеннарын искә алырга кирәк. Мәскәүнең Беренчелеге икән, көн саен хөкемдарлык итсәң була, һәр яллар саен диярлек. Халыкара уеннары икән, уеннар елына дүрт-биш тапкыр була. Уеннар тотрыксызлык белән баралар, ләкин аеннан аена көтәргә туры килми.

- Хәзерге вакытта нинди уеннарда хөкемдар була аласың?

- Хәзерге вакытта мин Россия Чемпионатының Югары Лигасында һәм хатын-кызлар Россия Кубогында хөкемдар булып саналам. Шулай ук мин яшьләр беренчелегендә, егетләр арасында РПЛда, халыкара уеннарында - Европа Чемпионаты, Дөнья Чемпионатының сайлап алу уеннарында һәм Чемпионнар Лигасында хөкемдар була алам.

- Хөкемдар булырга теләгән бер уенны сайла дисәләр, кайсы уенны сайлар идең?

- Беркайчан да чынга ашмаячак әйберне дә әйтсәм буламы? Әлбәттә, барысы да финаллар турында хыяллана: Чемпионнар Лигасы, Дөнья Чемпионаты, Олимпия уеннары. Гомумән, миңа өчесенең берсен бирсәгез, мин шат булачакмын (көлә).

- Нигә чынга ашмаячак дисең? Барысы да алда әле.

- Анысы шулай инде, “ невозможное возможно” диләр бит. Бәлки син хаклыдыр да, ләкин ситуациягә реаль яктан карарга кирәк. Шайтан ни белән генә шаярмас?.. Иң мөһиме - эшләргә һәм тагын бер тапкыр эшләргә.

- Уеннарга ничек әзерләнәсең? Бәлки, берәр махсус йоласы бардыр?

- Уен чит шәһәрдә, яисә чит илдә үтә икән - бу бик яхшы. Иртәнге аштан соң берәр кая барырга, һава сулап алырга яратам. Уен алдыннан ял итеп алыйм дип, үземә кечкенә генә шоппинг та эшләп ала алам, ләкин бу иртәнге аш белән төшке ашка кадәр генә. Ә төшке аштан соң, мөмкинлек бар икән, бераз йоклап алам. Уенның үзенә җыенганда, әлбәттә, музыка тыңлыйм. Хөкемдар раздевалкасында да уен алдыннан музыка уйный.

- Гадәттә нинди музыка тыңлыйсың?

- Билгеле бер җыр тыңлаганым юк. Һәр радиодан уйнаган популяр җырларны тыңлыйм. Бәлки, плейлистымда уйланучан, мәхәббәт дип елата торган музыка күбрәктер дә (көлә). Хөкемдарлар раздевалкасында, әлбәттә, энергиягә бай музыка куябыз. Кемнең нинди музыка куясы килә, шуны куя, барыбыз моңа тыныч карый. Иң мөһиме - моңсу булмасын. Менә үзем тыңлаганда инде лирик җырлар куям.

- Карьераңда иң авыр уен турында сөйлә әле.

- Җиңел һәм авыр уеннар булмый дип әйтер идем. Һәрбер уен үзенчә авыр, уенның ничек бетәсен беркайчан да белмисең бит. Һәр уен - киләчәккә ниндидер адым. Уен барышында нәрсә була - барысы да җыелып бара. Менә бу уен авыр булды дип, аны мин аерып әйтә алмыйм. 

- Хөкемдарлык - синең төп эшеңме?

- Әйе, шулай дисәң була. Хәзерге вакытта мин хөкемдарлыктан башка беркайда да эшләмим.

“Без яшәмибез - без яшәргә тырышабыз “

- Хөкемдарларга акчаны күп түлиләрме?

- Хатын-кыз хөкемдарларга - юк.

- Ничек яшисез алайса? Кызларга бит инде үз-үзләрен карарга, киемгә күп акча китә...

- Без яшәмибез - без яшәргә тырышабыз. Шаяртам инде. Мин бит үзем турында гына әйттем, гомумән, күп кенә кызларыбыз эшли. Ә мине халыкара уеннары, турнирлары коткара. Анда инде, әлбәттә, күбрәк түлиләр. Мәскәүдә дә бит мөмкинлекләр, уеннар күбрәк. Шуларны санасаң, җыямдыр да инде... Һәр кешенең аз һәм күп дигән үлчәме үзенеке. Без гел бар әйбернең күбрәк булуын телибез, анысы аңлашыла. Ләкин хәзерге вакытта мин Югары Лигада хатын-кызларның ир-атлар арасында булган хезмәт хакын чагыштырып әйтәм: күк белән җир арасы. Әйе, ирләр футболы хатын-кызлар футболыннан популяррак та. Ә мин яңа әйберләр алырга, тырнак, керфекләр ясатырга яратам. Проблема юк. Мин үземне карыйм, аңа акча гел табыла (елмая).

- Хөкемдарлыктан китү, футболны калдыру теләге булмадымы?

- Беркайчан да хөкемдарлыктан китеп, футболны калдыру теләге булмады. Ләкин моның берәр кайчан буласын мин бик яхшы аңлыйм. Бернигә дә карамастан, футболда калу теләге бик зур. Нинди рольдә калырмын? Менә монда инде уйларга кирәк.

- Уен вакытында кыз-хөкемдарларга нәрсә дип кычкыралар?

- Без хәзер бераз Европага якынлаштык, шуңа күрә кыз-хөкемдарлар ниндидер могҗиза кебек кабул ителми. Үземнең мисалымда әйтә алам: мине хәзер Мәскәүдә дә, Россиядә дә таныйлар һәм яхшы мөнәсәбәт белән карыйлар, алай берни дә кычкырмыйлар. Адекват булмаган җанатарлар гына нәрсәдер әйтә: “ Хатыннарга футбол кырында урын юк!”, “ Хөкемдарның хатыны бар!”, “ Бар, борщ пешер!” Ә гомумән алганда - юк, барысы да безне яхшы кабул итә. 

"Ә Сабина үпкәче! Ә Сабина үпкәче!" - дип кычкырдылар”

- Берәр футболчы сиңа үпкәләтә торган сүз әйтеп, аннары уеннан соң килеп гафу үтенгәне булдымы?

- Минем соңгы уеннарда булгансың ахры, шундый сораулар бирәсең (елмая). Күптән түгел, Премьер Лиганың икенче составлары - “Локомотив” белән “Зенит” командалары арасында уен булды. “Локомотивтан” бер егет начар сүзләрдән башка, әмма бик кискен рәвештә минем карарым белән риза түгеллеген әйтте. Сүгенү булмады, ләкин бик катгый рәвештә үзенең хаклы булуын дәлилләде. Мин төп арбитрны чакырып алдым да, егеткә хөкемдар белән ризалашмаганга сары карточка күрсәтүен сорадым. Ә трибунада утырган таныш малайлар миңа: “Ә Сабина үпкәче! Ә Сабина үпкәче!” - дип кычкырдылар. Бу бик кызык булып күренде (көлә). 

Уеннан соң ул килеп миннән гафу үтенде. Әлбәттә, көтмәгән идем, миңа рәхәт булып китте.

Һәм күптән түгел, Яшьләр беренчелегендә “Спартак” белән “Рубин” командалары уйнаганда, бер егет шулай ук минем белән риза түгеллеген дәлилләде. Соңрак, уен ниндидер сәбәп аркасында тукталып торганда, футбол кырының үзәгеннән миңа: “ Зинһар, гафу ите мине. Бу - эмоцияләр”, - дип кычкырды. Бар стадион ишетте, ә мин гафу иттем дигәндәй, башымны селкедем дә, “Рәхмәт”, - дидем. Әлбәттә, ризалашмаган өчен аңа да сары карточка күрсәтелде.

- Алар син хатын-кыз булганга күрә генә гафу үтенәләр дип уйламыйсыңмы? Уеннан соң ирләр-хөкемдарлардан да гафу сорыйлармы?

- Кыз коллегаларымнан  менә шулай футбол кырының үзәгеннән гафу үтенгәннәре турында бер тапкыр да ишеткәнем булмады. Менә минем шулай килеп чыкты инде. Бәлки аларны үземнең елмаюым белән сокландырамдыр. Үзеңне мактамасаң, беркем мактамаячак (көлә).

Мин хатын-кыз булганга күрә генә гафу үтенергә кирәк дигән әйберләре бардыр. Әлбәттә, уен вакытында алар каршыларында кыз кешеме, ир-атмы басып торганын аңламыйлар. Бар нәрсәнең чикләре юыла. Бер карасаң, әлеге әйбер дөрес тә инде, чөнки безнең бер генә исем бар - хөкемдар. Аннары гына алар: “Хөкемдар булса да, бу бит хатын-кыз. Матур килеп чыкмады, барып гафу үтенергә, күңелләрен бераз күтәрергә кирәк”, - дип уйлый башлыйлар. Башкаларныкы ничек икәнен белмим.

- Син кызлар уеннарында да хөкемдарлык итәсең. Кызларның ачуланганнары, кычкырганнары, синең белән килешмәүләрен белдергәннәре булдымы? Әлеге хәл читтән ничегрәк күренә?

- Арбитрга карата ниндидер канәгатьсезлек, апелляцияләр булачак. Бу - була торган хәл, футболның бер өлеше. Монда бернинди начар әйбер дә күрмим. Кызларга килгәндә инде, мин бит аларны ун ел хөкемдар итәм. Без бер-беребезне бик яхшы беләбез, аңлыйбыз. Әлбәттә, ниндидер шәхси мыскыллаулар турында сүз барырга тиеш тә түгел. Шундый берәр нәрсә булса, уен үз агымында дәвам итсен, киләчәктә тагын да проблема тумасын өчен сөйләшергә, ситуацияне ачыкларга мөмкинлек бар. 

- Уеннар булмаган аралыкта нишлисең? Футболдан тыш ниләр белән шөгыльләнәсең? Бәлки, ниндидер хоббиең бардыр?

- Гадәттә, безнең сезон ноябрь азагында бетә, шуңа декабрьдә, әлбәттә, ял итәргә тырышам. Берәр җылы якка да очып кайтсаң ярый. Ә яңа ел бәйрәмнәреннән соң инде тренировкаларыбызны, сезонга әзерлекне башлыйбыз, режимга кереп китәбез. 

Мин хәзер Мәскәүдә яшим, әти-әнием - Самарада. Шуңа күрә, отпуск вакытында алар янына очам, вакытымны алар белән бергә үткәрәм. Дусларым белән тыныч режимыда күрешеп, алар белән булырга тырышам. Алай, бөтен нәрсә дә гап-гади кешенеке кебек, бернинди аерылып торган шөгыльләрем юк.

- Китаплар укырга, фильмнар карарга яратасыңмы?

- Әйе, әлбәттә, мин китап та укый алам, ләкин үземне китап кына укып ята торган кеше димәс идем. Фильмнар карарга яратам. Интернетта да хәзер спорт һәм башка әйберләр турында блоглар күп. Театрга да барып килә алам. Гади кеше (елмая).

- Инстаграм челтәренә вакытың күп китәме?

- Әйе, инстаграм - минем иң яраткан социаль челтәрем. Анда еш кына керәм. Озак кына анда утыра алам. Минем иртәм инстаграмнан башлана.

“ Без беренче таймны көрәк таягына бәйләнгән манишка белән хөкемдарлык иттек ”

- Хөкемдарлык белән бәйле берәр кызык очрак турында сөйлә әле.

- Очраклар күп, ләкин алар матбугатка чыгарырлык түгел. 

Швециядә Европага сайлап алу уенын хөкемдарлык иткән идек. Ә Швециядә хатын-кызлар футболы бик популяр: стадионнарга меңләп тамашачылар килә, кыз футболчыларны үлеп яраталар, алар белән фотоларга төшәләр, автограф алалар. Бөтен җирдә реклама: билбордларда, телевидениедә, радиода. Әйтерсең барысы да бу уен турында белергә тиеш. 

Шул уенда хөкемдарлык итеп бетергәннән соң, бизнесменнар еш йөри торган кафеда утырабыз. Бер абзый гәҗит укып утыра, һәм шунда ук бер танылган швед телевидениесеннән яңалыклар күрсәтәләр, ә азакта - спорт хәбәрләре. Яңалыкларда Швециянең җыелма командасы җиңгәне турында сөйли башладылар. Экранда зур планда безне күрсәтәләр. Шул абзый башын телевизорга таба борып карый, бераз утыра да, аннары гәҗитен алып куеп, тагын безгә карый. Телевизорга карый, аннары тагын безгә. Соңыннан: “ Бу сезме? - дип сорый. Без: “Әйе,” - дибез инде. Һәм ул: “Браво! Браво!” - ди. Бу иң күңелле мизгелләрнең берсе булды.

Тагын бер очрак исемә төште. Мин әле ул вакытта Самарада эшли идем. Иптәшләрчә уенда “Основа” “Дубльга” каршы чыкты. Базага килдек: анда сауна, бассейн, мунча. Уенга киенәбез, әзерләнәбез. Шул вакытта ярдәмчем миңа:

- Сабина, син әләмнәрне алдыңмы? - ди.

- Юк, - мин әйтәм. - Син алмадыңмыни аларны?

- Мин син алырсың дип уйлаган идем, мин дә алмадым - ди.

Уен башланырга ун минут, ә анда телевидение килгән. “Нишләргә инде?” дип уйлап басып торам. Без берәр таяк эзли башладык, көрәк сабын таптык. Шуны сындырып, үзебезнең манишкабызны бәйләп, уенга чыктык. Шалтыратып, безгә әләмнәрне алып килүләрен сорадык. Шулай итеп, без беренче таймны көрәк таягына бәйләнгән манишка белән хөкемдарлык иттек.

- Уеннарга берәр нәрсәңне алырга еш онытасыңмы?

- Ой, әйе, бик еш. Күбебез нәрсәдер оныта: шортикларын, гетрыларын. Бердәнбер плюс - ул да булса форма. Командаларның формасы кара икән, алардан шортик белән гетрыларны алып торсаң була (көлә). Резерв бар икән, аннан алсаң була инде. Проблемадан чыгу юлын гел табып була. Без бит хөкемдарлар.

- Командадан кием алып торуың турында ишеткәч, аптырадым.

- Команданың формасы кара булса, клубның администраторына киләсең дә, хәлеңне аңлатасың. Аларның бит инде барыбер комплектлары күбрәк. Бернинди куркыныч әйбер дә юк. Коллегаларыңа шалтыратырга тырышасың. Минем үземнең дә күпме тапкыр башкаларга кием алып килгәнем булды. Бәладә калдырмыйбыз. Без аз, ләкин без тельняшкаларда (көлә).

- Уеннарга бизәнәсеңме, яисә макияжсыз чыгасыңмы?

- Минем инстаграмымда күргән булсаң, мин гомумән бизәнмим. Тень, подводка - минеке түгел. Җиңелчә генә текстура буйый алам, бераз румяна. Ә болай, юк. Әлбәттә, иренемне буямыйм. Анда яңгыр, я тагын берәр нәрсә булса... Гомумән, уенга бизәнеп чыккач, бик сәер һәм мәгънәсез күренә.

- Яраткан футбол клубың, яисә яраткан футболчың бармы?

- Юк, яраткан футбол клубым юк. Мөмкинлегем бар икән, РПЛ, ФНЛ хәтта ПФЛ күзәтергә тырышам, чөнки әлеге лигаларда күп кенә таныш арбитрларым хөкемдарлык итә, таныш футболчыларым уйный. Бер футбол клубы өчен генә җан атам, бер футболчыны гына яратам дия алмыйм. Андый хәлнең дә беркайчан да булганы булмады. 

Ә юк, балачагымда булган икән (көлә). Гел Данияр Билалетдинов һәм Марат Измайловка карап: “ Минем шундый ирем булсын иде”, - дип хыяллана идем. Алар татарлар булганга күрә генә шулай уйлаганмын икән.

Александр Овечкин - НХЛ «Вашингтон Кэпиталз» клубының хоккейчысы

- Танылган футболчыларны күргәч, алар белән фотога төшәсеңме? Автограф аласыңмы?

- Автографларга килгәндә, мин беркайчан да аның мәгънәсең аңламадым. Чөнки һәркем имзаны үзе куеп, менә, Ибрагимович үтеп киткән иде әле, шул миңа язып бирде дия ала. Ә фотога килгәндә, спортчылар арасында төрле уеннар була, шул уеннарга, гадәттә, хатын-кыз хөкемдарларны чакыралар. Менә шул вакытта, әйе, берәрсе белән фотога төшсәң була. Минем Овечкин белән фотом бар, ул уенда капкачы булды, ә мин - арбитр. Аның белән фотога төшмәү гөнаһ булыр иде. Мин еш кына элекке һәм хәзерге танылган футболчыларны күрәм, ләкин алар белән уенда үзем катнашмасам гына фотога төшәм. Уенда арбитр буларак катнашам икән - төшмим.

Шулай ук мин “Газпром” турнирында хөкемдар булдым, кунак булып Кержаков килде. Ул чибәр булганга аның белән фотога да төштем (көлә).

Александр Кержаков - футболчы, 17 яшькә кадәрге футболчыларның Россия җыелма командасы тренеры

- Башка спорт төрләрен күзәтәсеңме?

- Әйе, яңалыкларны укыйм, спорт каналларын карыйм. Глобаль спорт чаралары турында беләм.

“Ирем спорт дөньясыннан булуын бик нык теләр идем”

- Шәхси тормыш турында сөйләшсәк, хәзерге вакытта егетең бармы? Булачак ирең хоккейчы, яисә футболчы булса, начар булмас иде дисең. Бу синең өчен принципиальмы?

- Юк, хәзер мин тулаем ирекле кеше. Әлбәттә, ирем спорт дөньясыннан булуын бик нык телим. Чөнки әлеге дөнья үземә дә бик якын һәм ул минем каядыр гел китеп йөрүләремне, минем кичерешләремне аңлар иде. Спортчы язмышы - үзенчәлекле әйбер. Ә болай, Аллаһ Тәгалә ничек бирә, шулай булачак. Берәр бизнесменнымы, “Татнефть” җитәкчесенме - белмим. Алар да начар вариант түгел (көлә).

- Спортчылар үзләре язамы соң? Футболчылар, баскетболчылар, хоккейчылар...

- Футболчылар, әлбәттә, яза инде, яшерер нәрсә юк. Ә менә хоккейчылар, яисә башка спортчылар бик-бик сирәк, бөтенләй язмыйлар дисәң дә була. Футбол белән мине белерлек дәрәҗәдә кызыксынмыйлардыр. Ә футболчылар, әйе, аеруча уеннан соң, инстаграмда директны ачасың икән, командадан берсе-икесе булса да язган була.

- Очрашуларга чакыралармы?

- Төрлечә язалар: кемдер комплиментлар яза, кемдер уен өчен рәхмәт әйтә ала. Шул сүзләрдән башлыйлар. Ерактан да башлыйлар: футбол моментлары турында сорыйлар. Очрашуларга кадәр барып җитми инде. Максимум кинога бара алабыз, шуның белән бетте. Аларның күбесе бик яшь (көлә), һәм безнең максатларыбыз белән тормыш кыйммәтләребез аерыла. Берсенеке белән дә туры килгәне булмады әле.

- 2017 елда Тиматиның кроссовкалары өчен киштә кебек киштә булуын телим дигән идең. Ике ел үткәч бу хыял чынга аштымы?

- Мин үз фатирым турында әйткәнмендер, үз фатирым һәм Тиматиныкы кебек кроссовкалар киштәсе турында. Кроссовкалар күбәйде, яңалары барлыкка килде, ләкин алар әле коробкаларында гына, киштәдә түгел.

- Ашарга әйбәт пешерә беләсеңдер.

- Пешерү юнәлешендә күбрәк тырышырга кирәк әле. Самарага әтием белән әнием янына кайткач, әнием гел: “ Ниһаять, хәзер плитәдән бераз ял итәчәкмен”, - дип әйтә. Мин анда бүген паста, иртәгә тагын берәр нәрсә пешерәм, әтигә дә берәр камыр ризыгы пешереп бирәм. Мин киткәндә, әни: “Менә сиңа мә, әтиеңне сыйладың да, хәзер ул миннән әллә ниләр сорый”, - ди (көлә).

“Алырга кирәк! Срочно!”

- Ничек уйлыйсың: кыз чибәр, тәмле итеп ашарга пешерә, аннан тыш футбол хөкемдары да икән, аны идеаль дип әйтеп буламы?

- Әйе дип уйлыйм, идеальракны табып булмый! Алырга кирәк! Срочно! (көлә)

- Арбитр булырга хыялланган яшьләргә нинди киңәш бирер идең?

- Кадерле яшьләр, сез бик нык футболны яратасыз, әлеге бөек уенның өлеше булырга һәм беренче чиратта акча түгел, ә чып-чынлап ләззәт алырга телисез икән, яшь арбитрлар курсына барып язылыгыз. Үзегезне профессионал буларак дәлилләгез, яраткан эшегезгә тулаем бирелегез һәм шул очракта бар нәрсәгез дә килеп чыгачак! Алга!   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100