“Урал кубогы”: татар көрәшенең бүгенге хәленә шундый турнирлар бәя бирә

14 Ноября 2017

Укылган: 432 тапкыр

Автор: Фәрит САЛИХОВ
Пермь краеның Кунгур шәһәренә бәйрәм килде! Кунгур халкы көрәш буенча “Урал кубогы” ярышларын бәйрәм буларак кабул итә. Үзләре дә кунакларга бәйрәм ясарга тырыша. Илнең әлеге тарихи шәһәрендә Россиякүләм ярыш инде икенче тапкыр уздырыла. Быел турнир 10-12 ноябрь көннәрендә илнең бил алыша белгән көрәшчеләрен “Зәңгәр кит” физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә кабул итеп алды. 
Егетләр бил алышты, ә “Татар-информ” хәбәрчесе ошбу турнирлар аша көрәшебезнең чит төбәкләрдәге хәленә бәя биреп булганлыгын аңлады.

ЧИТЛӘРГӘ КИТЕП КАРА!

...Ир-егетләр бил алышкан келәмдә көрәш башланырга да өлгермәде, Татарстан данын яклаучы Арча егете Фаяз Зариповны санаулы секундлар эчендә Пермь көрәшчесе Илшат Зекрин аркасына салды. Келәм читендә басып торган Татарстан вәкилләрен артларына утыртырга һәм ике сәгать алдан чаба торган Кунгур вакытына иярергә – “йокыдан” уянырга бер дигән сәбәп булды бу. Ахыр чиктә Илшат көмеш медаль иясе, әлеге оттыруның очраклылык булуын исбатларга тырышкан Фаяз бронза медальгә кадәр барып җитә алды, ә Татарстан командасы кубоклы булды.


– Турнирга иң көчле көрәшчеләрне генә алып килмәдек. Безнең төп максат яшь, өметле, республика ярышларында инде призерлар рәтендә күренә башлаган көрәшчеләргә юл ачу, аларның тәҗрибәсен арттыру, – дип фикерен җиткерде Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин. – Әнә, башкортлар беренче номерлы көрәшчеләре белән килгән. Шуңа да да келәмдә җитди көндәшлек бара.

Ә хуҗалар инде үз егетләре өчен чемпион калганнан да болайрак итеп сөенеште.

– Кунгур районының татар авылларында көрәш секцияләрен ачтык. Авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы татар кешеләре, хөкүмәтнең эчке сәясәт департамендагы милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге дә бу мәсьәләдә теләктәшлек күрсәтә, урындагы иганәчеләр булыша. Нәтиҗәдә көрәш белән шөгыльләнүчеләр арта, ярышларга йөрергә мөмкинлекләр туа, – дип куанычлы эшләре белән уртаклашты Пермь крае көрәш федерациясе президенты Рамил Мөхәммәдиев. – Моңа кадәрге елларда татарча көрәш Пермь төбәге авылларында күбрәк танылу алган булса, хәзер милли спорт төренең төп үзәге Пермь шәһәренә күчте. Көрәшнең шәһәрдә киң җәелә баруы сөендерә. Шәһәрдә башка спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуын да искә алсак, көрәшебез көндәшлеккә сәләтле спорт төренә әйләнә, дигән сүз. Авылларда эш бетү сәбәпле, яшьләр шәһәргә тартыла. Шуңа да Пермьдә көрәш белән шөгыльләнүче яшьләр, студентларның саны арта бара.


...Турнирда “алтыннар”ны Татарстан һәм Башкортстан көрәшчеләре тигез итеп бүлешә алмады – 14 мөмкинлектән 7 алтын медаль Татарстанга кайтса, 6 “алтын”лы Башкортстан көрәшчеләре бер медальне Пермь көрәшчесенә “калдырды”. Келәм читенә басып, көрәшүчеләр күп, ләкин Татарстан белән Башкортстан гына ота, дип “90 нчы еллар җыры”н сузып булмый шул хәзер. Бу юлы Пермьнәр башкача җырларга өйрәтте.

– Көрәш үсеше алга киткән төбәкләр рәтендә Татарстан белән Башкортстан гына түгел, Оренбург, Чиләбе, Марий Эл, хәтта Себер төбәкләре дә бар, – ди бу уңайдан Россия көрәш федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов та.

ИЛДУС АБЫЙНЫҢ ЗАРЫ

Пермьдә көрәш секцияләре ачарга мөмкинлек таба алулары турында сөйләшкәндә, көрәш дөньясында исеме яхшы таныш Мари Эл тренеры, инде сигезенче дистәсен ваклап баручы Илдус Гарипов үз төбәкләрендәге хәлнең бик үк шәпләрдән булмавын җиткерде. Төбәктә көрәш мәктәбен ябып куйганнар.


– Оптимизация дигән булып, бездә эш нәтиҗәсе иң югары ноктага менеп җиткәч кенә, көрәш мәктәбен ябып куйдылар. Ябылу, гадәттә, эш нәтиҗәсе булмаса кулланыла. Ə безнең 2008 елдан бирле эшләгән мәктәп аша 5 спорт остасы, 21 спорт остасына кандидат әзерләнде, – диде безгә Илдус Гарипов.


– Төбәкләрдә көрәшне үстерү – төп максатларыбызның берсе. Аның төрле юллары өстендә эш алып барыла. Балалар мәктәпләре өчен методик әсбап эшләнә, һәр төбәк белән элемтәне булдырдык һәм шул элемтәнең ныклыгын югалтмаска кирәк. Көрәш үсешкә таба кечкенә адымнар белән булса да алга бара, – ди Булат Хәбибрахманов. – Проблемалар бар, әмма алар хәл итеп булмаслык та түгел. Иң мөһиме, төбәкләрдә пропаганда кирәк. Тырышлык бер яклы гына була икән, эш нәтиҗә бирмәячәк. Без бит иҗтимагый оешма гына, акча кертә торган җитештерү тармагыбыз юк. Җирлекләрдәге структурадан да күп әйбер тора. Көрәш түгәрәкләрен эшләтү өчен, кайбер урыннарда бәлки клуб системасына күчү дә дөрес булыр. Алтай төбәгендә шундый юл сайланды. Марий Элга килгәндә, мәктәпнең ни сәбәпле ябылуын ачыклап, проблеманы хәл иткәндә шуннан этәренеп китәргә кирәк. Спорт осталары әзерләгән, яхшы көрәшчеләре булган әлеге төбәк игътибарсыз калмаячак.


КАЗАН КРЕМЛЕ КУБОГЫ ӨЧЕН КӨРӘШЕРБЕЗМЕ?

Көрәш буенча “Урал кубогы” беренче мәртәбә 1999 елда уздырылган, Кунгур шәһәрендә исә икенче тапкыр үткәрелә. “Урал кубогы” өчен 17-18 яшьлек егетләр 55, 60, 65, 70, 80, 90 һәм 90 килограммнан югары үлчәү авырлыгында бил алышса, ир-егетләр 60, 65, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары үлчәүдә җиңүчеләрне ачыклый.

Быелгы турнирда Пермь өлкәсенең ике командасыннан тыш, Татарстан, Башкортстан, Свердловск, Чувашстан, Марий Эл, Киров, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Мордовия һәм Оренбург көрәшчеләре бил алышты.

Турнир нәтиҗәләре буенча чемпион калган егетләр – спорт остасына кандидат исеменә лаек булса, ир-егетләргә спорт остасы исемен алуга юл ачыла. Әмма авырлык үлчәүләрендә 8дән дә ким булмаган көрәшче, хөкем итүчеләр арасында 3тән күбрәк Россия категорияле хөкемдар булуы шарт.


– Милли спорт төребезне һәр төбәктә таныту өчен, бүгенге “Урал кубогы” кебек ярышларны күбрәк уздырырга кирәк, – дип фикер җиткерде Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов. – “Урал кубогы”н күрсәтмә турнир дип тә атарга була. Мондый турнирлар аша безнең танылу арта. 50 меңләп халкы булган Кунгурда, мәсәлән, әлеге турнирны оештырырга теләк белдереп йөрүче шәхесләр бар. Безгә башка шәһәрләрдә дә башлангыч булдырырга теләк белдергән кешеләрне табарга кирәк. Еллар узган саен турнирлар саны арта икән, татарча көрәш буенча спортчыларның осталыгы да арта, безгә башка көрәш төрләре белән мавыгучы татар спортчылары да тартылачак.

Сүзләрдә хаклык ярылып ята. Спорт мәктәпләрендә көрәшчеләр арасында спорт остасы һәм аңа кандидатлар тәрбияләнгәндә, Илдус абый Гариповның зары кебек проблемаларны хәл итү, спорт мәктәпләрендә көрәш түгәрәкләрен саклап калу җиңелрәк булачак. Ә спорт осталары күбрәк булган саен, безгә турнирларны оештыруда җиңеллек туа. Чөнки спорт остасы булган көрәшче, беренче разрядлы хөкемдар вазифасын башкару хокукына ия була ала. Ә татар көрәшенә андыйлар бик кирәк. Бүген, мәсәлән, хөкемдарлар саны буенча таләпләр үтәлсен өчен билбау көрәшеннән хөкемдарлар җәлеп итәргә мәҗбүрбез.


Шулай булгач, нишләп әле әлегедәй спорт остасы исемен бирә торган Россиякүләм турнирны Татарстанда да оештырып карамаска? Республикада моны күптән көтәләр.

– Әлеге тәкъдимне исәпкә алырбыз. Татарстанда көрәш буенча җирле турнирлар бик еш уза. Дистәләгән үз турнирларыннан тыш Дөнья чемпионаты һәм Дөнья кубогына ярышларның да үткәне бар. Шул ук вакытта, нишләп әле Татарстанда, әйтик, Казан Кремле кубогына көрәш ярышы уздырмаска?! Тәкъдим бар икән, без теләктәшлек белдерергә риза, – диде Равил Ногуманов.

ЧЕМПИОННАР

2017 елгы “Урал кубогы” турнирында яшьләр арасында чемпионнар булып – Фәннүр Кәшәфетдинов (Башкортстан), Альмир Деникеев (Пермь крае), Илназ Димиев (Татарстан), Айнур Кинзәбаев (Башкортстан), Азамат Сөбхангулов (Башкортстан), Нәсим Габидуллин (Татарстан), Газинур Шаһабиев (Татарстан) танылды. Призерлар исемлеге биредә.


Ир-егетләр арасында чемпионнар – Фирзәр Гыйниятуллин (Татарстан), Рамил Хәкимҗанов (Татарстан), Булат Гадершин (Татарстан), Илнур Гайнанов (Башкортстан), Илдар Моратов (Башкортстан), Айнур Сыртаев (Башкортстан), Константин Морозов (Татарстан).Җиңүчеләр исемлеге монда.



Командалар арасында Татарстан көрәшчеләре – беренче, Башкортстан – икенче, Пермь һәм Чиләбе көрәшчеләре өченче булды.

P.S.Турнирдан фотолар белән тәэмин итүдә булышкан PIXELFILMS кинокомпаниясе хезмәткәрләре – Айдар Шәймәрданов белән Ринас Васиковка рәхмәт белдерәбез.


Фикерләр








Спорт

“Урал кубогы”: татар көрәшенең бүгенге хәленә шундый турнирлар бәя бирә

Пермь краеның Кунгур шәһәренә бәйрәм килде! Кунгур халкы көрәш буенча “Урал кубогы” ярышларын бәйрәм буларак кабул итә. Үзләре дә кунакларга бәйрәм ясарга тырыша. Илнең әлеге тарихи шәһәрендә Россиякүләм ярыш инде икенче тапкыр уздырыла. Быел турнир 10-12 ноябрь көннәрендә илнең бил алыша белгән көрәшчеләрен “Зәңгәр кит” физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә кабул итеп алды. 

Спорт

Атланып татар атына – киттем Мәккә иленә: Арчада атлылар бәйрәм ясады

Биредә барысы да “ат җене” кагылган кешеләр өчен оештырылган иде: бахбайларның бизәлгәнен дә, иярле һәм иярсезләрен дә, гарәп токымлысын да, үзебезнең татарныкы булганын да күрдек... Ә хуҗалары ерак һәм кыска арага чабышларда гына түгел, ат җигү һәм йөк ташу тизлегендә дә сынашты. Хәтта ат дагаларга да өйрәттеләр биредә. Шул рәвешле Арча районы Яңа Кырлай авылында татар халкының онытылып баручы яшәү рәвешен күрсәтергә теләделәр.

Спорт

Америка спортчысы Джефф Монсон татар авылына килә: көтүлек җиренә өй салып, аю үрчетергә җыена

Танылган Америка спортчысы Джефф Монсон тиздән Төмән янында урнашкан татар авылында яши башларга мөмкин. Ямбаево авылында янындагы көтүлек җирләрендә джиу-джитсу һәм катнаш көрәш төрләре буенча танылган спорт йолдызы Джефф Монсонга йорт салынып ята.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла