Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан ханнары: Шаһ Гали һәм аның урынына килгән Сәхибгәрәй

“Татар-информ” хәбәрчесе үзенең Казан ханнары турындагы китабыннан өзекләр белән таныштыруын дәвам итә. Китап тиздән Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак.

news_top_970_100
Казан ханнары: Шаһ Гали һәм аның урынына килгән Сәхибгәрәй

Шаһ Гали. Бу исемнең рус чыганакларында язылышлары: Шах-Али, Шаг-Алей, Шигалей, Жигалей, Ших-Алей, Шаалей, Шиголей, Шиалей, Шыгалей, Шаислам, Шаагалий.

Казанга Шаһ Алине җибәрергә карар бирүе турында Василий III казанлыларга 1519 елның гыйнварында хәбәр итә. Казан риза була. 1519 елның 1 мартында яңа хан Мәскәүдә бөек кенәзгә ант биреп, 8 мартта урыс воеводалары белән берлектә Казанга юнәлә. 1519 елның 18 маенда Шаһ Гали Казан тәхетенә утыра.

Яңа хаким тумышы белән Әстерханнан була. Атасы Шәех-Әүлияр Зур Урда ханы Әхмәднең бертуганының улы. Әхмәд хан Иван III нең дошманы, шунлыктан, Зур Урда белән гел каршылыкта яшәгән Кырым Гәрәйләренең дә кан дошманы булып тора.

Галим Михаил Худяков фикеренчә, Шаһ Гали 1505 елда дөньяга килә. 1516 елда атасы үлгәннән соң Шаһ Гали Касыйм тәхетен мирас итеп ала. Үзеннән алдагы ханнар кебек үк, Шаһ Гали Казандагы урыс подданныйлары мәнфәгатьләрен якларга, ә Мәскәү белән сугышмаска тиеш була. Ничек кенә булмасын, Шаһ Гали Мәскәү яклы сәясәтен тайпылышсыз алга сөрә, һәм күпчелек очракларда бөек кенәзләр Василий III һәм Иван IV күрсәтмәләре буенча эш итә. Ханның шул рәвешле мәскәүлеләр кулындагы курчак хәлендә булуы Казан аксөякләренә ошамый. 1505 елда булган вакыйгаларны бик ачык хәтерләп, казанлылар тиз арада Кырым белән яшертен бәйләнешкә керә, чөнки әле 1518 елның җәендә үк Гәрәйләр Казанның авырып киткән ханы Мөхәммәд-Әмин урынына үзләренең Сәхибгәрәйләрен тәкъдим иткән була. Мөхәммәд-Әмин вафат булганнан соң ук “кырым фиркасе” башлыкларының Кырымга хәбәр җибәргәне билгеле. Әмма ул вакытта төрле сәбәпләр аркасында Кырым ханы Казанга үз кешесен җибәрә алмый кала. Шулай итеп, 1521 елның язында гына Сәхибгәрәйнең сәгате суга.

Шаһ Галига каршы фетнә 1521 елның апрель ахыры - май башында кузгалып китә. 1521 елның май башында Василий III шымчылары Азов янында Кырымнан Казанга яңа хан белән бергә юнәлгән Казан илчеләрен күреп ала. “Типографская летопись” чыганагына караганда, Мәскәүдә бу фетнә турында 1521 елның маенда белеп алалар, ә 26 майда казанлылар Унжага һөҗүм итә. Шулай итеп, Шаһ Гали үзенә каршы сәяси көчләрне бастырып торуына карамастан, беренче мәртәбә Казан тәхетендә нибары ике ел гына утырып кала.


Сәхибгәрәй. Бу исемнең русча вариантлары: Сахиб-Гирей, Аипкирей, Саип-Кирей, Сап-Кирей, Саап-Кирей, Аип-Кирей, Аип-Корей, Сагиб-Гирей, Саб-Гирей.

Гәрәйләр династиясенең Казан тәхетенә утырган беренче вәкиле. Атасы Миңле-Гәрәйнең Мөхәммәд-Әмин һәм Абдул-Латифларның анасы булган Нурсолтанның ире, шулай итеп, Сәхибгәрәйнең Казан тәхетенә утырырга хакы була. Шунысы игътибарга лаек, Нурсолтан Казанга Мөхәммәд-Әмин янына килгәндә Сәхибгәрәй аны озата барган.

Мәскәүдә бу үзгәрешләргә гадәттәгечә җавап бирәләр: «7027/1519 җәендә Кырым шаһзадәсе Саап Киреи Кырымнан Казанга килеп тәхеткә утырды, ә бөек кенәз Василий Ивановичка ханлыкка рөхсәт бирүен сорап хәбәр җибәрде, үзен башка ханнарны раслаган кебек раславын үтенде, абыйсы Кырым ханы Әхмәт Кирей киңәше белән ялагайланды. Бөек кенәз аның ялганчы буйсынуына ышанып, бу турыда якыннары һәм боярлар белән сөйләшергә булды һәм ул якларга воеводаларын җибәрмәде..”, - диелгән борынгы чыганакларда.

Кырым ханлыгынаң тарихын тирәннән өйрәнеп язылган хезмәтендә Василий Смирнов Сәхибгәрәйнең килеш-кыяфәтен, Көнчыгыш чыганакларга таянып, болай итеп сурәтли: “... йөзе белән чибәр – сөйкемлелек йолдызлыгына нур койган камил тулган ай кебек, сирәк очрый торган сыйфатларга ия. Шуңа да солтан Сәлим ихтыярсыз йөрәге белән аның чәч көдрәсенә эләгеп, аның йөрәге ләззәтенә күңелен табарга тырышып, рәхәтлекләр дөньясы урынына аерылу хәсрәтендә калырга риза булды һәм аны Дәштегә хаким итеп җибәрүне дөрес дип тапты”. (Смирнов В.Д. Крымское ханство под верховенством Оттоманской порты. В 2 тт. М. 2005, т. 1, с.303). Тик шунда ук автор үз-үзен төзәтеп куя: "бу сурәтләү башка кешегә караган булырга тиеш”, һәм ул кеше, галим фикеренчә, солтан Сәгадәт-Гәрәйнең сөйгәне булырга мөмкин" (304 б.).

Тәхеткә утырганнан соң ук Сәхибгәрәй Югары Идел буена һөҗүм ясый, шул ук вакытта 1521 елда Мәскәүгә Кырым походы оештыра – болар, һичшиксез, Кырымда алдан ук әзерләнгән гамәлләр була. Казанның үзендә Мәскәү подданныйларын һәм казанлылар арасындагы Мәскәү тарафдарларын сую башлана – биш меңгә якын кеше һәлак була, Шаһ Гали казнасы талана. Шаһ Галинең үзен һәм Мәскәү воеводасын үлемнән Сәхибгәрәй коткарып кала, ул казанлылардан Шаһ Галинең “яшьлеге хакына акыллылык һәм воҗданлылык күрсәтүләрен һәм Туктамыш нәселеннән булуын исәпкә алуларын” үтенә. Тәхетеннән төшерелгән ханга Сәхибгәрәй Мәскәүгә китәргә рөхсәт бирә.

Казаннарның рус җирләренә һөҗүмнәре, күрәсең, Сәхибгәрәй хан булып торган вакытларда бертуктаусыз кабатланган. Һичшиксез, бу Казанга Кырым тәэсире көчәю нәтиҗәсе, һәм Сәхибгәрәйнең 1503 ел язында Казандагы гамәлләрен дә нәкъ менә шушы күзлектән чыгып карарга кирәк. Ул язда хан, рус чыганагы язганча, “христианлыкка күп золымлык китереп, канны су кебек агызып”, хәтта Мәскәү илчесен дә үтерә. Рус гаскәренең 1523 ел көзендә булган походы солых килешүе төзү белән тәмамлана, аның шартлары буенча казаннар 1523 елның язында әсирлеккә алынган рус сәүдәгәрләрен азат итәргә тиеш була. “Казан тарихында” язылганча, Сәхибгәрәй үзе бу сугышларда катнашмаган, шәһәрдә бикләнеп утырган.

Моннан ары хан үз дәүләте көчләренә генә ышанып тора алмый – 1523 елның декабрь уртасында ул Казанга туплар, авыр мылтыклар, янычарлар җибәрүләрен таләп итеп, Кырымга махсус кеше җибәрә. Ләкин Кырым дипломатик алым белән генә чикләнә – Мәскәүдән Казан белән кораллы көрәш алып бармавын таләп итә.

Рус хөкүмәте Кырым таләпләрен кире кага. Ул арада Сәхибгәрәй Казан ханлыгы тарихында булмаган адымга бара. 1524 елның язында, май аена кадәр, Сәхибгәрәй тарафыннан Төркиягә җибәрелгән Казан илчелеге Казан ханының үзен солтан вассалы дип танырга карар бирү хакында игълан итә. Хан үзен солтан кулына тапшыра, ә ханлык – Сөләйман солтанның “йорты” дип атала. Ләкин моннан соң да 1524 елның көзендә Василий III янәдән өченче бер якның – бу юлы төрек илчесенең Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренә тыкшынырга тырышуын кире кага.

Рус гаскәрләренең 1524 елның язында Казан ханлыгына походы һәм Василий III нең яңадан зурдан кубып әзерләнүләре шул елның җәй башында Сәхибгәрәйнең Казаннан китүенә сәбәп була – “зур хурлык белән Казаннан качты”. Бөек кенәзнең Азовтагы агентурасы 1524 елның 24 июнендә Василий III кә җибәргән грамотасында үзләрендә Казан турында томанлы гына мәгълүмат булганын җиткерә. Имеш, ишеттек, Казан ханы бөек кенәздән “куркып, Казаннан чыгып качкан... Ә дөрес хәбәрләр, хакимебез, юк”.

Сигизмунд Герберштейн якынча шул ук әйберләрне яза: "Казан патшасы, Саип-Киреф, шулкадәр коточкыч әзерләнүләрдән куркып, Төрек императорына качкан, ул ярдәм һәм терәк сорап аңа ялыначак”. Ә Көнчыгыш чыганакларының берсендә Сәхибгәрәй тынгысыз Казанны “изге урыннарга сәяхәт кылу сылтавы белән” ташлап китте, дип яза.

Шулай да, безнең карашка, Сәхибгәрәй турында Кырым чыганакларында булган мәгълүмат дөреслеккә иң якыны. Кырым ханы Сәгадәтгәрәй Сәхибгәрәйне Казаннан килеп төшү белән үк төрмәгә яба – ул аны куркаклыкта гаепли. Беренче Гәрәйнең Казанда ханлык итүе менә шулай тәмамлана. 1532-1551 елларда Сәхибгәрәй Кырым ханы буларак үзен күпкә яхшырак яктан таныта, 1551 елда ул үтерелә.

Киләсе очеркта Казанда Сафа-Гәрәй ханның беренче тапкыр күренүе хакында сүз барыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100